16+

Заман башка, яшьләр бүтән

«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Мәдәният дөньясында» тапшыруларының берсендә, ягъни Татарстан язучыларының соңгы корылтаена багышланганында, «корылтайда нилектән Язучылар берлегенең уставын үзгәртүгә каршы булдылар?» дигән сорау куелды.

Заман башка, яшьләр бүтән

«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Мәдәният дөньясында» тапшыруларының берсендә, ягъни Татарстан язучыларының соңгы корылтаена багышланганында, «корылтайда нилектән Язучылар берлегенең уставын үзгәртүгә каршы булдылар?» дигән сорау куелды.

Тапшыруда катнашкан кыю яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин моңа бик мәгънәле җавап бирсә дә, төгәлрәге, мондый сорауның урынсызлыгын кистереп әйтсә дә, бу әңгәмәне дәвам иттереп, үз фикеремне белдерү нияте мине дә борчып тора. Башкаларның да сүзгә катнашырга теләге булгандыр кебек. Эш шунда - уставны үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсенә корылтайга әзерлек барышында ук үтә җитди карарга, җайсыз хәлдә калмас өчен, вазгыятьне төрле яклап үлчәргә-исәпләргә кирәк иде. Әнә шулары эшләнмәү аркасында, үзгәртү яклы бик кечкенә төркем бик ансат җиңелде генә түгел, хәтта югалып ук калды. Үзгәртү тәкъдименең шулай бердәм кире кагылу ихтималы бөтенләй күздә тотылмаган, күрәсең. Шунлыктан, рәислеккә кандидатлар мәсьәләсендә запас вариантлар да уйланылмаган иде бугай шул. Нәтиҗәдә, нәрсә булды - шул булды.
Уставны үзгәртү (монда сүз Берлектә рәислек итү вакытын рәттән ике срок белән чикләүне бетерү турында барды) тәкъдиме белән чыгучылар нәрсәләрне исәпкә алмаганнар иде соң? Иң беренчесе, минемчә, заманның, җәмгыятьнең үзгәрә, демократияләшә баруы, уңай һәм тискәре яклары белән интернет чоры килгәне бөтенләй истә тотылмаган иде. Мондый корылтайларда өч-дүрт ел элек зур каршылыксыз үтеп китә алган көн тәртибе бүген уза алмый бит инде, шушыны ничек аңламаска кирәк?! Әйтик, дүрт ел элек кенә Мәскәү халкы В.Путинны ил Президенты итеп сайламас, моңа «хакимият ресурсы» белән Үзәк сайлау комиссиясе «әфсене» дә ярдәм итә алмас дип кем уйлады икән? Ә ул нәкъ шулай килеп чыкты. Әйе, бездән кала, бөтен дөнья үзгәрә.
Икенчедән, җәмгыятебезнең гамьле өлешендә аерым шәхес яки үтә тар даирә ихтыярыннан чыгып кына Татарстан Конституциясен кат-кат үзгәртүдән туган каршылыклы фикер, шуны эшләгән Дәүләт Советы депутатларына карата ниндидер бер ризасызлык яши. Чөнки Путин да ымсындыргыч мондый адымга бармаган, хакимияттә калуның, анда кире кайтуның урау юлларын эзләгән, тиктомалдан Конституция үзгәрттереп, Дәүләт Думасы депутатларын читен хәлгә куймаган иде. Язучылар корылтаенда Путинның әлеге гамәле үрнәк итеп бер дә юктан кат-кат телгә алынмады. Җитмәсә, Язучылар берлегенең уставы элекке корылтайда гына бер үзгәртелгән - рәислек итү вакыты өч елдан дүрт елга озайтылган иде инде.
Корылтайда устав үзгәртү турындагы көн тәртибенең кискен кире кагылуында өченче зур сәбәп тә бар: бәхетебезгә, Язучылар берлегенә демократияләшү чорында туган, талантлы, үзгә карашлы байтак яшьләр килде. Корылтайның хисап докладында бу фактор лаеклы уңай бәя алды алуын, әмма узмастай тәкъдим белән чыкканда бу яшьләрнең бүтәнчә, нәкъ менә яшьләрчә уйлау ихтималы күздә тотылмаган иде, күрәсең. Дөрес, яшьләрнең иҗатында күңел төшенкелеге өстенлек итүен әйтүчеләр дә булды, ләкин корылтайда алар бердәмлекләрен дә, актив тормыш позицияләрен дә расладылар. Ә иҗатларындагы күңел төшенкелегенә килгәндә... Юк, төшенкелек түгел, кайбер өлкән буын язучыларының, мәгълүм өндәмәгә ияреп, әллә ни булдырмаган килеш тә «Без булдырабыз!» дип кылануына җавап реакциясе генәдер бу. Аннары, газиз милләтеңнең иреге, үз дәүләтчелеген булдыруга омтылышы отыры кысылганда, милли үзенчәлекләре, теле, милли мәгарифе, хәтта борын-борыннан килгән китап укуга хирыслыгы югала барганда, гамьле язучы һәм шагыйрьнең кайсы гына һәм нинди эшләребезне генә данлап яза алыр икән? Андый әсәрләр әле азмы бездә?! Хәер, корылтайда берәү, талаучыларны куркыту өчен, таланганда да «Ура!» кычкырырга өндәде үзе...
Дөресен әйткәндә, Язучылар берлегенең яңа рәисен сайлау кебек җитди мәсьәләгә корылтайның президиум өстәле артындагы рәсми өлеше генә түгел, рәислеккә үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк «бәйсез» төркем дә кирәгенчә әзерләнмәгән, моңа бик аек карамаган, мөмкинлекләрен чамалап бетермәгән иде. Нигә бу төркемгә күпчелекнең яклавын тапмаслык кандидатны рәислеккә тәкъдим итеп, кирәксез ыгы-зыгы тудырырга иде инде? Җитмәсә, корылтай саен бер үк шәхес. Дуслары арасыннан, әйтик, яшь авторлар белән эшләү тәҗрибәсе дә зур булган, талантлы, көрәшче шагыйрь һәм публицист Газинур Морат кандидатурасы, минемчә, ике якны да ярыйсы канәгатьләндереп, күбрәк тавыш җыячак иде ләбаса. Кайбер Тукай бүләге ияләреннән аермалы буларак, корылтайда иң төпле, иң мәгънәле чыгышны да шушы Газинур Морат ясады бит. (Ә иң кискен, берәгәйле чыгыш, гадәттәгечә, Айдар Хәлимнеке булды. Бу чыгыш кайбер кабинетларда шау-шу кузгаткан дип тә ишетәбез. Урынлы тәнкыйтьтән дөрес нәтиҗә ясаучылар безме соң инде! Тәнкыйтьне кысу дигәндә, хәтта Путин үз-үзенә рөхсәт итмәгән ысулларны да без җиңел кулланабыз. Нәкъ Конституцияне җиңел үзгәрткән шикелле! Алай дисәң, һәртөрле тәнкыйть сүзенә үчлекле мөнәсәбәт - түрәләр холкы гына да түгел шул инде. Язучылар берлегенең һәр еллык җыелышында, сүз югында сүз булсын дигәндәй, «хәзер чын тәнкыйть тәмам бетте, шуңа күрә әдәбият та саекты» дип, берничә кеше сөйләми калмый. Шулай сөйләргә яратучылар үз араларыннан тәнкыйтьле сүзне ипле-акыллы кабул итә белгән берәр язучыны табып күрсәтсеннәр иде ул.)
Язучылар берлегенә соңгы елларда килгән яшьләр, Татарстан Дәүләт Советына сайлана калсалар (бирсен Ходай), юкка-барга Берлек уставын үзгәртмәү генә түгел, Конституциягә үзгәрешләр кертү кебек көн тәртибен дә кире кагарлар иде, мөгаен. Чөнки, телибезме-теләмибезме, заман башка, яшьләр бүтән. Моны истә тотмаучылар Татарстан Язучылар берлегенең унҗиденче корылтаендагы кебек читен хәлгә бер генә тапкыр калмаслар әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading