16+

Филармония паркында Натан Рахлин белән Җәүдәт Фәйзигә яшел «һәйкәл»ләр куелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылды.

Әлеге чара Габдулла Тукай туган көнгә тәгаенләнгән иде. Атакы сәнгатькәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән чарада Татарстан мәдәният министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, филармония коллективы һәм сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзалары катнашты.

Әлеге агач утырту акциясендә шулай ук Җәүдәт Фәйзинең җырларын башкарган, аны ишетеп кенә түгел, якыннан белгән җырчылар да бар иде.
- Мин яшьтән ятим үскән кеше. Фәйзи абый миңа бик нык ярдәм итте, озак еллар бергә ярдәмләшеп дус, туганнарча яшәргә, эшләргә туры килде. Аңа багышлап берничә җыр тексты да язганым бар. Аның беренче "Гөлшаһидә" җырын да үзем башкардым, - диде Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова.

- Бүгенге көн безнең өчен бәйрәм. Җәүдәт абыйның иҗатын беренче тапкыр Сәмаркандта ишеткән идем. Соңрак ул минем өчен "Казан арты" җырын язды, - дип, истәлекләре белән уртаклашты Эмиль Җәләлетдинов.

Белешмә өчен. Парктагы беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылган иде. 2016 елның 26 апрелендә паркта Г. Тукайның тууына 130 ел, татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлап зәңгәр чыршы утыртылды. 2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөйләйманова паркта ике чыршы утырттылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading