16+

Үз башыгызга проблема эзләүдән туктагыз: йолдызнамә (1-8 март)

Бер көндә генә бөтен проблеманы да хәл итеп бетереп булмый – хәлдән тайганчы йөгергәләмәгез. Шимбә көнне уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Яткан таш астыннан су акмый – әгәр дә гаиләле буласыгыз килсә, әзрәк үзегез дә селкенгәләгез.

Үз башыгызга проблема эзләүдән туктагыз: йолдызнамә (1-8 март)

Бер көндә генә бөтен проблеманы да хәл итеп бетереп булмый – хәлдән тайганчы йөгергәләмәгез. Шимбә көнне уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Яткан таш астыннан су акмый – әгәр дә гаиләле буласыгыз килсә, әзрәк үзегез дә селкенгәләгез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарның дәрт-дәрманы таулар күчерергә җитәрлек. Бөтен  хыялларын җиңел генә тормышка ашырырга йолдызлар аларга үзләре көч биреп тора. Туфан заманыннан бирле эшләнмәгән эшләрен дә ялт иттереп эшләп куярлар.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә сабыр булырга тырышыгыз. Җомга - Үгезбозаулар өчен атнаның иң уңышлы көне, бигрәк тә финанс өлкәсендә. Бу көнне акча белән бәйле бөтен эшләр дә гөрләп барачак. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә активрак булырга кирәк. Бик тә абруйлы, сезнең өчен файдалы кеше белән танышуыгыз ихтимал. Дуслыкның кадерен белергә сезне өйрәтәсе юк, кунак ашы – кара-каршы, дигән мәкальне дә колагыгызга киртләп куегыз. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Бер көндә генә бөтен проблеманы да хәл итеп бетереп булмый – хәлдән тайганчы йөгергәләмәгез. Шимбә көнне уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Яткан таш астыннан су акмый – әгәр дә гаиләле буласыгыз килсә, әзрәк үзегез дә селкенгәләгез.  

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Бөтен авырлыкларга да юмор хисе аркылы карарга тырышыгыз, дип киңәш итә йолдызлар. Уен-көлке белән: “Проблемаларым, сау булыгыз!” дип әйтеп карагыз әле, аларның чыннан да юкка чыгуын үзегез дә сизми калырсыз. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Кызларга киңәш шул: киләчәккә планнарыгыз турында сөйләмәгез. Күпме азрак кеше белсә, шуның кадәр яхшырак. Бәхет тынычлык ярата, дигән мәкаль сезнең өчен. Якын арада шәхси тормышыгызда зур үзгәрешләр көтелә.  

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Күңелегезгә ятышлы эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышыгыз. Үз башыгызга проблема эзләүдән туктагыз. Бәхәсләшергә яратучы, эчкерле кешеләр белән аралашуыгызны юк дәрәҗәсенә җиткерегез. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның энергиясе ташып тора. Хыялларыгызга таба атлап түгел, чабып барыгыз. Чөнки бу - Чаяннар өчен уңышка ирешү, хыялларның чынга ашу атнасы. Авызыгызны ачып йөрмәгез, форсатны кулдан ычкындырмагыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Ялгышырмын, дөрес эшләмәм, дип курыкмагыз. Иң катлаулы, башны эшләтергә кирәкле эшләрне дә җиңел генә ерып чыгарсыз дип ышаандыра йолдызлар. Сез, ниһаять,  күптән кул җитмәгән ремонт эшләрен башлап җибәрә аласыз. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең үзенең интуициясенә колак саласы килми. Аларның, ник дөньясын су басмый дип, үз дөньяларына кереп “чумган” мәле. Әмма бу озакка түгел, ә бары тик аларның, тормыштагы яңа этап алдыннан, бераз ял итеп, көч туплап алулары гына. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларга төрле яклап: хәлдән тайганчы эшләмә, дип кычкырып торсалар да, аларның колакларына да эләселәре килми. Алар каядыр ашыга, ашкына. Йолдызлар сезгә бераз ял итәргә куша. Үзегезне саклагыз, организмыгызны йончытмагыз.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Эш, эш, тагын бер тапкыр эш. Балыкларның уенда да, телендә дә эш кенә. Аларның башы белән эшкә чумган, беркемне ишетми, күрми торган мәле. Туктагыз, бөтен акчаны эшләп бетерә алмассыз, бераз ял итегез, дип киңәш итә аларга йолдызлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading