16+

Яңа Президент – яңа өметләр

Михаил Саакашвили хакимият таҗына инкыйлаб оештырып ия булган иде. Шеварднадзены «тәхетеннән» бәреп төшергән сәясәтчене ул чакта Грузия халкы хөрмәт итә, сөя иде әле. 2004 елда Президент сайлаулары вакытында аның 96,27 процент тавыш җыюы - моңа дәлил.

Яңа Президент –  яңа өметләр

Михаил Саакашвили хакимият таҗына инкыйлаб оештырып ия булган иде. Шеварднадзены «тәхетеннән» бәреп төшергән сәясәтчене ул чакта Грузия халкы хөрмәт итә, сөя иде әле. 2004 елда Президент сайлаулары вакытында аның 96,27 процент тавыш җыюы - моңа дәлил.

Әмма грузиннарның куанычы озакка сузылмады, аларның хакимият алмашынуга баглаган ышанычлары да акланмады.
Ун ел буе Грузияне җитәкләгән Саакашвилига карата хәзер халыкның мөнәсәбәте тамырдан капма-каршы рухта. Бүген, аның президентлык чорына гомуми нәтиҗә ясап, күп сәясәтчеләр Саакашвилиның хакимияттәге вазифаларын үти алмаганлыгы һәм илен күп мәсьәләләрдә артка гына өстерәве турында әйтәләр. Шушы ун елда Грузиядә эшсезлек күрсәткече үсү, илнең Россия белән мөнәсәбәтләре тәмам бозылу, аның НАТО белән Европа союзына кушылырга уңышсыз омтылышлары, НАТОга керүенә ышанып, БМОдан чыгуы, Көньяк Осетия белән низаг - шушы хәлләр аркасында Саакашвили халкының ышанычын һәм хөрмәтен тиз югалтты. Болардан тыш, Саакашвили төрле елларда кеше хокуклары белән исәпләшмәүдә, үзенең оппонентларын үтерергә заказ бирүдә, Осетиянең тату халкына каршы җинаятьләрдә гаепләнде.
27 октябрь көнне Саакашвилиның президентлык чоры тәмамланды. Бүген грузин халкының күпчелеге, ниһаять, диктатурадан котылдык, хәзер җиңел сулый алабыз, дип куана. Аларның өмет тулы карашлары хәзер сайлауларда җиңгән Георгий Маргвелашвилига таба юнәлтелгән. Грузиядә тиздән яхшыга үзгәрешләр башланасына һәм үзара мөнәсәбәтләрнең әйбәтләнәсенә Россия дә ышана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading