16+

Йолдызнамә (15-22 февраль)

Сезгә башын югалтырдай булып гашыйк булулары ихтимал. Мәхәббәт маҗарасы хәтта туй белән тәмамланырга да мөмкин.

Йолдызнамә (15-22 февраль)

Сезгә башын югалтырдай булып гашыйк булулары ихтимал. Мәхәббәт маҗарасы хәтта туй белән тәмамланырга да мөмкин.

Кучкар (21 март - 20 апрель)  
Бизнес һәм мәхәббәт өлкәсендә сөенечле вакыйгалар көтелә. Сезгә бераз сабыр булырга киңәш ителә. 

Үгезбозау  (21 апрель - 20 май)
Эш белән бәйле сәфәрләрегездән зур сөенен алырсыз. Сөйгәнегез белән ике арада килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга борчылмагыз, бу вакытлы күренеш, сабыр булыгыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Көч, энергия ташып тора. Сездән үзегез дә, башкалар да канәгать. Җиңел кергән акча дип, аны артык туздырмасагыз яхшырак булыр. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Якыннарыгыз белән үзара аңлашмаучанлыклар кәефегезне кырыр, кулыгыз эшкә ятмас. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмыйчарак торыгыз. Сезгә ял кирәк.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Күптәнге бер хыялыгыз тормышка ашар! Кыска вакытлы мөнәсәбәтләр белән мавыкмагыз, сезгә насыйп яр үзен озак көттермәс. Якын кешеләрегезгә ачык йөзегезне, тәмле сүзегезне кызганмагыз.

Кыз (24 август - 23 сентябрь )
Акчалата бүләк көтә. Шул хөрмәткә өйдәгеләрне күчтәнәч белән сөендерегез. Йолдызлар сезгә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эш буенча бик күңелле яңалык көтә. Зур чыгымнар таләп итә торган эшләрегезне кичектереп торыгыз. Атна азагында ерак юлга чыгуыгыз бар. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап торган сорауларыгызга җавапны үзегез табарсыз. Мөнәсәбәтләрдә бер-береңә юл кую – иң яхшысы, аерылышу турында уйламагыз да! 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Тормышыгыздагы күңелсезлекләр акрынлап артка чигенә башлар. Сезгә дусларыгыз ярдәм кулы сузар, аларга рәхмәт әйтергә онытмагыз. Күңелсезлекләргә китергән хаталарыгызны кабатламаска тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Көч-энергия ташып тора. Бөтен эш тә җиңел бирелә. Эш, дип йөгереп йөреп, гаиләгә, балаларыгызга игътибарыгызны киметмәгез. Бергәләп күңелле ял оештырыгыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Күптән күңел түрегездә йөртеп тә, башлап җибәрергә курыккан эшләрегезне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачылачак. Эштә җитәкчегез авызыннан мактау сүзләре ишетерсез. Ул сезне яңа җиңүләргә илһамландырыр. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Сезгә башын югалтырдай булып гашыйк булулары ихтимал. Мәхәббәт маҗарасы хәтта туй белән тәмамланырга да мөмкин. Озын-озак уйламагыз, тимерне кызуында сугып калыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading