16+

Йолдызнамә (1-8 февраль)

Эч серләрегезне сөйләмәгез. Бер алдаган кешегә кабат ышанмагыз. Максатыгызга таба барырга курыкмагыз.

Йолдызнамә (1-8 февраль)

Эч серләрегезне сөйләмәгез. Бер алдаган кешегә кабат ышанмагыз. Максатыгызга таба барырга курыкмагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Эшне тавык чүпләп бетермәслек. Шуңа күрә, атна тәгәрмәчтәге тиен кебек йөгергәләп үтеп китәр ахрысы. Бу әле җитди карарлар кабул итү атнасы да. Эш тәҗрибәгез белән эчке тоемлавыгызны эшкә җиксәгез, бар да яхшы булыр. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Бу атнада “күктән пилмән яварга” охшап тора. Һич уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Берюлы берничә эшкә тотынуга карамастан, һәркайсының нәтиҗәсе “бишле” булыр. Эшлекле очрашуларга соңга калмаска, тәкъдимнәрне ныклап уйларга киңәш ителә.   

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Салкын тидерү куркынычы зур, хроник авырулар баш калкытырга мөмкин. Беркем белән дә бәхәсләшмәгез. Күпне күрмәсәгез, кирәкмәгәнне ишетмәсәгез һәм артыгын сөйләшмәсәгез, тыныч йокларсыз. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Шәхси тормышта күңелле үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә, карар кабул итәр алдыннан әйбәтләп уйлагыз. Атнаның азагында күңелегезне борчып торган сорауларга ачыклык керер. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Кесә ягы калынайсын дисәгез, күбрәк селкенергә, әрсезрәк булырга кирәк. Ләкин  дөнья артыннан куып, гаилә турында  онытып җибәрмәгез. Күптәнге хыялыгыз тормышка ашар. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Үзегез  турында ямьсез гайбәт ишетеп сөмсерегез кыелуы бар. Бу, шәхси тормышыгыз турында кешегә сөйләмәс өчен, сабак булыр. Сөйгән ярыгыз белән ике арада килеп чыккан конфликтны тирәнгә җибәрмәскә тырышыгыз. Югыйсә, ялгыз калу ихтималы бар. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эшегезгә салкын карамагыз. Шул ук вакытта артык авыр эшләргә дә алынмагыз. План корыгыз, хыялланыгыз. Максатка ирешер өчен эшегезне вак адымнардан башлап карагыз әле, озакламый, ничек алга киткәнен үзегез дә сизми калырсыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Тормышта үзгәрешләр көтелә. Аның тискәреме, уңаймы икәне сезнең мөнәсәбәтегезгә бәйле булачак. Мин – ялгыз, дип, күңел төшенкелегенә бирелмәгез, бәлки сезне бәхетле итүче кеше якында гына йөридер?! 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Шәхси тормыш гөрли. Ялгызларның гашыйк булып кую ихтималы зур. Гаиләлеләр исә ире яки хатынына карата хисләре тагын да көчәеп китәргә мөмкин. Кыскасы, маҗараларга бай атна. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Көчегезне кирәкмәгәнне уйлауга сарыф итмәгез. Дөнья мәшәкатьләрен артык күпертәсез. Башны ташка орырлык бер нинди дә сәбәпләр юк бит, юкка борчыласыз. Менә күрересез: бар да яхшы булачак!

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Бераз гына кыюлык дигән нәрсә җитеп бетми. Сез булдыра алмый торган эш юк та бит, югыйсә. Бераз гына үз-үзегезгә ышаныч дигән сыйфатны арттырсагызмы?! Курыкмагыз, батыр булыгыз!

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Эч серләрегезне сөйләмәгез. Бер алдаган кешегә кабат ышанмагыз. Максатыгызга таба барырга курыкмагыз. Яңа эштән баш тартмагыз. Сез аңа бик тиз ияләшерсез. Һөнәри өлкәдә уңыш көтелә.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading