Шәһри Казан

Йолдызнамә (10-17 июль)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарлар, дус-ишләрегезгә серләрегезне сөйләмәгез. Дусларыгызның да дуслары бар: серегезне сер итеп кенә читкә чәчмәсеннәр. Вакытыгызны белем һәм һөнәри осталыгыгызны арттыруга, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга сарыф итсәгез, яхшырак булыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозауларның эчке сиземләве максатларына ирешүдә ярдәм итәр. Шәхси тормышлары җайга салына. Авырлыклардан курык­маска, алардан файда алырга тырышырга кирәк.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрдән кыюлык һәм тәвәккәллек сорала. Проблемаларыгызны шул рәвешле генә хәл итеп булачак. Хисләргә бирелеп, хыялларга чумып утыра торган вакыт түгел, җиң сызганып эшләргә кирәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларның күңeлләренең ташыган мәле: аларны беркем яратмый, беркем дә аңламый кебек тоела. Бәлки, үзегезнең хисләргә ялкын өстәргә кирәктер? Гаеп үзегездә түгелме икән?

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнарның күптәнге теләге тормышка ашарга мөмкин. Ләкин аңа комачаулый торган кечкенә генә тоткарлыклар килеп чыгуы ихтимал, әмма ул Арысланнар өчен киртә түгел. ­Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Саксыз әйтелгән сүзнең үпкәләшүгә китерүе ихтимал. Сүзегезне уйлап сөйләргә өйрәнегез. Кирәкмәс горурлыкның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Әллә кайчан башлап, ахырына җиткерелмәгән эшләрегезне тәмамлагыз.

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Бурычларны кайтару, кредит мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай вакыт. Үзегезне башкалардан өстенрәк куеп, кешене үзегездән биздермәгез. Атна ахырында яхшы хәбәр килеп ирешер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннар, яңа эшкә күчәргә әзерләнегез: шәп эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Тормышыгызда уңай үзгәрешләр барлыкка килүе бик ихтимал. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Уңышлар атнасы! Эштә дә, шәхси тормышыгызда да күңелле яңалыклар көтелә. Тик уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъ­дәләр биреп ташлаудан сак булыгыз. Кирәкмәгән нәрсәләргә акчагызны туздырмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Бу атнада тәкъдимнәр күп булыр. Ризалашканчы, җиде кат уйлагыз. Бушлай сыр капкында гына була! Шуны онытмагыз. Ял итегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу атнада алдану куркынычы зур. Килеп ирешкән хәбәрне, имеш-мимешләрне «сөзеп» тыңлагыз, бөтен кешенең дә сүзенә ышанмагыз. Көтелмәгән хәбәр планнарыгызны үзгәртүе ихтимал.

Балык (19 февраль-20 март)

Балыкларга җылылык җитми. Эштә дә, гаиләдә дә. Җылылык, күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль табыгыз. Табигатькә чыгыгыз, күңелегезгә ошый торган кешеләр белән аралашыгыз.

то: www.planetanovosti.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: