Шәһри Казан

Йолдызнамә (15-22 март)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атна башы кызыклы һәм файдалы очрашуларга бай. Сезгә кешеләрдә уңай тәэсир калдырам дип артык тырышырга да кирәкми, үзегез булып калсагыз, шул җитә. Эшлекле даирәдә зур үзгәрешләр көтелә, әзер булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Атна уңышлы башланып китә. Нәрсәдән башлыйсын, ­көчне нәрсәгә сарыф итәсен, кайсы җирдә дилбегәне үз ­кулына аласын, кайсы урында юл куясын яхшы белгәнгә күрә, Үгезбозаулар теләсә нинди ситуациядән дә коры чыгалар.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Тынгысыз атна. Бер эшне җәлт кенә эшләп бетерергә өлгермисез, икенчесе килеп чыга. Экспериментлар ясау, яңача эшләп карау бушка китми. Уңышлар сөендерер. Атна ахырында ял итәргә, көч тупларга тырышыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры килмәгәе әле. Шуңа күрә бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтсәгез, яхшырак булыр. Вакытыгызны дөрес бүлеп, көнегезне дөрес планлаштырсагыз, эшнең авырлыгы сизелмәс тә, «эх» дигәнче башкарып чыгарсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Катлаулы, җитди мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Дусларыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә читенсенмәгез. Авырлыклар гаиләдәгеләр белән аралар бозылуга сәбәпче булмасын, киресенчә, бергә булганда гына кыенлыкларны җиңеп буласын онытмагыз!

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Уңышла атна булырга охшаган. Бигрәк тә беренче яртысы. Керемнәр арта, һөнәри уңышлар куандыра. Шәхси мөнәсәбәтләр көнләштерерлек. Бөтен өлкәдә үзегезне күрсәтер өчен яхшы вакыт. Моңарчы сезне югары бәяләмәүчеләрнең дә фикерләре уңай якка үзгәрә.

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Эшләр Үлчәүләр теләгәнчә юнәлеш алмаса да, аларның аналитик уйлый белүе иң четерекле мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәчәк. Әле әллә кайчан туплаган тәҗрибәнең бүген кирәге килеп чыгачак. Атна ахырына, эшнең нәтиҗәсе буларак, Үлчәүләргә премия дә елмаячак.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарга бөтен нәрсә дә авыр бирелә: аларны һәрьяклап киртәләр генә сагалап тора сыман тоела. Ул кешеләр белән мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Алар, юктан гына кызып китеп, кеше белән бәхәскә керә, кешене дә үпкәләтә, үзе дә үпкәли. Атна ахырында булачак күңелле сюрприз Чаяннарны «дәвалый».

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Йолдызлар Укчыларга хәерһахлы. Аларга ярдәм уйламаган-көтмәгән яктан килә. Әллә кайчан эшләп оныткан эш өчен хәйран гына суммада акча керә. Акчаларны яңа ­проект өчен йә булмаса маяга салып кую отышлырак булыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләр, әгәр сабырлык сатсалар, сатып алырлар иде. Эшли башлаган эшләрен тизрәк тәмамлау теләге шундый көчле ки, күзләре акны-караны күрми, колаклары кеше ни әйткәнне ишетми. Кабаланмагыз: инде җиңү – сезнең кулда!

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Җитәкчелекнең гадәти булмаган, моңарчы «күзгә-күз» очрашмаган бурыч йөкләү ихтималы зур. Куркып калмагыз! Сез аны булдырасыз гына түгел, ә менә дигән итеп башкарып чыгачаксыз. Бу – көчегезне сынап карау өчен дә, җитәкчелеккә үзегезне күрсәтү өчен дә кирәк!

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыклар бу атнада әйтерсең лә көчле магнит: бөтен кеше аларга тартыла, алар белән дуслашырга, аралашырга тели. Күңел күтәренке булгач, эшләр дә җырлап кына бара. Өйдә дә, эштә дә, дус-ишләр белән дә мөнәсәбәтләр сокланырлык. Шулай ук актив ял, сәяхәт өчен дә менә дигән вакыт.

 

Фото: www.planetanovosti.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: