Шәһри Казан

Ялгышырга хакыбыз юк

Сүзем филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиевларның 2011 елны Казанда билгесез нәшриятта бастырып таратылган «Фәнни җаваплылык какшамасын! Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның «XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре» (Казан, 2011. - 260 б.) китабындагы ялгышлар турында» дигән китабы турында.

Китапның исеменнән күренгәнчә, ул «Фәнни җаваплылык» турында бара. Мин Раиф Мәрдановның бу китабында үземнең фәнне ничек бозуым турындагы нигезле фикерне эзләдем, ләкин фәнни концепциягә каршы килгән бер хата да тапмадым. Фәнни эшчәнлегемнең беркем мине өндәмәгән, беркем миңа бу эшем өчен акча түләмәгән чорында, археографик һәм текстологик эшчәнлегемә, аерым алганда, бербөтен чын фәнни концепция нигезендә язылган хезмәтемә китап рәвешенә кертелгән пычрак атуга җавап бирми кала алмыйм инде.
Нәрсәдән канәгать түгел соң бу очракта Р.Мәрданов?
1. 1976-1977 елларда Түбән Кама ГЭСы төзелгән чорда су астында кала торган Әгерҗе районы авылларының зиратларын да, ташларын да җимерү процессы бара иде. Мин - шул вакытларда да әле ташлардагы язуларны өйрәнеп килә торган кеше, борынгы кулъязмалар туплау өстенә, хәзерге Менделеев һәм Әгерҗе төбәкләрендәге авылларның зиратларын да өйрәнеп йөрдем. Миңа бу эшне беркем дә кушмады, соңыннан мин өйрәнгән ташларның берничәсенең югалуы да мәгълүм булды.
Шушы эшләремне, анда укыган кабер ташларындагы текстларның татарча өлешләрен мин «О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв.» исемле фәнни мәкаләмдә файдаланып, 1983 елда бастырып чыгардым (Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. - Казань, 1983. - С.75-83). Әлбәттә, бу материаллар төбәктәге башка XVII-XVIII гасыр ташбилгеләренең эпитафик текстлары структурасын укуга ярдәм итәләр иде.
Раиф Мәрданов мин укыган ул ташларның кайберләрен әле соңгы елларда да таба алмый йөдәп, үзе минем янга килеп сорашып йөргән иде, ул аларны мин аңа өйрәтеп җибәргәч кенә барып тапты. Ул башта Салагыш авылы борынгы ташының һәм кайбер югалган ташларның фоторәсемнәрен һәм Салагыштагы ташның укылышын да алып торды. Соңыннан аңлашылды ки, бу кеше минем фәнни эшемнән кер эзләп йөргән икән. Бүтән эше беткәндер, бахырның. Әйе, 1976-77 елларда Һиҗри елларны миладига әйләндерүдә кулымда белешмәләр булмаганга, ташбилгеләрдәге бер-ике датада әһәмияте зур булмаган ялгышлар булып, аларны мин 2011 елдагы китабымда төзәтеп бастырдым. Р.Мәрданов монда каршылык күрә. Һиҗри елны дөрес укып, аны миладига әйләндергәндәге ялгышны соңыннан тотып алуы җиңел ул. Бу төзәтмәмне галим үзенең хезмәтеннән алган димәкче була.
Р.Мәрданов хезмәтләрендә, Әгерҗе төбәгендәге ташбилгеләр ХIХ-ХХ гасыр урыс галимнәренең хезмәтләрендә искә алына, дип яза. Урыс галимнәренең татар ташбилгесендә анда ниндидер серле, билгесез язмалар, хайван сурәтләре ясалган дигән сүзләренә кадәр игътибар итә, ләкин никтер хайван сурәтле кабер ташларын эзләп таба алмаган1. Бу ташбилгегә бирелгән искәрмәдә аны безнең беренче укуыбыз турында сүз әйтеп тормый, мине бу ташбилге текстындагы исем турында сүз алып барган итеп кенә күрсәтә. Кайда соң монда фәннилек? Бу инде Р.Мәрдановның шәхси сәясәте чагылышы.
Галим Р.Мәрданов минем Салагыш ташындагы Дәвеш исеме янында хафиз сүзе булуы турында яза һәм минем начар күрүемә сылтама ясый. Әйе, бер укылган әйберне икенче кеше дә килеп укыса, ни дә булса табыла инде. Рәхмәт инде анысына, күзең сукыр булгач, нишләтәсең. Ярый әле Салагышның бу ташын озак йөрми куаклар астыннан эзләп табып укыганмын, күзем бик үткен булса, әле андагы инә чәнчерлек урыннарны да таныган булыр идем һ.б.
Тагы бер мәсьәлә - минем Татар Каргалысындагы ташбилгеләрне укуым да Р.Мәрдановның кытыгын китерә икән. Миңа 2004 елны Татар Каргалысы һәм Оренбургтагы татар зиратларын өйрәнергә туры килде. Мин килгәндә, Т.Каргалысы зираты ташларын укыган кеше эзләре юк иде. Мин аны шуннан беләм ки, бу ташларның уеп язылганнары өстен мүк каплап киткәнлектән, аларны танып булмаслык хәлдә күрдек. Безгә мондый хәлләр еш очраганлыктан, без аларны мүктән арындыру чарасын белә идек һәм андый ташбилгеләрнең йөзлеген чистартып укып күчереп алдык.
Р.Мәрданов безнең бу эшебезгә альтернатива рәвешендә, Стәрлебаштан килгән, гарәп язуларын яхшылап укый белмәгән Венер Усманов дигән егетнең хезмәтен алга куя. Әлбәттә, мин зиратта артымнан таш укып йөреп танылган кешене бик тиз таныйм. Бу кешенең Татар Каргалысы зиратында булуын, аның китапларындагы язмаларны күчереп, шактый гына төгәл ясалган сурәтләрен нәшер ителгән басмаларында да күрдем. Шулар арасында ук 1758 елда вафат булган Габделкәрим бине Балтай һәм 1752 елда үлгән Хәдичә бикә ташлары текстларын да күчереп язган һәм нәшер иткән идем2. Шулардан беренче булып Габделкәрим Балтай углының ташы матур шрифт белән, артындагы язмасы кәкре-бөкре стиль белән генә күчерелгән булган. Бу ташның Габделкәрим бине Балтай ташы икәнен В.Усмановның Р.Фәхреддиннең «Сәгыйд» китабы сәхифәләре аркылы белгәнлеге күрсәтелгән. Заманында Ризаэддин бине Фәхреддин дә Каргалыга килеп, Габделкәрим хәзрәтнең ташбилгесен укырга маташкан һәм текстның очына чыга алмый өлешчә ялгыш кына укып, бөтен текст белән танышмаган. Венер хәзрәт Усманов, ташларны укый белмәгәнлеген күрсәтеп, бу ташбилгене «аны мелла Ибраһим бине Мөхәммәд Түләк» язган дип ышандыра. Бу сүзләре аның 2005 елда ташларны укый белмәгәнлегенең кире каккысыз дәлиле булып тора. Әгәр укый белгән булса, текстта аның артындагы өстәмәсенең күчермәсен алганда (II китап, 211 бит) хаталар белән, кеше укый алмаслык итеп язмас, язучының исеме Габделкәримнең улы - Исхак икәнен таныган булыр иде.
Каргалы зиратындагы Хәдичә бикә тексты белән дә шундый ук хәл. Габделкәрим бине Балтайның кабер ташы Хәдичә бикә төрбәсе янындарак тора. Хәдичә бикәнең ташы ифрат катлаулы язылган, миңа, аны уку өчен, 2005 елда да барып, фотосурәтләр аша таныкларга туры килде. Мин аның укылышын 2006 елда «Татар археологиясе» журналында бастырып чыгардым һәм шул ук елда Каргалыда яшәүче Әнвәр Искәндәровка җибәрдем, шул сәбәпле, минем текст В.Усманов хәзрәтләренә барып ирешкән, күрәсең. Моңа тагын укылыштагы бер деталь күрсәтеп тора. В.Усманов, гадәттә, ташбилгедәге бөтен эпитафик текстны күчереп алган булган. Ташның безнең тарафтан унванда язылган өлешен матбугатка чыгармаган идек. Андагы безнең текстның кайбер укылып бетмәгән җирләре бар. Шулай да укылган юллардан: « - мирза Котлуг бригадир зәүҗәсе ирди, Хәдиҗә бикә дирләр ирди, ай сәдерле ... тиде...», ягъни унвандагы текст һәм төп текстның ике поляларында (кырыенда) язылган татарча җөмләләрне В.Усманов укый алмаган һәм хәтта полялардагы язмаларны да, Раиф Мәрданов әйтмешли, «күрмәгән». В.Усмановның минем эздән йөргәнлеге Каргалыда гына түгел, Чишмә станциясе янындагы Изге зираттагы ташларны укуда һәм минем арттан ук Троицкига баруда да күренә. Хәтта хакыйкать язу бу әфәнде хезмәтендә өлешчә икәне чагыла; Чишмә зираты ташлары текстларының тугызыннан тик икесендә генә минем хезмәттән алынганын күрсәткән. Менә бу хәлләр инде фәнне какшата, Мәрданов әфәнде.
Сез, «Мәйдан» журналында тегене-моны бастырдык, дисез. Вахит Имамов шикелле эшемә килеп миннән ташлар укытып, аларны үзе укыган шикелле итеп журналда бастырган кешеләр янына Сез дә сыярсыз инде. Югыйсә, Казанда басылган «Татарская археология» журналына күз салмавыгыз һәм минем Каргалы зиратындагы XVII йөз ташбилге текстларын бастырган 500 данә тиражлы басманың саннарын күрмәвегез гаҗәп.
Р.Мәрданов, Сез минем китапта төрле орфографик хаталарны күп тапкансыз, Сезне редактор итеп куярлык зат икәнсез. Ләкин Сезнең бу өлкәдә дә кечкенә генә кимчелекләрегез ярылып ята. Әйтик, 78-79 нчы битләрдә Ибраһим бине Әлкәйне ташбилге (фотосында - 196 бит) текстта Әлкәй диеп язылган, ә Галкәй дип язылмаган. 78 нче биттәге сүзлекчәдә техник хата - «дирфанадан». 77 биттәге төп текстта «дарфанадан» дип дөрес язылган, дар фанадин дар бакайа (82 нче бит) бар да дөрес. Без монда гарәп орфографиясе, аятьләр, хәдисләр проблемаларын чишәргә алынмадык, анысын, бик галим булгач, Сезгә калдырабыз.
Инде үлчәүләре сүзен үлчәмнәре белән төзәтәсез, ике вариант та дөрес, буташтыру кирәкмәс. Чуваш Республикасын Чуашстан дип язуга каршы килмим һ.б.
Әлбәттә, минем бу китабымның ничек чыкканын үзегез беләсез. Мин, Сезнең кебек, хезмәтемә алтыннар алсам, редактор да яллаган булыр идем. Ләкин минем яшем дә ашыктыра, Сезнең кебек типсә тимер өзәрлек вакытым түгел. Әлбәттә, монда компьютерда җыйганда киткән орфографик хаталар да җитәрлек. Ләкин алар китапның фәннилегенә зыян китерә, аның мәгънәсен үзгәртә торган югарылыкта тормыйлар.

1. Татар эпиграфикасы. Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре. Раиф Мәрданов… - Казан: «Тамга» нәшрияты, 2008. - 58 б.
2. Усманов В.М. Тарихи ядкәрләр. Икенче китап - Эстәрлетамак, 2005. - 208-211 б.; Усманов В.М. Тарихи ядкәрләр. 3 нче китап. Бакча авылы, 2007. - 11-15 б.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: