16+

Йолдызнамә 24-31 март

Сезнең күптәнге хыялларыгыз тормышка аша, мөһим планнарыгыз үтәлә. Карьерада һәм шәхси тормышта үзгәрешләр өчен уңай вакыт.

Йолдызнамә  24-31 март

Сезнең күптәнге хыялларыгыз тормышка аша, мөһим планнарыгыз үтәлә. Карьерада һәм шәхси тормышта үзгәрешләр өчен уңай вакыт.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Акыллырак булыгыз. Бу сезгә күп кенә проблемаларны рациональ ысуллар белән, артык хис-кичерешләрсез хәл итәргә ярдәм итәр. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне көндәшләрегезне күзәтегез, артыгын сөйләшмәгез, чөнки сезнең мәгълүматны үзегезгә каршы ук файдаланырга мөмкиннәр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Хезмәттәшләрегездән өйрәнергә һәм үз чиратыгызда алар белән дә тәҗрибә уртаклашырга онытмагыз. Яңа эш тәкъдим итү яки хезмәт баскычыннан күтәрелү ихтималы зур. Шимбә көнне кич белән көтелмәгән яңалыклар сезнең планнарыгызны бозарга мөмкин.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сезнең күптәнге хыялларыгыз тормышка аша, мөһим планнарыгыз үтәлә. Карьерада һәм шәхси тормышта үзгәрешләр өчен уңай вакыт. Әгәр сез нәрсәне дә булса үзгәртергә телисез икән, курыкмагыз. Бигрәк тә шәхси тормышта күңелле вакыйгалар көтелә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Бу атна эмоциональ планда шактый киеренке булырга мөмкин, әмма сезгә дусларыгыз һәм якын кешеләрегез ярдәм итәчәк. Атна уртасында сез эшләрегезнең яхшы якка үзгәрүен күрерсез. Ялларда активлык күрсәтегез һәм хисләрегезне яшермәгез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Тормышка һәм эшкә карата тискәре мөнәсәбәтле кешеләрдән качарга тырышыгыз, чөнки аларның тискәре йогынтысына бирелүегез бар. Сезгә зур күләмдә акча эшләү мөмкинлеге бирә торган кыска вакытлы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Баш тартмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Күп кенә планнарыгызны тамырдан үзгәртергә туры килсә дә, атна күңелле узачак. Ихтыяр көчегезне тупласагыз, мөһим проектларны тормышка ашыра алачаксыз, ә бу сезгә карата җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итәчәк. Якшәмбе – дуслар белән аралашу өчен яхшы көн.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Һөнәри эшчәнлек һәм иҗади эзләнүләр өлкәсендә уңай атна. Сезгә мөһим элемтәләрне җайга салу мөмкинлеге булачак. Яраткан кешегез сезне гаҗәпләндерер. Чираттагы ялны планлаштырыгыз яки икәү ял көннәрендә кая да булса барыгыз һәм ялдан онытылмаслык тәэсирләр алыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Уку-укытуга, юриспруденциягә, бизнеска бәйле теләсә нинди эшчәнлек уңышлы булачак. Һөнәри абруегызны күтәрү мөмкинлеге туачак. Сезгә ышаныч күрсәтәчәкләр һәм ярдәм көтәчәкләр. Якын кешеләрегезгә ярдәм итү - бик яхшы, әмма моны шәхси тормышыгызга зыян китермичә эшләгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең яңа эшлекле партнерлар табасыгыз, үзегезне эштә уңай яктан күрсәтәсегез һәм күптән өстегездә торган проблемаларны тиз арада хәл итәсегез килер. Сезгә моның өчен ялкаулыктан кала бер ни дә комачауламый бит. Үзегезне кулга алыгыз һәм эшкә тотыныгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Бу атнада сезнең иҗади потенциалыгыз артачак. Шуны гына көткән сыман сезгә бик шәп эшлекле тәкъдим килеп ирешәчәк. Мөмкинлекне кулдан ычкындырырга кирәкми, әмма игътибарлы булыгыз, партнерларның ышанычлылыгын тикшерегез. Максатка кайвакыт урау юллар белән бару яхшырак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Бу атнада хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз белән сак булыгыз, чөнки алар сезне уңайсыз хәлгә калдырырга мөмкин. Планнарыгыз тормышка ашсын дисәгез, алар турында кычкырып йөрмәгез. Ялларда фатир яки финанс мәсьәләсе аркасында якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылырга мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)

Хәзер зур планнар төзү вакыты түгел. Бүгенге уңышларыгызга сөенегез. Бу әле башлангычы гына! Сезгә үзлегеңнән белем алу һәм үзеңне камилләштерү белән шөгыльләнү начар булмас иде. Атна азагы эш буенча шәп тәкъдим вәгъдә итә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading