16+

Йолдызнамә (23-30 март)

Сезгә күбрәк көлергә киңәш ителә. Беренчедән, елмаю-көлү сезгә килешә, икенчедән, күпчелек вак-төяк мәшәкать уйнап-көлеп җиңелрәк уза. Эш буенча бик яхшы тәкъдим булуы ихтимал, баш тартмагыз.

Йолдызнамә (23-30 март)

Сезгә күбрәк көлергә киңәш ителә. Беренчедән, елмаю-көлү сезгә килешә, икенчедән, күпчелек вак-төяк мәшәкать уйнап-көлеп җиңелрәк уза. Эш буенча бик яхшы тәкъдим булуы ихтимал, баш тартмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез әллә нинди күңелле маҗараларга башыгыз белән чумар идегез, ләкин һәрвакыт сезгә нидер комачаулый. Әгәр сезнең барлык киртәләрне җиңәргә көчегез һәм түземлегегез җитсә, бу атнаны  озак истә калдырырсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) 
Әгәр дә эшкә тулысынча кереп китә алмавыгызны сизсәгез, нинди эш булуына карамастан, ташлагыз. Бу атнада сез игътибарыгызны берьюлы берничә эшкә бирә алмыйсыз. Берсен эшләгез - җиренә җиткереп.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Бик тә алдашырга һәм “боргаланырга” теләсәгез дә, хәтта моның өчен бик җитди сәбәпләрегез булса да, алай эшләмәгез.  Хәрәмләшүнең ахыры бик үк матур тәмамланмаска мөмкин. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кагыйдәләрне бозар өчен язалар, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Бу бик үк матур күренеш булмаса да, кайвакыт бераз “тәртипсезләнеп” алсагыз да була. Мәсәлән, ачуыгыз килгән кешегә аның турында нәрсә уйлаганыгызны әйтә аласыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Эштә давыл чыкса - өйгә, өйдә чыкса – эшкә качыгыз. Җил-давыл артыннан һәрвакыт ялт итеп кояш чыга. Үзара мөнәсәбәтләрегезне кояш чыккач, ягъни кайберәүләрнең кәефе яхшыргач хәл итегез. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез әле кичә генә үз дигәнегездә нык торырга сүз биргән булсагыз, бүген-иртәгә ул капма-каршы якка үзгәрәчәк. Һәм бу - сезнең файдага. Тыныч булыгыз, бәхәскә кермәгез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзегезне бокс мендәре итеп хис итәсегез килмәсә, ике әйткәләшкән кеше арасына кереп, акыл сатарга маташмагыз. Югыйсә, сезгә ике яктан да шәп кенә эләгәчәк. Әле өстәвенә гаепсез килеш гаепле дә булып калырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Уңышка ирешим дисәгез, бурычларны дөрес итеп бүләргә кирәк булачак. Сезгә, мөгаен, координатор ролен үз өстегезгә алырга туры килер. Әмма моны, бөтен эшне үз өстегезгә алу, дип кабул итмәгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сез вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота алмаячаксыз, гәрчә читтән бу нәкъ шулай булып күренсә дә. Бәлки, сезнең үзегезгә  читтән ярдәм кирәк булыр әле. Ял алу мөмкинлеге булса, ялга чыгу ягын карагыз. Сезгә ял кирәк, ял.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезнең өметләр акланырга тиеш, тик акылга сыймаслык таләпләргә ризалашмаска гына кирәк. Үзара эшләнә торган уртак йөкләмәләр – бик үк күңелле дә түгелдер, аның каравы ул үзегезне тынычрак хис итү мөмкинлеге бирәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ни кадәр генә басым ясасалар да, теләгегез булмаган эш белән шөгыльләнергә риза булмагыз. Баш тарту өчен сәбәпне һәрвакыт табарга мөмкин, ә вөҗдан авазы һәрвакытта да хаклы булып чыкмый. Сез башка урында күбрәк файда китерә аласыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә күбрәк көлергә киңәш ителә. Беренчедән, елмаю-көлү сезгә килешә, икенчедән, күпчелек вак-төяк мәшәкать уйнап-көлеп җиңелрәк уза. Эш буенча бик яхшы тәкъдим булуы ихтимал, баш тартмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading