16+

“Шәһри Казан” десанты “Безнең авыл” бәйгесендә беренче урын яулаган Балык Бистәсенең Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында кунакта (Фоторепортаж)

«Шәһри Казан» десантының гастрольләре дәвам итә.

“Шәһри Казан” десанты “Безнең авыл” бәйгесендә беренче урын яулаган Балык Бистәсенең Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында кунакта  (Фоторепортаж)

«Шәһри Казан» десантының гастрольләре дәвам итә.

Кичә редакция коллективы бер төркем иҗатташ дуслары - эстраданың танылган җырчылары "Артур-Марат" дуэты, Чулпан Йосыпова, Артур Шөгаепов, Илназ Гарипов, Айгөл Рәхимова һәм Айдар Рәкыйпов белән бергә "Безнең авыл" бәйгесенең төп җиңүчеләре - 351 433 тавыш җыйган Балык Бистәсе районының Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылы халкы белән очрашты. Искиткеч җылы атмосфера, ихлас чыгышлар, уен-көлке, дәртле биюләр, шаккатыргыч фокуслар, күңелләрне айкап-актарып ата торган моңлы көйләр, күңелле җырлар тыңлап, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
- Яңа сулыш өрелгән мәдәният йорты бинасында беренче тапкыр чыгыш ясаучыларның аяклары җиңел булсын иде дә, безнең күңелләрне гел шулай күтәреп, матур чаралар үткәрелеп торсын иде, - дип теләк теләде кичә авыл халкы.

Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларына сәяхәт турындагы тулы язманы сайтыбызда алдагы көннәрдә укырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading