16+

Аулак өй («Чия чебене» повестеннан өзек)

Язучы Госман Гомәр әдәбият сөючеләргә маҗаралы сюжет кору остасы буларак таныш. Сугыш чоры баласы буларак, аның кырыс чынбарлыгын, әти-әнисен югалткан ятимнәрнең ачы язмышын сурәтләүне дә читләтеп үтми ул. Кайбер әсәрләрендә исә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тасвирлана, чын мәхәббәткә мәдхия җырлана. Госман ага күптән түгел генә үзенең гомер бәйрәмен - сиксән...

Аулак өй («Чия чебене» повестеннан өзек)

Язучы Госман Гомәр әдәбият сөючеләргә маҗаралы сюжет кору остасы буларак таныш. Сугыш чоры баласы буларак, аның кырыс чынбарлыгын, әти-әнисен югалткан ятимнәрнең ачы язмышын сурәтләүне дә читләтеп үтми ул. Кайбер әсәрләрендә исә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тасвирлана, чын мәхәббәткә мәдхия җырлана. Госман ага күптән түгел генә үзенең гомер бәйрәмен - сиксән...

Бездәге аулак өйләрдән, кич утырулардан башларгадыр, бәлки, хикәятне. И-и-и, ул аулак өйләр! Хәзерге буын белми инде аны. Тәтеми ул аңа. Аңа әнә урам. Исерек урам. Сугышлы-үтерешле урам. Безнеке сөю тулы мәхәббәт урамы иде.
Сугыштан соң да әле, нинди авыр, ачлы-туклы көн күргән заманнарда да аулак өйләрнең кадерен, тәмен белеп, мәхәббәтнең самимилеген татып яшәдек.
Клуб бар иде анысы, һе, ник булмасын. Егет-җилән башта шунда җыелабыз: домино сугабыз, шашка уйныйбыз, гәҗит укыйбыз. Аннары бер тирә яшьләр, авылны урам-очларга бүлеп, аулак өйләргә таралышабыз. Эзлибез әле - кызлар кемнәргә җыелган бит. Арада белүчеләр бар, әлбәттә. Тик алар серне ачып бетермиләр, «килкиләр»дән яшерәләр. Кечерәк яки әле сөйгән кызлары булмаган малайларны шулай атыйлар. Бичаралар, тәмам күшегеп, өйләренә ычкынырга мәҗбүрләр. Кышкы төн аеруча салкын. Ул чакларда суыклык 35-40 градус тирәсендә торды. Шулай ук кайры тун киеп йөрүчеләр дә сирәк, электән хәлле саналган гаилә малайларында гына. Андыйларның әтисе йә авыл түрәсе, йә шул тирәдә боргаланучы адәмнәрнеке. Ә безнең өстә юка бишмәт, күбебездә тән җылыткыч сырма. Итекләр тишек, үкчәдән олтан урынына тутырылган салам тырпаеп йөри. Тунлы малайлар «ялгыш» кына салам учмасына китереп басу белән - «олтан» суырыла да чыга, кып-кызыл үкчә күренеп кала. Өеңә йөгерми хәлең юк. Чаңгы кебек каткан чабаталы малайлар чыдый, тишек итеклеләр кача. Хәзер кызык инде, Гайсә абый. Элек оялмаган да, түзгән, чыдаган.
Төн суык, дидем, ә йөрәкләр кайнар. Серле мәхәббәт кайнарлыгы җылыта. Без менә шундый идек!
Сөяк эзләгән маэмай шикелле, йөрибез урам буйлап. Тәрәзәсе калын боз белән капланган бер йортта бишле лампа яктылыгы шәйләнә. Беләбез, кызлар безне көтә. Әкрен генә тәрәзәгә чиртәбез. Эчтә ут сүнә. Имеш, йокларга яттылар, бимазалап йөрмәгез, янәсе, һе, кызларның яраткан уены инде бу. Ә беләселәре килә: тәрәзә артында кайсы оч егетләре икән? Аның Габдулласы, Сәлиме бармы төркемдә? Уч төпләре, кайнар сулыш тәрәзә бозына «бәке» тишә. «Кара, берәү дә юк ич анда», - ди күзләүче кыз. «Посканнардыр әле, ут яндырганны көтәләрдер», «Кайсылары икән соң?!»
Төн кошлары инде ишек төбендә, сак кына шакып куябыз.
- Кем бар анда?
- Без идек.
- Йомышыңны әйт тә кит.
- Җылынып кына чыгыйк инде?
Өйалдына ачы теллеләре чыкса, бер дә кызганып тормый.
- Кайтып, әниең куенында җылын, - ди пырхылдап.
- Минем синең куеныңда эрисем килә.
- Котсыз нәрсә.
- Котым очты, әнә Сабира апайларның капка башына барып кунды.
- Катырып үтерәсез ич инде. Саҗидә, җанашым, иртәгә сулы чиләкләреңне тау башына үзем менгереп куярмын.
Әкрен генә келә күтәрелгәне ишетелә. Кыз бер почмакка посып кала. Имештер, ишекнең ачылуында аның бер гаебе дә юк. Салкын һавага уралып, өйгә кереп тулабыз. Бишмәтләребезне мич артына томырабыз, үзебез эскәмияләргә тезелешәбез. Кызлар сәкедә, итәкләрен җәеп, кулъяулык чигәләр, йомгакларын сүтә-сүтә, егетләренә йон пирчәткә бәйлиләр. Сүз төрттерү китә.
- Борының өшегән бит, Сәлимҗан, у тизрәк.
- Синең иннек кирәк аңа, Маһибәдәр. Битеңә бер пот итеп сылагансың, хәерсез. Калмадымы бераз?
Маһибәдәр нишләргә дә белми, янындагы ахирәтенә борыла.
- Бир тизрәк көзгеңне. Абау, кызлар, күбрәк киткән ич. Бисплатный. Кичә Сәлимҗан бүләк иткән иде.
- Алырсың ул каруннан. Җавап мәгънәле булыр.
- Чикләвек челтерәмәгәч, кесәдәге тишектән иннеге төшеп калган, пудрасын җил тузгыткан.
Бездә кызлар чикләвегенә каршы иннек, пудра, брошка, кайчакларда кәнфит-фәлән бирү гадәте бар. Сәлимҗанның җавабы шуңа ишарә. Әмма кесә такырлыгы бу йоланы уптым гына үтәргә мөмкинлек бирми. Үтәлгән тәкъдирдә дә, бер-берсен сөйгәннәр өчен яшерен сер булып кала анысы.
Иннек «ягынып», кәнфит белән «сыйланып» алгач, беразга тынлык урнаша.
- Фатыйх, ул тубалың чебеш чыгармый микән инде?
- Әле күкәй генә сала, ди.
Гармунчы Фатыйх көндәге сүзләрен кабатларга мәҗбүр.
- Салкын бит. Җылынып җитмәсә, теле ябыша, диләр сиңа. Ә сезнең тел исә тәмам чарланып беткән.
- Күрче, гармуны урынына үзе сайрый бүген. Бик ялынганнар ди.
Кызлар гармунсыз гына җырлый.
Кара туры атларыңны
Җигәсең дә китәсең;
Шул гадәтеңне яратам -
Сагынып килеп җитәсең.


Аннары егетләр аваз сала.

Кара дугалар килешә
Баш күтәргән атларга.
Ал чәчәгем дияр идем,
Карамасаң ятларга.

- Әйдәгез, арка сугышлы уйныйбыз.
- Әйе шул, Фатыйхның чебешләре үсә торсын.
Сәке йөзлегенә төшеп утырган кызның алдына иң таза егетләрнең берсе башын яшерә, кулын аркасына куя. Чалт берне!
- Син.
- Кире ят.
- Бу юлы син менә.
Кем сукканын белгәнче тинтерәтәләр егетне. Хәйран гына шапылдаталар, куллары кызарып бетә. Ниһаять, кызлардан берсе килеп каба. Аңа йомшаграк итеп чәпиләр. Катырак төшсә, шунда ук аваз сала:
- Абау, кулың, тол кызга өйләнерсең әле. - Кыз булгач - тол, тол икән - кыз булмый ич инде ул. Ярый миңа кайсы да.
- Яраса, ят әйдә. Тирләтик әле шуны, кызлар!
Монда кемнең кемгә ничегрәк төшерүеннән дә бөтен нәрсәне чамаларга була. Әйтик, чираттагы җәзага тартылган егеткә бер кыз чебен кугандай гына чәпелдәтеп алды ди. Белә егет кем сукканын, юри икенче берәүгә сылтый. Тагын ят! Кыз, канатларын җәеп, башкаларны киртәли дә уч төпләрен уып куя. Үзем, янәсе. Чәп тагын берне, җаныкаем! «Белми» инде, һе! Шул рәвешле дәвам итә - кыз тотылмый. Икесенә дә рәхәт. Башка берәү кулы төшкәч кенә туктала болар арасындагы мәче-тычкан уены. Чын җәза алучыны «тәмләп-тәмләп» җәфалыйлар аннары.
Ниһаять, «чебешләр» борынлый башлый. Фатыйх, телләренә басмыйча гына, гармунын гож-гож китереп ала - тубалның эченә җылы һава тутыра. Кызлар гына тубал дип үрти. Фатыйхның унике клавишалы, җиз телле тальянкасын тирә-як авылларда да яхшы беләләр. Ник димәктән, кичке уенда бер тартып җибәрсә, бөтен Иж буе моң белән тула. Рас әйтәм, һе! Әрәмәлекләрдәге кошлар да тынып кала. Безне уздыручы нинди моң бу, дияләрдер, бәлки.
Фатыйх - заманында авылның атаклы гармунчысы саналган Шакир абый малае. Гармунда уйнарга улын өйрәтеп маташмаган. Фатыйх өч яшеннән үзе гармунга ябышкан. Сәке астына кереп утыра да, телләргә басып, «Баламишкин»ны «чүпли» икән. Тора-бара сыздырып уйнап ук җибәрә. Күрше авыл сабан туйларына баргач, егетләр, бер генә кич бездә кунып китсәнә, дип ялваралар аңа. Ул уйнамый да кебек, телләр өстендә нәзек бармаклары гына йөгерә, гармуны үзеннән-үзе сайрый. Кызларны җилкендерә белә Фатыйх. Җыр артыннан җыр китә.
Кызыл-кызыл бөрлегән
Күл читендә тезелгән.
Булмас инде минем кебек
Синең өчен өзелгән.


Әйдә, дустым, су буена,
Бөдрә чәчең юарсың, -
Син юарсың, мин җырлармын,
Күңелең тулса, еларсың.

Егетләргә дә җыр тыңлап кына утырырга димәгән, һе! Ут чыгарып бииләр. Ә, алай икән! Кызларга да чират җитә. Теге яки бу егетне аяктан егабыз дип, биергә керешәләр - ярышып тыпырдаталар. Арыгач, түгәрәк ясап, биюне җыр белән аралаштырып дәвам итәләр. Кулларның кайнарлыгы, йөрәкләрнең ялкыны шул чакта сизелә инде. Әгәр берәр кыз кулыңны кысыбрак тотса, ул төнне күзләреңнән йокы качасын белеп тор. Бу инде тизрәк «йөзек салыш», «йолдыз санау» уеннарын башларга сәбәп була.
Менә «йөзек салыш» уены башлана.
Һе, ул йөзекне әйтәм әле. Бүген кызлар киеп йөри торган кызыл, зәңгәр, яшькелт кашлы алтын яки көмеш йөзек түгел - ә сабы сынган алюмин кашыктан чүкеп ясалган. Кашык сабын түгәрәкләп кисеп аласың да, тимергә кигереп, сак кына чүкисең - ун-унбиш минуттан йөзек әзер. Аны мич алдында, кирпечкә ышкып шомартасың, итек яки оек балтырында ялтыратасың. Рәхәтләнеп кия бир. Кызларның һәр бармагында берничәшәр шундый бизәк була. Бер-икене егетләр дә кия. Әлбәттә инде, баерак әби бәйрәм-сәйрәмнәрдә сөекле оныгына чын йөзеген - алтын яки көмештән коелганын да биреп торгалый. Безнең уенга алюмин дигәне дә бик бата.
Сәке йөзлегенә, гомер узу белән саргаеп, шомарып беткән эскәмияләргә тезелеп утырабыз. Уртага, йөзеген тотып, бер кыз чыга. Фатыйх «Әпипә»не сайрата. Кыз биеп, безнең учларга йөзек салгандай кылана. Туктап, кулларын чәбәкли:
- Йөзек кемдә - йөгереп чык!
Учында «сер саклаучы» сикереп уртага чыга. Ә бит күршесе аны тотып калырга тиеш иде. Эләктерсә, йөзек иясе җәза ала. Җаны теләгән егет яки кыз белән өйалдына йолдыз санарга чыга. Суык көннәрне хуҗабикә тышка чыгып йөрергә рөхсәт итми, чөнки өй суына, почмак якка кереп утырырга гына кала. Анда нинди йолдыз саныйсың инде. Әкрен генә биттән үпкәнеңә дә апаның мич башындагы малайлары пырхылдап көләргә тотына.
Ни дисәң дә, өйалдында аулак инде анысы, һе, салкынга гына түзәрләр анысы. Беренче елларны үзем дә, нәрсә сөйләшәләр икән шултиклем, дип гаҗәпсенә идем. Гөлҗиһан белән йолдыз санарга чыга башлагач, моның серенә төшендем. Болай ул миннән ике яшькә олырак, абыйдан өч яшькә кечерәк. Бергә уйнап үстек. Каз бәбкәләрен сакладык, бозау арканларга йөрдек. Ничектер аерылмас дуслар кебек идек. Кич утыруларга чыга башлагач, бөтенләй ычкындык - яхшы мәгънәсендә әйтүем. Әллә ни булды шунда. Сиздерми генә йөрәкләребездә ут дөрләде, мәхәббәт уты! Яшьлектә кабынган ялкынны бернинди өермә-давыллар да, көзге яңгырлы, ачы җилләр дә сүндерә алмый икән - без моны үз язмышыбызда татыдык.
«Йөзек салыш»та, җәзаны юри үзебезгә алып, йолдыз санарга ешрак чыга башладык. «Тегеләр ни сөйләшә икән?» дигән сорауга җавап та табылды!
- Тәки белмәдең мин сукканны, - ди Гөлҗиһан.
- Синмени ул май белән сылаучы! Кулларың шулчаклы йомшак, мамык кебек, ипидер менә.
- Учларым кызарып бетте. Менә тотып кара, нинди кайнар.
Чыннан да, Гөлҗиһанның куллары ут кебек. Кайнарлыгы йөрәгемне өтә, кызны кочагыма ныграк кысам. Шулай, сүзсез-гамьсез бик озак утырабыз, йөрәкләребез генә сөйләшә. Эчтәгеләр көтеп көтек булганнардыр инде. Ни гәпләшә болар, дип аптырыйлардыр. Безгә аларсыз да рәхәт.
Хәер, арабызда сүз эзләп кесәгә кермәүче егет-кызлар да җитәрлек. Озаграк торуның җаен-әмәлен табалар. Имеш, алар да төшеп калганнардан түгел, бу дөньяның рәтен беләләр. Бер-берсен ошатсалар - бигрәк тә! Егет сүз ката:
- Малай, сыер бозаулады бит әле безнең.
- Кайчан?
- Узган төн.
- Саклагансыздыр инде.
- Исебез дә китмәде.
- Тилеләр!
- Ник?
- Ник буламы? Чүбен ашаса соң?! Угызыннан колак кагасыз ич. Җәй буе сөтен эчә алмыйсың - ислегә әйләнә.
- Син үзең юләр. Безнең әби бар бит.
- Хи-хи-и, көлдермә, яме! Шәмсия әби үзе бозауладымы әллә?..
- Тагын юләр сүз. Андый чакларда йорт иясе уята безнең әбине. «Шәмсия, тор!» - ди икән. Йә прәме: «Сыерың бозаулады», - дип уята. Кайбер елларны бозау булып мөгри. Фонарьны кабызып чыгабыз, чыннан да, сыер бозаулаган, сарык бәрәнләгән була. Аннары чүбен саклыйбыз инде. Син әйткәнчә, ашатырга ярамый.
- Соң, баштан ук шулай диләр аны. Шәмсия әби бик әйбәт карчык бит ул сезнең, шуңа яратадыр йорт иягез.
Кичтән чаналарны карап, әни белән урманга иртәрәк китү турында сөйләшәбез... - Иртән, таң атар-атмас, әби уята: «Торыгыз, хәбәр бар, вакыт җиткәндер», - ди. Шуннан аңлыйбыз инде нинди хәбәр икәнен. Кичтән без сөйләшкәннәрне, күзгә күренмичә генә, йорт иясе яныбызда тыңлап йөргәндер инде.
- Кызыгам мин сиңа, Сәлимҗан!
- Кызыксаң соң, әйдә, йөрибез, Маһибәдәр! Вәгъдә бирешик шушында. Беркемнән кыерсыттырмам үзеңне, ипидер!
- Туңдырып үтерәсең инде.
- Кер минем бишмәт эченә!
Тышта Сәлимҗан белән Маһибәдәрдән дә озак торып кергән кеше булмый бу кичтә. Аларның йөрәгенә ут үрмәләгәнен башкалар да сизә, билгеле.
- Күктә йолдыз калмагандыр, безгә дигәнен дә чүпләгәннәр болар.
- Сәлимҗаны сунарчы ич, урманга куян атарга алып баргандыр.
- Кара калтыравын гына Маһибәдәрнең. Үзе көлгән була тагын, - дип битәрлиләр кызны.
- Гөлҗиһанны бер дә күрмисез, - ди Маһибәдәр, ахирәтен кысып кочаклап. Бүгеннән башлап алар сердәшләр. Шулай булмыйча, икесе дә егетле кызлар ич хәзер!
Аулак өйләр таныштырды, кавыштырды күбебезне. Бөреләнгән мәхәббәткә очар канатлар куйды, аны җил-давылда сынап ныгытты. Аерылышулар юк та кебек иде ул елларда. Булса да сирәк очрагандыр, җитди сәбәпләр аркасында, бәлки...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading