16+

14-20 августка йолдызнамә

Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә хуш килгән шөгыль белән шөгыльләнегез.

14-20 августка йолдызнамә

Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә хуш килгән шөгыль белән шөгыльләнегез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Күңелне тырнап торган тормыштагы бөтен буталчык мәсьәләләр дә ниһаять хәл ителергә охшап тора. Кайсы эшкә алынсагыз да, җиңел генә башкарып чыгарсыз. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Тирә-яктагыларга игътибар беләнрәк карагыз әле, начар ниятле, көнче кешеләр юкмы? Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Пәнҗешәмбе Үгезбозаулар өчен иң уңышлы көн, бигрәк тә финанс өлкәсендә. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Абруйлы, авторитетлы кеше белән танышуыгыз ихтимал. Яхшы булып кыланмагыз, үзегезне табигый тотыгыз, югыйсә, бар тырышлыгыгыз юкка чыгарга мөмкин. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Нәрсәгә тотынсагыз да, төптән уйлап эшләгез, бер көндә генә бөтен проблеманы да хәл итеп бетереп булмый. Уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Бар нәрсәне юмор хисе аркылы уздырырга тырышыгыз. Кирәкмәгәнне уйлап, баш ватудан туктагыз. Сез проблема дип йөргән нәрсәләрнең бары тик эчтәге курку хисе генә икәнен аңларсыз. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Сәламәт эгоизмның әле беркемгә дә зыяны тигәне юк. Кызлар менә шуны истә тотсалар, уңыш та үзен озак көттермәс, тирә-яктагыларга да сез түгел, ә алар сезгә яраклаша башлар. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үзегезгә кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышыгыз. Тигез урында проблема эзләүдән туктагыз. Әгәр дә йолдызларның киңәшенә колак салсагыз, бу атнада һичшиксез морадыгызга ирешерсез.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Уңыш энергиясе ташып торган кешеләрне ярата. Чаяннарга азрак әрсезлек тә комачауламас иде. Хыялларыгызга таба атлап түгел, йөгереп барырга куша йолдызлар. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Хаталанудан курыкмагыз. Ә менә җомгага кадәр авантюралардан читтәрәк торырга тырышыгыз. Бу атнада күптән сузып килгән ремонт эшләрен дә башлап җибәрә аласыз. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең йолдызларга да, үзенең интуициясенә дә колак саласы килми. Аларның үз дөньяларына кереп “чумган” мәле. Бу авыр җаваплы эш башлап җибәрер алдыннан туктап бераз ял итеп алу, көч туплау гына. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Куңелегезгә хуш килгән шөгыль белән шөгыльләнегез, аның сезгә озакламый шактый гына саллы керем китерүен сизми дә калырсыз әле. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларның җан-фәрманга эшләп, ял һәм йокы турында да онытып җибәрүләре ихтимал. Шимбә Балыкларга бик күп романтик сюрпризлар бүләк итәр. 

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading