Бүген Вахитов һәм Совет районында ветераннарны зурладылар. Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан "Мирас" стадионында мәктәп укучылары, район хакимияте Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтле кунакларга инде икенче ел рәттән концерт программасы әзерли. Чарада иң кадерле кунаклар әлбәттә, ветераннар үзләре иде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Николаев сугыш елларындагы истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәмнең иң тетрәндергеч мизгелләре - меңгә якын укучының сугышта катнашкан якыннарының фотоларын тотып стадион буйлап узулары булды. "Үлемсез полк" акциясен Совет районында бүгеннән үк башладылар. Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров та әлеге акциядә катнашты. "Ирекле илебез, тыныч балачак, иртәге көнне иминлектә каршылый алубызга без ветераннарыбызга бурычлы. Гомерләрен корба н итеп, алар безгә бу җиңүне китерделәр. Без сезнең алда мәңге бурычлы", - дип ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Сугышта һәлак булган батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар