16+

Сезне алдарга мөмкиннәр: 29 август-5 сентябрьгә йолдызнамә

Эштә командада эшли белү мөһим.

Сезне алдарга мөмкиннәр: 29 август-5 сентябрьгә йолдызнамә

Эштә командада эшли белү мөһим.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ихтимал, язмыш сезнең ныклыкны сынар, әмма, үз-үзегезгә ышансагыз, каршылыкларны җиңәрсез. Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Мөһим эшләрегезне төгәлләү, аларны анализлау өчен яхшы вакыт. Көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныгыз. Бәхәсле моментларда компромисска бару яхшырак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Бу атнада теләкләрегез бик тиз үтәлә. Яңа идеяләр һәм элемтәләр уңыш китерергә вәгъдә итә. Шәхси тормышыгызда да җитди үзгәрешләр көтелә. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Юк-бар өчен борчылмагыз: күңел күтәренкелеге вазгыятьне сезнең өчен кирәкле юнәлешкә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Атна азагында эш турында отышлы тәкъдим алырсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Вакытыгызның төп өлешен эш алып торачак. Ялларда иске һәм кирәксез нәрсәләрдән арынырга кирәк. Бу иске җиһаз, кием-салым, хәтта мөнәсәбәтләр дә булырга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Җитәкчелектән ераграк торуың яхшырак, чөнки инициативагыз ошамаска мөмкин. Кайвакыт эш тә күрсәтергә кирәк. Атна ахыры сезне яңа эш эзләүгә этәрәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эш артык киеренкелек таләп итмәячәк, өйдә ешрак булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яраткан кешеләрегезнең тугрылыгына ышаныгыз, көнләшмәгез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Яраткан кешегезнең ярдәменә таянсагыз, эшләрегез күпкә уңышлырак булыр. Атна уртасында катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итү, табыш һәм отышлы тәкъдимнәр көтә. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Мөһим эшләрегезне кичектермәскә тырышыгыз, сезнең өчен аларны беркем дә эшләмәчәк. Командировкалардан баш тартмагыз. Яңа партнерларның ышанычлылыгын тикшерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Вакытны юкка сарыф итүдән курыкмагыз. Сәфәрләр, очрашулар, яңа тәэсирләр бертөрлелеккә һәм эч пошуга караганда яхшырак. Эштә үзегезне тыйнак тотарга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Артык кызыктыргыч тәкъдимнәрдән һәм ялагай кешеләрдән куркыгыз. Сезне алдарга мөмкиннәр. Эштәге бөтен мәшәкатьне һәм артык йөкне үз җилкәгезгә салмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, мактауга лаек булырсыз. Ләкин үзеңне генә мактамаска кирәк. Эштә командада эшли белү мөһим. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading