Шәһри Казан

Тизлек 100 булмасын

Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырыла торган “Автосессия” республика автобәйгесенең финал узышлары булды.

Бәйге Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Чистай зоналарында өч этапта барды. Югары уку йортлары, техникумнар һәм һөнәри көллият студентлары юл хәрәкәте кагыйдәләреннән имтихан тотты, автомобильне фигуралы йөртү осталыгын күрсәтте. Финалда республиканың 10 шәһәреннән һәм районыннан 36 автоһәвәскәр катнашты.

– ТАССРга 100 ел тулган елда “Автосессия”нең дә кечкенә юбиее, монысы-унынчысы, – дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров. – Татарстанда яшь буында транспорт чараларын кагыйдәләрне үтәп йөртү гадәте тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Студент чоры – алтын чор. Аяк табанын кыздыра торган тизлекле заман хәзер, ләкин тизлек кагыйдәсен бозарга ярамый. Сез юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүне пропагандалыйсыз. Татарстан җитәкчелеге актив гражданлык тормышы алып барган яшьләргә теләктәш.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов та юл хәрәкәтендә тизлек режимын катгый саклау зарурлыгын искәртте.

Реклама

Юл билгеләре матурлык өчен түгел, ә иминлекне саклау максатыннан куелган. Урамнардагы һәм автотрассалардагы күрсәтелгән тизлек чикләрен сакларга кирәк, – ди республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Команда беренчелегендә Россия дәүләт хокук хөкеме университетының Казан филиалы җиңде. Шушы уку йортыннан Олег Герасимов шәхси беренчелектә җиңүче булды. Казан дәүләт архитектура, төзелеш университеты командасы –икенче, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты өченче урынны алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: