16+

"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март)

Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр. 

"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март)

Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр. 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу карьера  өлкәсендә үсәргә теләгән Кучкарлар өчен хәлиткеч атна. Һөнәри мөмкинлекләрегезне бар яклап күрсәтегез. Дан-шөһрәт яратучы кучкарларга алны-ялны белми эшләргә туры килер. Ә менә ялларны, эшләп түгел, ял итеп үткәрегез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Әңгәмәдәшегезгә ошарга тырышып, күп сөйләмәгез, киресенчә, аны күбрәк тыңлагыз. Читләтеп кенә киная белән әйтелгән сүзләрне колагыгызга киртләп куегыз. Хәзер яңа башлангаычларга алыну өчен бик үк кулай вакыт түгел, әлегә мая туплагыз, көч җыегыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Табыш китерә торган эшләрдән баш тартмагыз. Вакытыгызны дөрес итеп бүләргә өйрәнегез. Әгәр дә сез, башта эленке-салынкы йөреп, вакыты килеп терәлгәч, тыз-быз йөгерә торган гадәтегезне бетерсәгез, әйдәп баручы белгеч булыр идегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Амбицияләрегезне ераккарак “яшереп” торыгыз. Кирәгеннән артык үз-үзеңә ышану кайвакыт тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сез үзегезгә артык таләпчән. Эш, дип нервларыгызны “ашамагыз”, эш бүре түгел, урманга качмас, организмга ял да кирәк бит. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Сездән зур җаваплылык көтелә. Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кайвакыт сүзне бик әйтәсең килсә дә, дәшми калуың яхшырак. Югыйсә, үзегез дә сизмичә, үзегезгә кырын караучы кешеләрнең санын арттыруыгыз ихтимал. Балаларыгызга сезнең ярдәм кирәк булуы бар – бөтен игътибарыгызны шунда юнәлдерегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бер урында таптанудан туктагыз! Ошамый икән - яңа эш эзләгез. Кемдер ачуыгызны китерә икән – аралашудан туктагыз. Кеше ни әйтер, яхшы түгел, дип, үз табигатегезгә каршы бармагыз. Күптән кулланылмый яткан иске-москыны чыгарып ташлагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Иҗат белән бәйле бөтен эшчәнлек уңышлы булачак. Күбрәк хыялланыгыз, киләчәккә планнар төзегез. Позитивка корылган планнырның барысы да тормышка ашачак. Яңа танышуларга әзер булыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Авыр сүз әйтеп рәнҗеткән кешегә начарлык теләүдән сакланыгыз: теләгегез бик тиз тормышка ашарга мөмкин. Бер дустыгыз сезгә көтелмәгән күңелле сюрприз ясап, шаккатырыр. Аңа сөенче бүләк биреп, күңелен күрсәгез яхшы булыр. Яллар кунакка йөрешеп узар сыман. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезнең белгечлек буенча күп кенә кызыклы тәкъдимнәр булырга мөмкин. Күктәге торнага алданып, кулыгыздагы песнәкне ычкындырмагыз. Башта бөтен минусларын һәм плюсларын уйлагыз, аннан соң гына ризалашыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ниһаять, Сукоярлар сүлпәнлектән арыныр, энергияләре артуын сизәр. Әти-әниләрегезгә күбрәк игътибар бирегез, аларга ярдәм кирәкмиме, дип кызыксыныгыз. Сезнең финанс мәсьәләләренә мөнәсәбәтегезне үзгәртергә вакыт түгелме икән, шул турыда уйлап карагыз әле.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күптәнге дустыгызның мәхәббәт аңлатуы сезне аптырашта калдырачак һәм уңайсыз хәлгә куячак. Юк, дип әйтәсегез бик килсә дә, ашыкмагыз. Аның сезгә дус буларак кадерле булуын аңлатырга тырышыгыз. Ә киләчәктә... нәрсә буласын кем белгән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading