16+

Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь)

Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!

Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь)

Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Тигез җирдә проблема уйлап чыгарып эшегезне катлауландырмагыз. Йолдызлар сезгә хәерхаклы: шуннан файдаланып калыгыз. Илһам булмыйча, тузан җыеп яткан эшләрегезне күз ачып йомганчы төгәлләп куярсыз. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Бер эштә уңышсызлыкка очрагансыз икән, яңасына тотыныгыз. Сезне тәнкыйтьләргә, кисәтү ясарга яратучы кешеләрдән ераграк булырга тырышыгыз. Аларның максаты – бәягезне төшерү. Бирешмәгез!

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Көннәрегез сикәлтәләрсез генә узмас, ләкин сез аларны җиңел “сикереп” чыгарсыз. Атна ахырында дөнья мәшәкатьләреннән арынып, башыгызны да, тәнегезне дә ял иттерегез. Киләсе атнага көч туплагыз. Алда сезне җитди эшләр көтә.

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Мөһим һәм җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне бозмыйм дисәгез, ачуыгызны бик нык китерсәләр дә, үзегезне кулда тотыгыз, әйтәсе килгән фикерегезне җайлап кына җиткерегез.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Нәтиҗәле атна. Эшлекле сөйләшүләр өчен дә, гаиләдә яки туганнар белән җитди мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен дә менә дигән вакыт. Үпкә саклап йөрмәгез, дуслашуга үзегез беренче адымны ясагыз. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Энергия артуын тоярсыз, иңнәрдә канат үскәндәй булыр. Карьера өлкәсендә үсәргә теләсәгез, җитәкчегез алдында үзегезне күрсәтергә оялмагыз, кыюраклар  өлгеррәк булып чыкмасын. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Тиктомалга борчыла торган гадәтегезне ташлагыз. Бу сезгә бары тик файдага гына булачак. Хисләргә бирелеп утырыр чак түгел, киресенчә үзегезне кулга алып, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Ә нәтиҗәсеннән үзегез дә канәгать калырсыз. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Капма-каршы җенес вәкилләре белән ике арада килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларның сәбәбен үзегездән эзләгез. Кешенең иреген “бумагыз”, көнләшеп, шикләнеп йөрәген телгәләмәгез. Артык энергиягезне бүтән якка юнәлтегез. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Әкерен кыймылдый торган гадәтегезне ташлагыз. Югыйсә, сез теләгән вазифаны бүтәннәр “яулап” алуы мөмкин. Очраклы танышуның башта романтик мөнәсәбәтләргә, аннан мәхәббәткә әверелүе бар. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Сәбәбен үзегез дә аңламый торган карарлар, мәсьәләне чишү юллары сайлыйсыз. Эчке тоемлауга таянып дөрес эшлисез. Күпмедер вакыттан соң дөрес юлны сайлавыгыз ачыкланыр. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Атна каршылыкларга бай. Провокациягә бирешмәгез. Яңа танышларыгыз арасында бер күрүдә гашыйк булучылар булыр, тик сезнең генә мәхәббәткә каршы мәхәббәт белән җавап бирәсегез килмәс. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!

Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading