Камал театрының юбилее алдыннан талантлы артист һәм режиссер, тәҗрибәле педагог, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Празат Исәнбәткә үзе яшәгән йортка (Татарстан ур., 7) истәлек тактасы куелды. Аны скульптор Фариз Фәсхетдинов эшләгән.
- Безнең арабыздан киткәннәрне исебездә калдыру - ул безнең изге бурычыбыз. Празат абыйның шәкертләре, аның белән бергә эшләгән артистлар аны яхшы хәтерлиләр. Ул киң эрудицияле, тирән белемле, зыялы кеше иде. Ул Мәскәүдә укып кайтканнан соң, берсеннән - берсе матур, театрыбызның алтын фондына кереп калырлык спектакльләр куйды, дип сөйли Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов.
Тантанада Празат Исәнбәтнең шәкертләреннән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина сүз алды.
- Празат абый белән эшләү безнең өчен зур тормыш мәктәбе булды. Аның үз юлы бар иде. Үзебезнең классиканы югары дәрәҗәгә күтәргән шәхес ул. 90 нчы еллар башында Исхакыйны беркем дә сәхнәгә менгерергә җөрьәт итмәгән вакытта, Празат абый "Зөләйха" ны куйды. Үземә дә анда уйнарга насыйп булды, - диде ул.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева да истәлекләре белән бик дулкынланып уртаклашты.
- Празат абый беренче булып миңа театрның нәрсә икәнен, сәхнә телен ачты. Без аның Нәкый Исәнбәтнең улы булуын ишеткәч, барыбыз да шаккаткан идек. Безгә Празат ага җитми. Ул гаҗәеп артист, рәссам иде. Аныңсәхнәдә уйнавы искиткеч иде. Без аны беркайчан да онытмыйбыз.
Әлеге истәлек - такта Мәдәният министрлыгы ярдәме белән эшләнде. Аны ачуда Празат Исәнбәтнең улы Ринат та катнашты.
Люция Хәбибуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар