16+

Третьяков галереясе Казанга үзе килде («Гасыр даһие...» күргәзмәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казан кирмәненең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә "Гасыр даһие..."дип аталган күргәзмә ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президентны Третьяков галереясенең генераль директоры Зелфира Трегулова шәхсән үзе күргәзмә белән таныштырып, эшләрне шәрехләп йөрде.

Третьяков галереясе Казанга үзе килде («Гасыр даһие...» күргәзмәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казан кирмәненең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә "Гасыр даһие..."дип аталган күргәзмә ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президентны Третьяков галереясенең генераль директоры Зелфира Трегулова шәхсән үзе күргәзмә белән таныштырып, эшләрне шәрехләп йөрде.

"Гасыр даһие..." - Дәүләт Третьяков галереясе белән Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның уртак проектлар сериясеннән иң тәүгесе. Экспозиция ике музей тупланмасыннан төзелеп, тамашачы хозурына барлыгы 81 эш - 73 нәкыш һәм 8 скульптура тәкъдим ителә.
- Миңа калса без - төп музейлар - Третьяков галереясы һәм безнең музей - шушындый күргәзмә оештырып, ил күләмендә уникаль проектны тормышка ашырдык. Иманым камил, бу яхшы фал, чөнки әлеге кыйммәтләр Мәскәүлеләр һәм аның кунаклары өчен генә түгел, ә аларны казанлылыар да күрә алачак,- дип белдерде Президент.

Экспозициядә рус сынлы сәнгатенең шах әсәрләрен дә, бик үк билгеле булмаган авторларның эшләрен дә күрергә мөмкин. Шах әсәрләр дигәндә иң беренче чиратта Третьяков галереясының даими экспозициясендә булып, музейдан бик сирәк чыгарыла торган эшләр күздә тотыла. Бу очракта ул, әлбәттә, Врубельнең "Царевна-лебедь"ы ("Патша кызы -Аккош"). Әлеге әсәр күргәзмәнең афишасына ук чагылыш тапкан.

Күргәзмәгә куелган эшләр нигездә рус сынлы сәнгатендә XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башына караган чорны үз эченә ала. Аның рус импрессионизмына нигез салучылардан булган Михаил Врубельнең "Фауст һәм Мефистофель очышта" дип аталган декоратив панносы белән ачылып китүе дә очраклы түгел.Һәр зал зәвыклары, рухи карашлары белән бер-берсенә якын булган, билгеле бер юнәлештә иҗат иткән кылкаләм осталарын берләштерә: символизм, импрессионизм, «Буби валеты» һәм «Ишәк койрыгы» берләшмәләре вәкилләренең эшләре...

Күргәзмәне туплаганда XIX гасыр башы белән чагыштырганда яңа чорны, яңа сынлы сәнгатне, яңа сулышны күрсәтәсе килде. Авангардны, үзгәрешләрне сиземләү ул Врубель иҗатында XIX гасыр ахырында ук башлана. Аннан рәссамнарның академизмга каршы бик актив бунтарлыгы («Буби валеты»), яңа чорга тәңгәл булырдай яңа алым уйлап табу теләге - биредә бик ачык чагыла. Реалист рәссамнардан аерылмалы буларак алар хакыйкатне тормыштан түгел, ә сәнгатьнең үзеннән, иҗат ирегеннән эзли,- ди күргәзмәнең кураторы Ольга Фурман.

Чыннан да, "Рәссам дорфа, гади, тупас, примитив, булсын ул. Киләчәк лапидар стиль кулында, чөнки яңа сәнгать нечкәлекләрне яратмый, ул аннан гарык", "Сәнгать - хөрлек!" кебек шигарләр астында, Көнбатыш рәссамнары йогынтысын тоеп иҗат ителгән эшләр биредә. (Михаил Ларионов "Тантана итүче муза" һ.б.). Шул ук вакытта биредә иҗатта матурлык эзләү дигән төшенчәгә дә игътибар итәргә кирәк. Һәр зал үзенең матурлык идеалын күрсәтә килә.

Тагын бер кызык деталь: Ларионов тарафыннан диптих буларак иҗат ителеп тә, икесе ике тупланмада булган эшләрне - Татарстан музеендагы «Провинциальная франтиха» һәм Третьяковкадагы «Провинциальный франт»ны да шушында "очраштырып" куйган кураторлар. Моны да үзенчәлекле бер табыш дияргә кирәктер. Кыскасы биш-алты залны бер итеп тамаша кылып йөрүче, һичшиксез, күкләр һәм су стихиясен бер иткән "Патша кызы - Аккош"тан алып, Константин Коровин (аеруча Шаляпин портреты) әсәрләрен, бернинди махсус сәнгать белеме булмаган Пиросманиның клеенкага эшләнеп, классик сәнгать кануннарыннан ерак торган "Гаилә компаниясе"н, Фалькның «Татар журналисты Әхмәт Рәфәтов портретын», шулай ук, Петр Кончаловский, Наталья Гончарова, Николай Рерих, Кузьма Петров-Водкин кебек рәссамнарның эшләрен генә түгел, ә Третьяковкага хас булган үзгә халәтне дә хәтеренә сеңдереп калдырыр дип ышаныйк.
Күргәзмә 27 сентябрьга кадәр эшлиячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading