16+

«Пассажир транспорты катнашындагы аварияләрнең өчтән берендә руль артында чит ил кешесе була»

«Пассажир транспорты катнашындагы аварияләрнең  өчтән берендә руль артында чит ил кешесе була»

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында хәрәкәт иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

- Быел башкалада 374 юл-­тран­спорт һәлакәте теркәлде. Шул сәбәпле, 8 кешенең гомере өзелде, 431 кеше төрле авырлыкта имгәнү алды, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков.

Ике айда җәмәгать транспорты катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 20 кеше зыян күргән. Электр транспортын йөртүчеләр гаебендәге аварияләр саны 50 процентка азайган. Аварияләр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, шактый кими төшкән.
- Пассажир транспорты катнашындагы аварияләрнең өчтән берендә руль артында чит ил кешесе була, - диде Игорь Новиков.

Быелның 1 июненнән яңа закон гамәлгә керә. Әлеге закон нигезендә, чит ил гражданына үз илләрендә бирелгән транспорт чарасын идарә итү таныклыгы белән Россиядә автотранспорт йөртү эшенә кабул итү тыела. Бу чикләү чит илләрдә озак яшәгән һәм транспорт чарасын идарә итү буенча чит ил таныклыгы алган Россия кешеләренә дә кагыла. Казанда быел чит илләрнең 49 кешесе, транспорт чарасын идарә итүгә имтихан тапшырып, Россия үрнәгендәге таныклык алган.
Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләгәнчә, узган ел Казан мәктәпләре укучылары автобусларда 1522 мәртәбә башка шәһәрләргә барган. Моның өчен 23 автобус файдаланылган. Әлеге автобусларның 16сында тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырмау механизмы көйләнгән. Рөстәм Нигъмәтуллин автобусларда балаларны йөртүгә аеруча сак карарга чакыр­ды.

- Казанда кыш башыннан 650 мең тонна кар чыгарылды, юлларга бозлавыкка каршы 90 мең тонна катнашма сибелде. Кар күп булса да, юлларны чистарту канәгатьләнерлек башкарылды. Хәзер инде юллардагы чокыр-чакырларны төзәтү-ямау эшләре бара, - диде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов.
Ләкин җәмәгать транспорты тукталышларында боз хасил булуы турында «Халык контроле» адресына кыш дәвамында 976 гариза кергән. Рөстәм Нигъмәтуллин автобус йөртүчеләрнең мондый кимчелекләрне үз вакытында хәбәр итүләре кирәклегенә әһәмият бирде. Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бу җәһәттән автобусларның диспетчерлык пункты белән онлайн-режимда элемтәсе булуын әйтте.

Автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре җәмәгать транспорты тукталышларында җиңел автомобильләрнең автобусларга, троллей­бусларга комачаулык тудыруларыннан зарланды. Автобусларга «Паркон» видеомодуле кую тәкъдиме күтәрелде. Мәсьәлә уйланылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading