16+

Казанда «Мәхәббәттән балкучылар» саны артты

Казанның "Кольцо" сәүдә үзәге 14 февральдә Гашыйклар көненә багышлап, "Мәхәббәттән балкы!" исеме астында үзенчәлекле акция үткәрде. Сатып алучыларга яктылык кайтаручы тамгалар бушлай таратылды.

Казанда «Мәхәббәттән балкучылар» саны артты

Казанның "Кольцо" сәүдә үзәге 14 февральдә Гашыйклар көненә багышлап, "Мәхәббәттән балкы!" исеме астында үзенчәлекле акция үткәрде. Сатып алучыларга яктылык кайтаручы тамгалар бушлай таратылды.

- Бу чара Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге теләктәшлегендә оештырылды. Шәһәр үзәгендә дистәләгән югары уку йорты урнашкан, шунлыктан, безнең сәүдә үзәгенә студентлар күпләп керә. Тәүге акциябезне яшьләргә - Гашыйклар көненә багышладык. Яктылык кайтаручы тамгалар таратуны ай саен үткәрергә ниятлибез. Башка сәүдә үзәкләре дә яктылык кайтаручы элементларны бушлай тарату акцияләре үткәрсеннәр иде,-ди "Кольцо" сәүдә үзәгенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Елена Савельева.



Акцияне оештыручыларның берсе - "Успех" продюссерлык үзәге креатив директоры Ксения Ленькова әйткәнчә, озакламыйча "Свитяша" бренд-исеме белән значекларны, биштәр-сумкаларны массакүләм җитештерү җайга салыначак.



- Хәзер кешеләр яктылык кайтаручы элементларны эзләп йөрергә мәҗбүр. Бу продукция һәр кибеттә, һәр киоскта, мөмкинлекле бәяләрдә, иркен сатуда булырга тиеш,- ди Ксения Ленькова.


Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәткәрләре "Кольцо" сәүдә үзәге башлангычын хупладылар, киемнәргә һәм сумкаларга яктылык кайтаручы элементлар беркетергә чакырдылар. Яктылык кайтаручы элементлар тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене дистәләрчә метрдан күреп алырга мөмкинлек бирә.

Автор фотолары


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading