Шәһри Казан

Йолдызнамә (14-20 гыйнвар)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу атнада ничек тә сабыр булырга тырышыгыз. Үзегезнең дөрес булуыгызга тулысынча ышанган очракта гына бәхәскә керегез. Ял көннәрен сөйгәнегез белән үткәрергә тырышыгыз. Туганнар, дуслар икенче планга калсын.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада ничек тә сабыр булырга тырышыгыз. Үзегезнең дөрес булуыгызга тулысынча ышанган очракта гына бәхәскә керегез. Ял көннәрен сөйгәнегез белән үткәрергә тырышыгыз. Туганнар, дуслар икенче планга калсын.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Күңелсез, төссез көннәрдән баш тартып, яңа ачышлар, сәяхәтләр дөньясына чумыгыз. Эшегезне бер читкә куеп ял итәргә вакыт табыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атнада сез көтелмәгән җирдән илһам чыганагы табачаксыз. Мәхәббәттә исә көнчелек хисләре өстенлек итәргә мөмкин. Ләкин борчылырлык сәбәп булмаячак.

Арыслан (23 июль-23 август)

Сезнең дөньяга позитив карашыгыз башкаларга да тәэсир итәчәк. Эшләрне ерак тартмага салып куя торган гадәтегездән баш тартыгыз. Бу атна эштә җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Бу атнада сезгә каршылыкларны җиңеп чыгарга Венера планетасы ярдәм итәчәк. Башлаган һәр эшегездә бәхет елмаячак.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Реклама

Тормыш китергән шатлыклардан тәм табып яшәгез. Бу атнада сезнең буш вакытыгыз күп булачак. Хезмәттәшләрегезнең сүзләренә колак салгыз. Ул сүзләр сезгә капкынга эләкмәскә ярдәм итәр.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Романтик мөнәсәбәтләр һәм күңел ачу өчен шәп атна. Ял көннәре, киресенчә, башыгыз белән эшкә чумарсыз, ләкин сөйгән ярыгызны икенче планга куярга ашыкмагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада үз-үзегезгә игътибарны арттырырга кирәк. Кешеләрнең проблемаларын чишүдән баш тартыгыз. Үз өстегезгә артык күп эш, җаваплылык алу сәламәтлегегезгә зыян салырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эштә уңышлы чор көтә. Акча янчыгын да калынайтыр чак. Ял көннәрен дусларыгыз белән үткәрү, яңа танышлар, яңа идеяләр китерер.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

 Матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеге туачак. Яраткан кешегезнең кимчелекләренә күз йомарга өйрәнсәгез, тормышыгыз җайланыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Бу атнада сезгә яңа эшләр башларга Юпитер ярдәмгә киләчәк. Үзегез белмәгән, әле татып та карамаган эшкә курыкмыйча алына аласыз. Сездән бурычка акча алып торган кешеләр атна дәвамында акчаларыгызны кайтырыр.

 

Фото: www.planetanovosti.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: