16+

Автокәнәфигә бәйле сорауларга җаваплар яки бала өчен машина салонда иң куркынычсыз урын кайда?

Яңа елдан гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча, имеш, җиде яшьтән соң балаларны автомобильдә махсус кәнәфисез да йөртергә ярый дигән хәбәр халык арасында тиз таралды. Редакциягә дә бу хакта еш сорап шалтыраталар. Укучыларыбызның сорауларын истә тотып, Татарстан эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Игорь ­ Новиков белән балаларны...

Автокәнәфигә бәйле сорауларга җаваплар яки бала өчен машина салонда иң куркынычсыз урын кайда?

Яңа елдан гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча, имеш, җиде яшьтән соң балаларны автомобильдә махсус кәнәфисез да йөртергә ярый дигән хәбәр халык арасында тиз таралды. Редакциягә дә бу хакта еш сорап шалтыраталар. Укучыларыбызның сорауларын истә тотып, Татарстан эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Игорь ­ Новиков белән балаларны...

Яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларга машинада барганда автокресло кирәкми, дип ишеткән идек. Әмма күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре 10 яшьлек балабызны креслосыз йөрткән өчен штраф салды. Ачыклык кертсәгез иде.

Электрон почта аша килгән сорау.

Хәзерге вакытта Россия территориясендә 1993 елның 23 октябреннән кабул ителгән (№1090) юл йөрү кагыйдәләре гамәлдә. Кайбер пунктларына Россия хакимияте тарафыннан төзәтмәләр кертелгән. Соңгы үзгәрешләр буенча, юл йөрү кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык таләпләре транспорт чарасының конструкция үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үтәлергә тиеш. Әлеге үзенчәлекләр исә автомобильдән файдалану кулланмасында күрсәтелгән. Гади итеп әйткәндә, машина үзебездә җитештерелгәнме, чит илнекеме - балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, махсус утыргычлардан файдалану мәҗбүри. Баланы җиде яшьтән соң автокреслосыз йөртергә ярый дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Юл йөрү кагыйдәләренә бу хакта төзәтмәләр кертелмәде.

Яңа гына балабыз туды. Кечкенә сабыйларны машинада йөртүнең аерым кагыйдәләре бармы?

Азалия Фарукшина, Казан.


2015 елның гыйнварыннан Таможня берләшмәсенең техник регламенты таләпләре буенча, балаларны йөртә торган утыргычларга сертификатлар бирелә. Моның өчен алар махсус сынаулар узарга тиеш. Тикшерүләрне уңышлы узган җайланмаларга гына Европа стандартлары буенча куркынычсызлык билгесе куела. Һәр җайланмага ул ничә килолы балага исәпләнгән, аны салонда ничек урнаштырырга кирәклеге турында мәгълүмат бирелә. Бик кечкенә сабыйлар өчен автобишекләр каралган. Алар 0, 0+ төркеменә керә. Бу бишекләрнең машинадан чыккач та үзең белән йөртү өчен махсус тоткычлары була, җайланманың ян-­яклары да куркынычсызлык ягыннан көчәйтелеп эшләнгән. Бишектә бала юрганда төрелгән килеш түгел, комбинезонда булырга тиеш. Бу куркынычсызлык каешын эләктерү өчен кирәк.


Баланы ничә яшьтән алгы утыргычка утыртырга ярый? Үзем рульдә барганда, баланың нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтеп бару миңа җайлырак.

Диана, Казан.

Махсус җайланма кулланылганда, теория буенча, теләсә ничә яшьтән дә алгы рәткә утырту рөхсәт ителә. Креслоны машина салонында кайсы урынга урнаштыру турында да таләп юк. Шулай да кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: машинаның алгы рәтендә 12 яшькә кадәрге бала утырып бара икән, автомобильдәге куркынычсызлык мендәрләрен сүндерергә кирәк. Бу юл һәлакәте булып, бәрелү вакытында куркынычсызлык мендәрләре яшь пассажирга зыян китермәсен өчен эшләнә. Краш-тестлар нәтиҗәсендә ачыкланганча, бала өчен салонда иң куркынычсыз урын - машинаның арткы рәттәге урта өлеше.

Улыма - 10 яшь. Ә авырлыгы - 41 кило. Мин аңа автокреслоны ничек сайларга тиеш?

Римма Сафиуллина, Казан.


Иң мөһиме - автокреслоны бары махсуслашкан кибеттән, баланы утыртып карап кына алырга киңәш ителә. Бик зур авырлыктагы балалар өчен 36+ дигән аерым төркем креслолар да бар.

Балабызның буе бик озын: 150 сантиметр. 12 яше әле тулып өлгермәгән. Ул креслога утырса, башы машина түбәсенә тия. Безнең очракта куркынычсызлык каешлары белән генә чикләнергә ярыймы?

Исемем редакция өчен генә.


Әйе, чынлап та, 146 сантиметрдан узганнарга куркынычсызлык каешын эләктереп кенә дә йөрергә ярый. Әгәр баланың антропометрик параметрлары туры килә икән, аны махсус җайланмасыз да йөртергә була.

Безнең гаиләдә өч бала. Җиңел машинаның арткы утыргычына өч кресло берьюлы сыймый. Безгә нинди киңәш бирәсез? биш-алты балалы гаиләләр дә бар. Бу очракта нишләргә?

Вафиннар гаиләсе, Яшел Үзән.


Стандарт җиңел машина, гадәттә, биш кеше сыешлы була. Шул рәвешле биш кешелек гаилә машинага сыя ала, салонда иркенрәк булсын өчен, бер креслоны алгы рәткә куярга да мөмкин. Әгәр җиңел машинага биш кешедән артыграк пассажир утырган икән, балалармы, олылармы - анысы мөһим түгел, бу - юл йөрү кагыйдәләрен бозу булып санала. Киңәшем шул: йә күбрәк кеше сыйдырышлы машина сатып алырга кирәк, йә балаларны берничә рейс ясап, кирәкле урынга алып барырга. Җәмәгать транспортыннан, таксидан файдаланырга да мөмкин.

Автокресло урынына каты мендәр формасында эшләнелгән махсус җайланмалар куллану рөхсәт ителәме? Каешка каптырыла торган ФЭСТлар ышанычлымы?


Миләүшә Вафина, Саба районы.


2011елның декабрендә Юл куркынычсызлыгы Европа ассоциациясенең 50нче конференциясендә кайбер җайланмаларны сынап караганнар. Каешка беркетелә торган адаптерлар, артсыз утыргыч җайланмалар куркынычсызлык ягыннан үзләрен акламаган. Шуңа да белгечләр, кат-кат тикшергәннән соң, аларны балаларны машинада йөртү җайланмалары исемлегенә бөтенләй кертмәскә тәкъдим иткән. Бәйсез тикшерүләр вакытында ФЭСТ, ДАК (каркассыз креслолар) шулай ук түбән нәтиҗәләр күрсәткән. Әлеге сынау нәтиҗәләренә ышаныргамы, юкмы - һәрбер ата-ана үзе хәл итә. Фәнни тикшерүләр күрсәткәнчә, автокреслолар юл һәлакәтләре вакытында сабыйлар арасында үлем очракларын 80 процентка кадәр киметә. Куркынычсызлык каешлары исә бу яктан күпкә калыша.
Зуррак яшьтәге балаларны машинада йөртү өчен бустерлар кулланыла. Бустер - баланың буен «үстерә» торган каты мендәр рәвешендәге җайланма. Аны кулланганда, куркынычсызлык каешының бала гәүдәсе аша дөрес узуы мөһим. Мондый җайланмалар алты-җиде яшьлек һәм аннан да зуррак балаларга исәпләнгән.

Баланы автокреслосыз йөрткән өчен нинди штраф каралган?

Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәсенең 22.9нчы пунктын бозган өчен, 12.23нче маддәнең 3нче бүлеге нигезендә, (КоАП) 3 мең сум штраф каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading