16+

Урам себерүчеләр һәйкәлдә генә калмасмы?

Шәһәрдә әче таңнан эшкә тотынучылар - урам себерүчеләр. Лидия Чернова белән очрашуга соңга калгач, мин моңа тагын бер кат инандым.

Урам себерүчеләр һәйкәлдә генә калмасмы?

Шәһәрдә әче таңнан эшкә тотынучылар - урам себерүчеләр. Лидия Чернова белән очрашуга соңга калгач, мин моңа тагын бер кат инандым.

Үземчә, аның белән иртән-иртүк себерке сабына ябышасы идем. Ләкин кая ул, мин барып җиткәндә, язмамның герое эшләп арыган иде инде. Бу әле җәй көне! Кыш көне, яңа яуган кар тапталганчы дип, алар өчтә дә, дүрттә дә эш башлыйлар икән.

Лидия Чернова белән күрешкәнче үк аның турында әллә ни чаклы мактау сүзләре ишеткән идем. Ә менә үзе белән очрашкач, бу ханым турында китап язсаң да, кино төшерсәң дә, аз булыр кебек тоелды. Төп рольне дә, мөгаен, ул үзе башкарыр иде, чибәрлеге кино актрисаларыннан ким түгел. Лидия ханым мизгел эчендә кайнап торган энергиясе, уңай эмоцияләре белән үз дөньясына алып керде дә китте. Аннан ниндидер нур чәчелеп тора.

- Ирем хәрби кеше иде. Казанга күченеп кайттык, торыр урын юк, әнине кысрыклап, уңайсызлыклар тудырасы килмәде. Бүлмә бирәчәкләрен белгәч, ишегалды җыештыручы булып урнаштым, - ди ул, бу эшкә ничек килүен искә төшереп. - Хәрбиләргә тиешле фатир 13 елдан соң гына булды, ул арада ирем дә үлеп китте. Шулай итеп эшләп калдым. Улым өйләнгән иде инде, узган атнада гына кызымны да кияүгә бирдем. Дусларым, хәзер инде үз тормышыңны корырга вакыт, диләр. Күпләр минем ишегалды җыештыручы булып эшләвемне белмиләр, шуңа күрә фотосурәткә дә төшмим.

- Соң, хезмәтнең ояты юк бит, - дим.
- Бүген ни өчен урам себерүчеләр юк дисез: яшьләр бу хезмәтне башкарырга оялалар, шуңа килмиләр. Сүз дә юк, акчасы әллә ни күп түгел, шулай да җыештыру мәйданын арттырсаң, премияләр белән җыела. Мин дә бу эшкә фатир өчен килдем, хәзер дә ниндидер кызыксындыру чарасы табылса, яшьләрне тартып булыр иде.
- Сезнең участокта чә­чәк клумбалары, бер дигән балалар мәйданчыгы, бөтен җирдә эскәмияләр, һәм алар бар да төзек. Халык матурлыкның, сезнең хезмәтнең кадерен беләме?

- Әлбәттә, беләләр. Алар әле минем туган көнемә, 8 мартка бүләкләр алып бирәләр. Башка алай эшләмәгез дип тә әйтәм инде. Үземнең бакчамнан чәчәкләр алып киләм дә утыртырга да булышалар.
Лидия ханымның бакчасы - үзе бер могҗиза, аның горурлыгы. Телефонындагы фотосурәтләрен күрсәтте. Анда шарлавыклар, су тегермәннәре,таш түшәлгән юллар һәм чәчәкләр диңгезе. Боларның барысын да Лидия ханым үз куллары белән эшләгән, әле алай гына да түгел, бакча йортының эчен, тышын үзе тышлаган, брусчаткаларны җәйгән... Нинди корал бар - барысы белән дә үзе идарә итә.

- Беркөнне бакча күршем: «Сиңа ир-ат булып туасы калган, Лидия» - ди. Мин әле чигә дә, күлмәк тә тегә беләм дип җава бирдем аңа, - ди әңгәмәдәшем, көлеп.
Менә шундый уңган-булган, искитмәле ханым үзен һәм башкарган хезмәтен иң югары баскычка күтәрә алган. Гади генә хезмәт башкарып, Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре исемен алучылар бик сирәк. Аның үзенә дә, хезмәтен күрүчеләргә дә олы рәхмәт.

- Бүгенге көндә урам себерүчеләр җитми, эшләүчеләрнең дә күбесе пенсионерлар. Берничә елдан алар бөтенләй калмаячак, - ди Лидия Чернова эшли торган «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев. - Без үзебезнең идарә каршына ишегалды җыештыручыга һәйкәл куйдык. Бердән, аларның хезмәтенә хөрмәт булса, икенчедән, бу эшне башкарырга теләүчеләр бик якын киләчәктә бөтенләй калмаска мөмкин. Һәйкәл генә искә төшереп тормагае. Моның төп сәбәбе - халык ишегалды себерүче булып эшләүне оятка саный. Без барыбыз да беләбез, кайчандыр урам себерүчеләргә фатир бирелә торган булган. Бүген эшләүче пенсионерларның күбесе әнә шул чорда эшләп калганнар. Хәзер дә шундый кызыксындыру чарасы турында уйланмасак, эш нык киеренкеләнәчәк.

«Уңайлы йорт» идарәче компаниясендә мастер булып эшләүче Чәчәк Габдиновага 28 урам себерүче буйсына.

- Иң яшенә кырык яшь, - ди ул. - Студентларга да тәкъдим итеп караганым бар - әлеге дә баягы оялалар. Үзебезнең карамактагы йорт ишегалларын тәртипкә китерүгә ирештек. Россия буенча конкурста да җиңү яуладык. Читтән килүчеләргә дә үрнәк итеп күрсәтәләр, кемнәр генә килми. Кеше килә дип махсус әзерләнгән юк. Җитәкчебез эшегез һәрчак сыйфатлы булырга тиеш ди. Халык та матур үзгәрешләрне бик куанып кабул итә. Шәһәребез гел шулай матур булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading