16+

Теләсәгез, стена аша да үтә аласыз — йолдызнамә (21-28 июль)

Вакыйгаларга җентекле анализ ясагыз. Тыныч  кына утырып уйласагыз, үзегез белергә тиешле нәрсәләрнең барысын да ачыкларсыз. 

Теләсәгез, стена аша да үтә аласыз — йолдызнамә (21-28 июль)

Вакыйгаларга җентекле анализ ясагыз. Тыныч  кына утырып уйласагыз, үзегез белергә тиешле нәрсәләрнең барысын да ачыкларсыз. 

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Йорт эшләре белән шөгыльләнегез – бу сезгә тирән канәгатьләнү китерәчәк, кирәкмәгән уйларгыздан арынырга ярдәм итәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Вакыйгалар чылбырыннан ычкынган кебек булачаксыз. Булган хәлләр сезгә кагылмаячак, сезгә бары тик читтән күзәтеп торучы ролен генә башкарырга туры киләчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Атна сезнең өчен бик нәтиҗәле булырга мөмкин. Тик бер шарт бар: һич кенә дә кәефегезне төшермәгез, күңел күтәренкелеген саклагыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сезне ниндидер авантюрага өндәргә теләп килгән һәркемгә бусагадан «юк» дип әйтергә әзер булыгыз. Күңелегездәге бәйрәм хисен бозарга беркемгә юл куймагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Изге ниятләрдән чыгып, кеше өчен берни дә эшләмәгез. Таякның юан башы үзегезгә төшәргә мөмкин, аннан аның нәтиҗәләрен бик озак ачыкларга туры килүе ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Бөтен нәрсәне акыл белән эш итсәгез, эшләрегез майлаган кебек барыр. Ләкин диңгез – тездән, таулар – җилкәдән, дип бар нәрсәгә кул селтәсәгез,  уңыш һәм бәхетне өркетүегез бар.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез теләсә нәрсә эшләргә әзер, тик үз эшегез белән шөгыльләнергә генә түгел. Кемгә дә булса проблемаларын хәл итәргә ярдәм итегез, икенче бер көнне ул сезнекен хәл итәр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезнең ике сайлау мөмкинлегегез бар: йә сез барып чыкмаган максатларыгыз өчен үзегезне кызганып елап утырасыз, йә яңа мөмкинлекләр эзлисез. Сезгә күбрәк кайсы ошый?

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең фикер беркемне дә кызыксындырмаячак, шуңа күрә аны үзегездә калдыруыгыз яхшырак. Аны әйтер вакыт әле киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Әгәр теләсәгез, стена аша да үтә аласыз, иң мөһиме – үз-үзегезгә ышану. Максатларыгызга ирешүдә бернинди дә киртәләр дә юк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Бәлки, сез дөрес объект сайламагансыздыр? Проблема сезнең нәрсәне дә булса дөрес эшләмәвегездә түгел, ә көчегезне дөрес юнәлешкә җибәрмәүдә.

Балык (19 февраль – 20 март)

Вакыйгаларга җентекле анализ ясагыз. Тыныч  кына утырып уйласагыз, үзегез белергә тиешле нәрсәләрнең барысын да ачыкларсыз. 

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading