16+

Юлсыз илнең киләчәге юк!

Бездәге юллар проблемасы турында матбугатта, мөгаен, иң ялкау журналистның гына язганы юктыр. «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дә бу тема даими яктыртылып килә. Әлбәттә, камиллекнең чиге булмый, дигәндәй, юлларны күпме генә төземәсеннәр, төзекләндермәсеннәр, андагы хәл итәсе нәрсәләрнең очы-кырые күренми.

Юлсыз илнең киләчәге юк!

Бездәге юллар проблемасы турында матбугатта, мөгаен, иң ялкау журналистның гына язганы юктыр. «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дә бу тема даими яктыртылып килә. Әлбәттә, камиллекнең чиге булмый, дигәндәй, юлларны күпме генә төземәсеннәр, төзекләндермәсеннәр, андагы хәл итәсе нәрсәләрнең очы-кырые күренми.

Сер түгел: илдә автомобильләр саны юлларга караганда тизрәк арта. Бүген инде андагы транспорт хәрәкәте безнең юлларга исәпләнгән нормадан 4 тапкырга күбрәк. Әле монда ул юлларның бары тик 37 проценты гына ГОСТ таләпләренә күпмедер дәрәҗәдә җавап бирүен дә онытырга ярамый.
Ә бит сүз бөтен ил буйлап узучы федераль юллар турында бара. Чынлыкта Россиядәге торак пунктларның 50 проценты гомумән юл белән тоташтырылмаган. Аларның күбесенә хәтта ашыгыч ярдәм машинасы да бара алмый.
Илнең нормаль яшәеше өчен ким дигәндә 2 миллион километр юл кирәк, ди белгечләр. Ләкин бүген бездә, туфрактан өелгән дамбаларны да кертеп, нибары 1 миллион километрдан чак кына артыграк юл бар. Аеруча Урал арты һәм Себер зоналарында хәлләр мөшкел.
Әмма Татарстанга да куанырга иртәрәк, гәрчә әлеге мәсьәләне безнең хөкүмәт һәрчак күз уңында тотса да. Мәсәлән, Татарстандагы һәр торак пунктны 2017 елга кадәр юллы итмәкчеләр. Юлсыз авыллар санының бүген бездә меңгә якын булуын истә тотканда, бу җиңел эш түгел. Дөрес, аның юллары бар, тик алар яз-көз һәм җәйге яңгырлар вакытында юкка чыга.
Республиканы юлсызлыктан коткару программасы 2007 елда ук кабул ителгән иде. Аның нигезендә, барлык автомобиль трассаларын тиешле таләпләргә тәңгәл китереп төзү, төзекләндерү күздә тотыла. Ә бу исә, үз чиратында, пассажир һәм йөк ташу вакытын күпкә кыскартырга, юлларның уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда бүген гомумкулланыштагы 32 мең километрдан артык юл бар. Аның 1 меңе - федераль, 13 меңе - төбәк, 18 меңе муниципаль әһәмияткә ия. Муниципаль юлларның, мәсәлән, яртысына диярлек әлегә асфальт түшәлмәгән.
Юллы булу өчен, иң беренче чиратта, акча кирәк. Чөнки аны төзү шактый чыгымлы эш. Мәсәлән, юлның конструкциясен алыштырып ремонт үткәрү өчен генә дә һәр кв. метрына 4-4,5 мең сум акча түгәргә кирәк. Ә яңасын төзү гомумән алтын бәясенә төшә.
Быел Казан юлларына гына да 1 миллиард сум акча тотарга җыеналар. Беренче карашка бу бик зур сан кебек. Ләкин аның 300 миллионы юллардагы чокыр-чакырларны ямарга, 500 миллионы ишегалды юлларын тәртипкә китерү һәм нибары 200 миллионы гына шәһәрдәге юллар челтәрен төзүгә тотылуын истә тотсак, ул акча, кем әйтмешли, «чәп» итәргә дә җитми.
Ярый әле бездә Универсиада узды. Шуның шаукымы белән, күпме юл кичүләре генә төзелде. Урамнарның тәртипкә китерелүе турында инде әйткән дә юк. Шунысы куанычлы - эш тукталып калмады, бүген дә дәвам итә. Мәсәлән, узган ел шәһәрдәге асфальтның һәр дүртенче квадрат метры яңага алыштырылган. Сорашулардан күренгәнчә, бүген Россиянең мегаполис шәһәрләре арасында Казан юллары иң яхшылар рәтендә. Ләкин башкала мэры Илсур Метшинның әйтүенчә, әлегә проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, Киров һәм Авиатөзелеш районнарындагы юллар мактанырлык түгел. Әлеге дә баягы, бөтенесенә дә акча җиткереп булмый. Мәсәлән, Казанның беренче категорияле юллары өчен генә дә ел саен 5 миллиард сум акча кирәк. Ә инде андагы бөтен ихтыяҗларны да истә тотканда, бу сумма 7,6 миллиардтан да артып китә.
Россия Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең илдәге юлларның нибары 37 проценты гына транспорт-эксплуатация таләпләренә җавап бирә. Юлларны камилләштерү программасы нигезендә, якын ике-өч елда аны 39-40 процентка җиткерү күздә тотыла. Әлбәттә, бу бик аз. Шуңа күрә, Транспорт министрлыгына бу санны 2025 елга 90 (!) процентка җиткерү бурычы куела.
Ләкин яңа юллар төзү һәм искеләрен төзекләндерү генә аз. Иң мөһиме - сыйфат. Ә бу өлкәдә әле безгә тырышасы да тырышасы.
Шулай да ни өчен бездә юллар начар? «Комсомольская правда» газетасы әле күптән түгел генә бу сорауга җавап эзләп сораштыру үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре уйландыра. Мәсәлән, сорау бирелгәннәрнең 53 проценты моңа урлашу сәбәпче дип җавап кайтарган, 31 проценты - төзи белмиләр, 12 проценты дәүләт акча бирми дип белдергән. 4 проценты моңа табигать шартлары сәбәпче дип саный.
Сыйфат дигәннән, автомобиль юлларына җәелгән асфальт норма буенча 4-6 ел хезмәт итәргә тиеш. Димәк, әгәр без яхшы юллардан йөрергә телибез икән, аларны иске «киемнәре»н алты ел саен яңага алыштырырга кирәк була. Бусы, әлбәттә, теориядә. Чынлыкта эш, башлыча, тишек-тошык ямаудан ары китми. Мәсәлән, узган ел махсус комиссия Казанның төрле дәрәҗәдәге 229 урамына тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр шундый: башкала урамнарының 10 проценты гына чагыштырмача әйбәт. Ә калганнары теге яки бу дәрәҗәдә чокыр-чакырлардан тора. Шуңа күрә, аларны томалау өчен быел 300 миллион сум акча бүлеп бирелүгә гаҗәпләнәсе юк.
Бу нисбәттән, башка шундый бер уй килә. Ә нигә юлның сыйфатына аны төзүчеләр гарантия бирми? Әгәр алар, кем әйтмешли, «халтура» ясаганнар икән, аны үз хисапларына төзәтергә дә тиешләр. Ә бүген исә бу эш тулысынча юлга хезмәт күрсәтүчеләр җилкәсенә төшә, ягъни бюджет хисабына башкарыла. Мәсьәләне болай хәл иткәндә, безгә якын елларда әйбәт юллар турында хыялланмасак та була, минемчә.
PS. Әле Җиңү бәйрәме алдыннан гына Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев янә юл проблемасына тукталды. Ул илдәге юллар төзү күләменнән канәгать түгел. Узган ел, мәсәлән, 605 километр федераль әһәмияткә ия булган юл кулланылышка тапшырылган. 9 мең километр юлга төзекләндерү үткәрелгән. Премьер-министр фикеренчә, бу программа буенча эш бара, ләкин «без бик аз төзибез», ди ул. Шуңа күрә, Медведев яңа проектлар өчен өстәмә чыганаклар эзләргә кирәк дип белдерә. Безгә исә хәзер Хөкүмәтнең сүздән эшкә күчәсен генә көтәргә кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading