16+

Юмор – тәрбия чарасы

Расланган хакыйкать, теге яки бу шәхеснең әдәбиятка килүенә ниндидер бер этәргеч була, еш кына ул - өлкән язучыларның яшьләргә тәэсире һәм мөнәсәбәте. Ләбиб Лерон да үзенең «Космонавт булам дигәндә генә...» язмасында әдәбиятка килүен «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе белән бәйли: «...Сигезь­юллык «шигыремә» үз битеннән урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе...

Юмор – тәрбия чарасы

Расланган хакыйкать, теге яки бу шәхеснең әдәбиятка килүенә ниндидер бер этәргеч була, еш кына ул - өлкән язучыларның яшьләргә тәэсире һәм мөнәсәбәте. Ләбиб Лерон да үзенең «Космонавт булам дигәндә генә...» язмасында әдәбиятка килүен «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе белән бәйли: «...Сигезь­юллык «шигыремә» үз битеннән урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе...

Расланган хакыйкать, теге яки бу шәхеснең әдәбиятка килүенә ниндидер бер этәргеч була, еш кына ул - өлкән язучыларның яшьләргә тәэсире һәм мөнәсәбәте. Ләбиб Лерон да үзенең «Космонавт булам дигәндә генә...» язмасында әдәбиятка килүен «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе белән бәйли: «...Сигезь­юллык «шигыремә» үз битеннән урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе дә сизмәстән, төзәтеп булмаслык зур бер хата ясады, минемчә: шаулап чәчәк аткан Совет иле Лемон Леронов дигән мәшһүр космонавтын югалтты», - дип яза ул. Кечкенә генә бер язмада балачакның хыял, омтылышлары һәм, шуларның садә, шаян рухта бирелеше... Менә шулар инде Ләбиб Лерон иҗатының үзенчәлеген билгели. Менә шушы самими хыяллар инде, күрәсең, аны балалар әдәбиятына алып килә. Чөнки балачак хыялларсыз була алмаган кебек, балалар әдәбияты да хыял дөньясы, фантазиядән башка яши алмый:

Әтинең киң җилкәсендә
Алмаш-тилмәш утырдык.
Энем әйтә:
- Син, әтием,
Йөри торган урындык!

Мәгълүм ки, балалар язучысы, укучы белән шаян рухта уенга керешкән очракта, куйган максатына тизрәк һәм нәтиҗәлерәк ирешә, уенчыл лирик әсәр тизрәк ятлана, ачышлар ясала. Бу хакыйкатьне аңлаган шагыйрьнең лирик геройлары, туп яки кубиклар белән уйнаган кебек, сүзләр белән уйный:

Бияләйгә көя төшкән,
Бияләйне көя тишкән...
Карап торам бияләйгә -
Әверелгән көяләйгә!

Бу урында Лерон иҗатының тагын бер үзенчәлеге ачыла: фольклорга булган игътибар аның шигырьләрен халыкчан итә. Алар балаларга яңа төшенчәләр бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү ягыннан да әһәмиятле. Шигырьләрдә фольклордагыча бер үк сүзнең берничә тапкыр янәшә кабатлануы да отышлы. Мондый алым, әлбәттә, нәниләргә әсәрләрнең эчтәлеген тизрәк аңлау, яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерү мөмкинлеген ача.

Татар балалар проза­сында Ләбиб Лерон иҗат иткән балалар образлары галереясы шулай ук игътибарга лаек. Чөнки автор тарафыннан тудырылган һәр бала тумыштан ук яки тормыш тәҗрибәсе ярдәмендә формалашкан тормышчан бер характерга ия. Мисалга, Попугай кушаматлы Гафият («Попугай»), «Кабак бәлеше»ннән Алмаз, «Чеметерелиун йолдыз» хикәясеннән Ризван һ.б. Романтик Ризванның характер сыйфатлары аның сөйләмендә дә чагылган: «Беләсеңме, Садриҗиһанова... э-э-э... Алсу? Мин сиңа, Садр... Алсу... йолдызлар бүләк итәр идем. Унны!.. Җөзне бүләк итәм... Юк, терелиунны! Четерелиунны! Юк, метерелиунны!..

Бәдримуллин, класс түшәменә карап, куллары белән йолдыз чүпләгәндәй итеп сөйләвен дәвам иттерде».

Әсәрләрнең күләме кыска, образны ачуда кулланылган детальләр гади генә, әмма шулар аша автор формалашып килүче балалар психологиясенә тирәнтен үтеп керә ала, тәэсирле, юмористик планда тасвирлый да. Шагыйрь Гәрәй Рәхим юкка гына: «Ләбибнең көлүе әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора», - дип язмады, әлбәттә. «Чын күңелдән», «Көтәбез», «Бонжур, малай!», «Кушамат», «Каткан прәнник», «Бәхәс», «Ике чиләк су» кебек хикәяләрдә, чыннан да, лирик рухлы юмор-сатира игътибарны җәлеп итә. Аларда тормыштагы иң гадәти хәлләр герой-бала тарафыннан сурәтләнә. Вакыйгага бала үзе аңлаганча бәя бирә һәм бу хәл еш кына көлкеле ситуация тудырып кына калмый, геройның үз-үзен тоту логикасын юмор төсмерләре белән дә бизи. Чөнки балаларның омтылышы һәм максатка ирешү алымнары еш кына тәңгәл түгел: логика өлкәннәр һәм реаль тормыш логикасыннан аерыла. Мисал өчен, «Каткан прәнник» героеның «Һәрхәлдә, уйлап караган булыр идем әле...» гыйбарәсе әсәр дәвамында еш кабатлана. Һәм ул һәрдаим аның тәрбиясезлеген, саранлыгын ачу белән бергә, хикәянең идеясен дә билгели. Әлбәттә, автор акыл сатудан ерак, Тәбрисне ул гаепләми, бәлки, акыллы елмаеп, үзен расларга омтылган героена кылган гамәлләренең тәрбиясезлек булуын раслый, укучысына үзенә читтән карарга мөмкинлек ача.

Ләбиб Лерон әсәрләрендә юмор һәм сатира (еш кына яшерелгән!) һәрвакыт сизелеп тора, әмма аларның иҗатта роле төрле: кешелекле, яратулы, әрнүле, борчулы, кисәтүле һ.б. Мисал өчен, «Суперчана», «Сыбызгы» хикәяләрендәге көтелмәгән чишелеш укучыны елмайта, язучының табышы гади дә, үзенчәлекле дә. Гомумән, Ләбиб Лерон хикәяләрен укый башлауга, алда укучыны ни көтүен әйтүе кыен, көтелмәгән чишелешләр дә кызыклы. Шуңа, күрәсең, бу иҗатта жанрлар да үзгә: хикәятләре - «хикмәтле», әкиятләре - «әкәмәт», киңәшләре - «кирле-мырлы», җырлары - «бөтерчек», шигырләре - «төсле» һ.б. «Кирле-мырлы киңәшләр» циклына гына тукталыйк. Татар балалар язучылары, традиция буенча, гасырлар дәвамында үрнәк образ аша төп тәрбияви максатка ирешергә омтылды. Бу хәл аңлашыла да: «герой» төшенчәсе, үзенең героик мәгънәсен югалтып, синонимнары ярдәмендә «тәэсир итүче зат», «персонаж» дип бәяләргә мөмкин булган «зурлар» әдәбиятыннан аермалы буларак, бу өлкәдә «герой» «героик шәхес» мәгънәсендә, чөнки идея баланың кабул итүе, мөнәсәбәте, үзен герой урынына куеп каравы белән бәйләнә. Тормыш тәҗрибәсе әле зур булмаган бала, җәмгыятьтә формалашу өчен, үрнәк эзли. Бу очракта әкияти сыйфат һәм вакыйгаларның чынлык белән бәйләнүе исә укучының кичерешләренә дә уңай тәэсир итә. Ләбиб Леронның әлеге циклга кергән кыска хикәятләре исә... көтелмәгәнчә тасвирлана. Ул балага уңайның «киресен» сөйли. Роза Хафизованың Кирлемәне кебек. «Әгәр әниең: «Эшкә соңга калам инде!» - дия-дия, ашыга-ашыга сине киендерергә азаплана икән, киенмәскә тырыш. «Бу оекбашны кимим! Күлмәкнең бусы ошамый!» - диген. Тыпырчына-тыпырчына җыларга тырыш. Берәр җиреңә «чәп» иттереп алсалар, отыры кычкырыбрак җыласаң да ярый. Җылыйсың килми башласа, көчәнмә. Көчеңне сакла. Әле синең киреләнә-киреләнә җылыйсыларың көне буена шактый булачак. Шулай бит! Әллә киресенчәме?»

Әлеге әсәрне укыган вакытта, тәэсирен күрергә теләп, баламны күзәтәм. 9 яшьлек улым Айнурның күзләре үк ялтырый башлады. Үзе көлә. «Әни, әни, абый юри генә яза бит инде, әйеме», - ди. «Юк, - мин әйтәм, - чынлап яза». «Беләм ич инде, әни-и-и, андый булмагыз, ди. Кызык яза. Әйдә, тагын укы инде!» Күрәсең, мондый алым да тәэсирле. Димәк, тискәрене мактаган булып та, тәрбия юнәлешендә уңышка ирешергә мөмкин. Югыйсә, бала белән бәхәсләшикме?! Гадәт буенча, тәҗрибә, белемебезгә таянып, бусы яхшы, идеясе, теле, сәнгатьчәлеге үрнәк дип, балага үзебез өчен югары дәрәҗәдә дип кабул ителгән әсәрләрне генә укытыйкмы?! Юк инде, без балалар әдәбиятын бәяләүдә алар белән бәхәскә керә алмыйбыз. Чөнки бу әдәбиятны башлап без өлкәннәр түгел, балалар бәяли. Аларның кабул итүеннән чыгып, галимнәр анализласа, һич тә хакыйкатькә хилафлык булмас. Ләбибнең әсәрләре исә балаларга ошый, чөнки иҗаты гадәти түгел, аның юморы да үзгә, балаларча, балалар ишетергә теләгән юмор.

Мәгълүм ки, балалык хәтере ул - язучының әдәби телен, сыгылмалылыкны, деталь һәм тел хасиятләрен ачыклаучы бәхетле сыйфат. Ләбиб Лерон иҗатында сабый чакның җанлы хәтере бар. Һәм ул укучыга язучының балачагын да күзалларга ярдәм итә. Ачык­лап китик.

Кулымда язучының «Җил көймәсе» (Татарстан китап нәшрияты, 2009) шигырьләр китабы. Әйтерсең лә кемдер махсус рәвештә әлеге китапны минем кулыма тоттырган, алдыма куйган. Менә ул - балачакның җанлы хатирәсе. Китапны укыган вакытта авторның миһербанлы юморына балачакта ук нигез салынганлыгына инанасың...
...«Шулай итеп, галәмгә очу теләге сүнде, - ди ул алдарак телгә алынган «Космонавт булам дигәндә генә...» язмасында. - Аның каравы, күңелдә икенче хыял кабынды»...
Әлбәттә, ул хыял инде иҗат эше белән бәйләнә. Бүгенге көндә Ләбиб Лерон галәмдә очмаса да, иҗат омтылышлары белән бәйле хыял диңгезендә коена, балалар дөньясында - садәлек галәмендә оча. Безгә исә бу юнәлештә язучыга уңышлар гына теләргә кала.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә Леронов Лемон Лерон улы «Бәхеткә биш минут кала: пьесалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел), «Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел), «Җил көймәсе: шигырьләр» (Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2009 ел) китаплары белән тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading