Шәһри Казан

Ул теге дөньяда да хур кызларын кочып йөрер әле

Язмышның иң авыр сынавына да бирелмәгән, тормышны чын йөрәге-җаны белән сөйгән кеше генә чын кеше исеменә лаектыр, минемчә. Андыйлар бар, тик алар аз. Кемдер кечкенә генә уңышсызлыкка тарыганнан соң: «Туйдым бу тормыштан!» - дип борынын салындырып утырган вакытта, андыйлар тәкъдирнең иң явыз сынавына дучар ителсә дә: «Яратам бу тормышны, миңа...

Ярты гасырдан артык гомерен аяклары тулаем хәрәкәтсез, куллары хәлсез килеш урын өстендә кичерсә дә, яшәүне сөюдән туктамаган, җиңүче булып кала белгән шагыйрь Фәнис Яруллин шундыйларның берсе, аларның да иң асылы булгандыр, мөгаен!
Язмыш аның белән, дөрестән дә, бик усал шаярта. Япь-яшь, тап-таза, сау-сәламәт, спорт белән мавыгучы 19 яшьлек егет армия сафларында хезмәт иткән чагында, турниктан егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра һәм гомерлеккә инвалид булып кала. Авырту-сызланулар, хастаханәләр, операцияләр турында сөйләп тә торасы юк. Тик дәваланып маташуның файдасы гына тими, язмыш аның алдагы тормышын ятак белән инвалид арбасына бәйләп куя.
Аяклар бөтенләй җансыз, кулларда да тотып эшләрлек эшкә алынырлык көч-куәт юк. Нишләргә? Андый авыр хәлдә калган очракта, күпләргә якыннарын туктаусыз борчып-мәшәкатьләп яту яки көн саен Ходайдан үзенә үлем ялвару, хәтта үз-үзенә кул салырга омтылу да хас. Тик Фәнис абый алай эшләми: ул, имгәнгәннән соң, үзенең 100 процент эшләргә сәләтле бердәнбер органын - башын, акыл-зиһенен эшкә җигә. Бу бердәнбер дөрес карар дип уйлый ул һәм ялгышмый да. Фәнис абый тыңлаусыз кулларын каләм тотарга өйрәтеп, иҗат итә башлый. Аның үткәне, хәзергесе, киләчәге турында уйлары, хис-кичерешләре төз рифмалы юлларга әверелә, тирән эчтәлекле шигырьләрендә ул яшәү-көнкүрешкә фикерләрен белдерә, төрле проблемаларны чагылдыра, аннары хискә бирелеп китеп, туган ягы табигатен, тормышны яратуын, хатыны Нурсөя апаны алардан да көчле сөюен ачып сала. Бу шигырьләр гади генә лирик әсәрләр түгел, аларның һәркайсының нигезенә көчле дәрт, олы мәгънә салынган. Шулай яза белү өчен гомер юлында аңа рәхимсез сынау аша узарга кирәк булгандыр, мөгаен.
Шигъри иҗат җимешләре тора-бара Фәнис абыйга республика күләмендә танылу алып килә, шуның белән ул үзенең дөрес юлны сайлавына, үз көченә, рухына тагын да ныграк ышана башлый. Соңрак балалар өчен хикәяләр, чәчмә һәм драма әсәрләре дә иҗат итеп, алар русчага тәрҗемә ителеп, рус журналларында басыла башлагач, ул танылу илкүләмгә әйләнә. Фәнис абыйның иҗаты мәктәп программасына кертелү, драма әсәрләренең сезоннар буе сәхнәдән төшмәве, аның төрле исемнәргә, дәрәҗәләргә лаек булуы бу дөньяга тиккә килмәве һәм юкка гына явыз сынауга дучар ителмәве турында сөйли. Фәнис Яруллин язмыш сынавына сынмыйча, үзендә алга таба яшәргә генә түгел, җәмгыятькә файдалы булу өчен дә көч тапкан шагыйрь һәм язучы буларак популярлык казана.
Күпләрнең күз алдына Фәнис Яруллин гел өендәге ятагында утырып, кәгазьгә каләм белән нидер сырлаган килеш күз алдына киләдер. Ләкин алай гына тормыш бармый шул, яшәү өчен хәрәкәт, селкенү кирәк. Фәнис абый да һәрчак өендә генә утырмый, җәйләрен бакчасында үткәрә, театрларга, дусларына кунакка йөри, чакырсалар, башка шәһәргә дә чыгып китә. Әлбәттә, бу сәяхәтләрдә (йөри алмаган кеше өчен болар, дөрестән дә, сәяхәткә тиң булгандыр) аңа Нурсөя апа гел ярдәмче һәм таяныч була. Аның көннәре ничек узганын, нинди мәшәкатьләр, авырлыклар белән очрашырга туры килгәнен «Казан утлары» журналында чыгып барган көндәлекләреннән күреп була.
Сәламәт чагында дуслары булып саналган байтак кешеләр, Фәнис абый инвалидка әверелгәч, аның өенә юлны онытсалар да, бу сукмак беркайчан да кеше эзеннән суынмый. Фәнис абыйның ишекләре һәрчак ачык була һәм кешеләр моннан бик теләп файдаланалар. Берәүләр иҗади үрне яулау юлында ярдәм сорап килсә, икенчеләргә психологик яктан булышлык таләп ителә, өченчеләр киңәшләшү өчен килә, дүртенчеләр хәл белү өчен генә дә кергәләп йөриләр. Фәнис абый һәркайсын тыңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Фәнис Яруллинның кайбер шигырьләрендә үлем чаткылары да күренеп китә. Бу аңлашыла да: һәрберебезгә күңел төшенкелеге, җанның тынычсызлануы хас. Аның урынында берәр көчсезрәк рухлы кеше булса, нишләр иде икән ул, дигән сорау туа. Түзәр идеме икән 50 елдан артык ятакта яту белән инвалид арбасында утырулы тормышка? Ә бит Фәнис Яруллин түзү генә түгел, күпме файдалы эшләр дә эшли, үзеннән соң әле оныкларыбызга да җитәрлек иҗади мирас калдыра.
Узган ел азагында Фәнис Яруллин безнең арабыздан китте. Бу дөньяда гаять тә көчле сыналып та бирешмәгән, сынмаган бу бөек шәхесне теге дөнья газапларга тартмас, ул оҗмахка үз аяклары белән атлап керер һәм, үзе шаяртырга яратканча, анда хур кызларын кочып йөрер әле.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: