16+

Йолдызнамә (11-18май)

Атна уртасында сез үзегезне яхшы яктан күрсәтә аласыз. Бәхәсләр һәм каршылыклар үткәндә калачак. Финанс һәм милек мәсьәләләре уңышлы хәл ителергә мөмкин, шул исәптән элек өметсез тоелганнары да. 

Атна уртасында сез үзегезне яхшы яктан күрсәтә аласыз. Бәхәсләр һәм каршылыклар үткәндә калачак. Финанс һәм милек мәсьәләләре уңышлы хәл ителергә мөмкин, шул исәптән элек өметсез тоелганнары да. 

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Атна кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Сезне күңелле сюрпризлар көтә. Йолдызлар  сезгә бик мәрхәмәтле, бу - күптәнге теләкләрегезнең чынга ашуы мөмкин дигән сүз. Сезне гадәти булмаган очрашулар көтә. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Мөһим очрашуларны атнаның икенче яртысына планлаштырыгыз. Сүзнең нәрсә турында баруы мөһим түгел: сезне игътибар белән тыңларлар, элек сезнең белән ризалашмаган кешеләр дә фикерләрен үзгәртәчәк. Сезнең өчен аеруча мөһим булган мәсьәләләргә кагылышлы яхшы яңалыклар булырга мөмкин. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сездән тыйнаклык һәм нәзакәтлелек таләп ителә. Бу аеруча якыннарыгыз белән аралашуда мөһим булачак. Бәхәсләрдән качмагыз, ә фикерегезне тыныч кына аңлатырга тырышыгыз. Сезнең уңышларыгыз игътибарсыз калмаячак. Аларга сезгә киләчәктә ярдәме тия торган кешеләр игътибар итәчәк. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Атна теләсә нинди эшкә җитди мөнәсәбәт таләп итә. Бу атнада җаваплы очрашулар күп булачак. Аларга җитди әзерләнергә кирәк. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар диләрме әле?! Һәр әйтәсе сүзегезне алдан ук әйбәтләп уйлагыз.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Атна уртасында сез үзегезне яхшы яктан күрсәтә аласыз. Бәхәсләр һәм каршылыклар үткәндә калачак. Финанс һәм милек мәсьәләләре уңышлы хәл ителергә мөмкин, шул исәптән элек өметсез тоелганнары да. 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең вакытлар узу белән романтик төсмер алуы ихтимал. Катлаулы мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә тырышыгыз, берәүдән дә киңәш һәм ярдәм көтмәгез. Бу атна уку, мәгълүмат җыю һәм анализлау өчен яхшы.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Акча белән саграк булырга кирәк. Бераз вакыт зур әйберләр сатып алудан тыелып торырга киңәш ителә. Бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтегез. Тырышлыгыгыз сезгә карьера үсешенә юл салачак. Исерткеч эчемлекләрне чикләргә тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Сезне уңышлы атна көтә. Бар эш тә җиңел биреләчәк. Сез бик катлаулы булып тоелган соауларга да җавап табарсыз. Кызыклы эшләр белән шөгыльләнә башларсыз, яңа хобби да барлыкка килергә мөмкин. Йолдызлар сезгә бер эшне ташлап, икенчесен башлап, тиен кебек сикергәләп йөрмәскә киңәш итә.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Атна бик эчтәлекле булачак. Идеяләрегезне җитәкчегез һәм хезмәттәшләрегез алдында әйтергә курыкмагыз. Уйлаганнарыгыз турында сөйләгез, барлык сорауларга да җавап бирегез һәм шикләнмәгез: сезне барысы да хуплар. Йолдызлар, атнаның соңгы көннәрендә көтелмәгән чыганаклардан акча вәгъдә итә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Романтик мөнәсәбәтләр башлану ихтималы зур. Сезгә кемдер бөтенләй башын югалтып гашыйк булырга мөмкин. Атна финанслар белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы булачак. Интуциягез нинди килешүләрне башларга, кайсыларыннан тыелырга икәнен әйтер. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Хәтта вак-төяк мәсьәләләрдә дә җитди карагыз, хәзер бу бик мөһим. Сез күпләрдә яхшы тәэсир калдырасыз, хәтта бик таләпчән кешеләргә дә ошарсыз. Атна эш, бизнес белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен бигрәк тә уңайлы булачак. Керемнәрегезне шактый арттыру мөмкинлеге дә туарга мөмкин.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Эшне озакка сузмаска кирәк. Атна яңа башлангычлар өчен уңайлы. Ниндидер гадәти булмаган планнар барлыкка килергә мөмкин. Файдалы танышулар ихтимал. Мөгаен, берәр әйбер сатып алырсыз. Сарыф иткән акчаларыгыз өчен үкенергә туры килмәс. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading