16+

Украина Европа өчен савым сыеры

Инде ике атна буе Европа белән Россия арасында «аркан тартышу» уены бара. Аркан вазифасын 45 миллион халыклы тулы бер дәүләт - Украина үти. Бу тартышуда Россия артык көч тә куймый кебек, әмма Европа никтер һаман да җиңүгә ирешә алмый. Әллә «арканның» үзенең ЕСның (Евросоюз) колачына керәсе килмиме? Янукович хәйләлиме? 21...

Украина Европа өчен савым сыеры

Инде ике атна буе Европа белән Россия арасында «аркан тартышу» уены бара. Аркан вазифасын 45 миллион халыклы тулы бер дәүләт - Украина үти. Бу тартышуда Россия артык көч тә куймый кебек, әмма Европа никтер һаман да җиңүгә ирешә алмый. Әллә «арканның» үзенең ЕСның (Евросоюз) колачына керәсе килмиме? Янукович хәйләлиме? 21...

Инде ике атна буе Европа белән Россия арасында «аркан тартышу» уены бара. Аркан вазифасын 45 миллион халыклы тулы бер дәүләт - Украина үти. Бу тартышуда Россия артык көч тә куймый кебек, әмма Европа никтер һаман да җиңүгә ирешә алмый. Әллә «арканның» үзенең ЕСның (Евросоюз) колачына керәсе килмиме?

Янукович хәйләлиме?
21 ноябрь көнне Янукович Европа белән ассоциация турындагы килешүгә кул куюны кичектерү карарына килгәннән алып, бүгенгә кадәр Украина шәһәрләренең урамнарында халык митинг артыннан митинг үткәрә. Ил Президентының карарына канәгатьсезлек белдерү буларак кабынып киткән фетнәдә катнашучыларның таләпләре хәзер тагын да катгыйланды - алар хөкүмәтне таратуны сорыйлар. Әмма ил хакимияте баш күтәрүчеләр мәнфәгатьләренең тегесен дә, монысын да кайгыртырга ашыкмый. Әнә 3 декабрьдә - парламентта халыкның хөкүмәттән күңеле кайту мәсьәләсен хәл итәсе көнне Янукович эшлекле сәфәре белән Кытайга чыгып китте. Украинаның Югары Радасы исә, ил башлыгының катнашыннан тыш, хөкүмәтне таратмау турында карарга килде.
Европа белән ассоциация турындагы мәсьәләгә килгәндә дә аның тирәсендәге «томан» тиз генә таралырга охшамаган. Инде кайчаннан бирле ул хакта баш катырган (әллә уйга баткан сыман кыяфәт кенә китергәнме?), утырыш артыннан утырыш җыйган, әңгәмә артыннан әңгәмә корган Янукович Европага кистереп ризалыгын да бирми, өздереп кенә: «Юк!» - та дими. Әллә ЕСка таба авышкан булып кыланып, Янукович Россия белән «уйнап» карарга булганмы? Бәлки ул ике арадагы тарихи туганлык, хезмәттәшлек җепләре өзелү ихтималлыгыннан Россиянең куркып калуына һәм бетмәс-төкәнмәс газ низагын хәл итүенә, Украинага башка мөмкинлекләргә юл ачуына исәп тотадыр?

ЕС белән килешүдән, отышларга караганда, югалтулар күбрәк
Украинаны ЕС белән килешүгә кул куярга этәрүчеләр байтак. Бу Евросоюз үзе дә, АКШ та (кая инде ансыз!), күпсанлы оппозиция вәкилләре дә. Оппозиция өчен әлеге килешүнең кайсы ягы файдалы булуы аңлашыла инде. «Уртак өстәл артына утырып ашый» башлагач, ЕСның үзләренә Януковичка каршы торырга, Тимошенконы иреккә чыгарырга, киләсе сайлауларда җиңәргә ярдәм итәчәгенә ышана алар. Һәм шушы «татлы уйлар» белән рухланып, оппозиция әгъзалары белән аларның мәсләктәшләре митингларда катнашучыларның алдынгы рәтләрен тәшкил итә.
Әмма Украинаның башка - гади халкы өчен ЕС белән дуслык нигә кирәк соң? Митингларга чыгучылар арасында андыйлар да байтак бит. Россиянең сәясәтчеләре фикеренчә, калган халыкның башларын бутауга Европа үзе тырышлык куя. Европадан килгән шымчылар кешеләрне котыртып, ЕС белән килешүгә кул куелган очракта, аларның хәл-әхвәлләре тагын да яхшырачагын, һәркем алдында яңа мөмкинлекләр ачылачагын сөйләп йөриләр, ди сәясәтчеләр. Бу гаҗәп тә түгел: җентекләбрәк өйрәнгәндә, сәяси ярышларның пычрак уен булуларын, аларга хәйлә дә, астыртынлык та, намуссызлык та катнашканын һәркем белә. Әмма гади украиналыга ахыр чиктә ул «яхшырак тормыш» вәгъдәсенең чиреге булса да тәтерме икән?
Белгечләр исәпләвенчә, Евросоюз белән ассоциация турындагы килешүдән Украина халкы берни дә отмаячак. Европаның килешү өчен әзерләгән 900 битлек документында күп әйбер бар үзе: ул, ике арада сәяси һәм икътисади хезмәттәшлекне күз алдында тотып, ирекле сәүдә мөнәсәбәтләре булдырачагы, үз базарын Украина өчен ачачагы, Европа продукциясенең импортын очсызландырачагы белән кызыктыра. Әмма моның тора-бара Европаның сыйфатлы һәм арзан продуктларының Украина товарларын кысрыклап чыгарачагына, җирле оешмаларның ябылуына, эшсезлек үсүенә һәм тормыш дәрәҗәсенең түбән тәгәрәвенә китерүе ихтимал, ди белгечләр. Шулай ук, Украина товарларының Европаныкына көндәш була алмавы аркасында, ахыр чиктә Украинада сәүдә мәсьәләсен Европа тулаем үз кулына алуы да бар икән.
Димәк, ЕС белән килешү Украинага «абруй» дигән нәрсәдән башка берни дә бирми булып чыга. Ассоциация турындагы килешү ул бит әле ЕС әгъзасы булу дигән сүз түгел, ул хәтта ике арада визалардан баш тартуны да күз алдында тотмый. Күпләр, Көнбатышка бу килешү Россиянең арзанлы газы өчен генә кирәк, дип тә исәпли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading