Шәһри Казан

Йолдызнамә (6-13 декабрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларга белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын арттыру, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Дус-ишләрегезгә артыгын ачылып китеп, серләрегезне ачып салмагыз. Дусларыгызның да дуслары бар: серегезне сер итеп сөйләмәсеннәр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Зур проблема булып күренгән авырлыкларны да үз файдагызга борып җибәрә алырсыз. Эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итәр. Шәхси тормыш җайга салына.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бу атнада Игезәкләрдән кыюлык һәм тәвәккәллек таләп ителә. Уйламаганда гына килеп чыккан проблемаларны шул рәвешле генә хәл итеп булачак. Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр бик күп энергиягезне һәм вакытыгызны ала, шуңа күрә хисләргә бирелеп, хыялларга «уралып» утырганчы, җиң сызганып эшләү отышлырак булыр.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Күңeлне җылытмый башлаган хисләргә бәлки бераз ялкын өстәргә кирәктер? Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да уйланыгыз: гаеп үзегездә түгелме икән? Мөмкинлек булса, гаилә белән сәяхәткә чыгыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Күптәнге теләгегезне тормышка ашыруга комачаулый торган бер яңалык ишетүегез ихтимал, ләкин ул сезнең өчен киртә түгел. Киресенчә, алга бару өчен стимул гына булачак. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Саксыз әйтелгән сүзнең үпкәләшкә китерүе ихтимал. Яңа эшкә тотынырга ашыкмый торыгыз. Әллә кайчан башлап, ахырына җиткерелмәгән эшләрегез белән шөгыльләнсәгез, яхшырак булыр.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Реклама

Бурычлардан котылу, кредит мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай чор. Үзегезне башкалардан өстенрәк кую гадәтен ташлагыз. Кешене үзегездән биздермәгез. Атна ахырында яхшы хәбәр килеп ирешер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарга шәп эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр, яңа эшкә күчәргә әзерләнегез. Бу яңалык тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эштә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар көтелә. Тик уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъдәләр биреп ташламагыз, юк-барга акчагызны туздырмагыз. Күптән очрашмаган танышыгызны очратырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кызыктыргыч тәкъдимнәргә ризалашканчы, башта җиде кат уйлагыз. Бушлай сырның капкында гына икәнлеген онытмагыз. Ял итәргә, дусларыгыз белән очрашып күңел ачарга вакыт табыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Ахыры ничек бетәсе билгесез эшләргә тотынмавыгыз хәерле. Очраклы танышларның сүзенә дә ышанмагыз. Бу атнада алдану куркынычы зур. Көтелмәгән хәбәр аркасында, планнарыгызның үзгәрүе ихтимал.

Балык (19 февраль - 20 март )

Сезнең өчен карьера мөһимрәкме, әллә шәхси тормышыгызмы? Шуны ачыкларга тырышып карагыз әле. Балыкларга җылылык җитми. Җылылык, күңелгә рәхәтлек бирә торган өлкәне сайлагыз да, курыкмыйча, шунда атлагыз.

 

 

 

 

Фото: www.planetanovosti.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: