16+

Кем җырлады? (хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде. Көзге караңгы тәндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның бер­се тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы сани­тар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының...

Кем җырлады? (хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде. Көзге караңгы тәндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның бер­се тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы сани­тар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының...

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.
Көзге караңгы тәндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның бер­се тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы сани­тар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралты­сы да юк - бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора... Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен - әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шу­лай чагыламы - моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була тор­ган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башында­гы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең ка­заннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр... Эшелон­нарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгы­рашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туй­дыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып ята­лар, күрәсең.

...Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яра­лы яшь лейтенант - татар егете ята. Егетнең хәле авыр уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа... Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтең тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабы­на. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприц­ның очлы энәсен дә ул инде тоймый...

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газап­ланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик чи­тен эш иде.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер ва­кыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды - эчәсе, бик эчәсе килә иде аның...

Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен ту­ташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.

...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең кола­гына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне ка­тып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Та­һирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мен­дәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тиз­рәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һу­шыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр... җыр калды.

Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелон­ның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кы­зыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын ши­нель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап тор­ган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркем­нең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек... Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җыр­лап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.
Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кы­зыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына - Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моң­нардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!
...Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясы­на алып менеп китте. Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып кит­те, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.
...Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:
Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман...
Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайлар­га кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп ят­кан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка ялан­аяк баса-баса, китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таяк таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.
Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:
Кояш бата, айлар калка, Бик ямансу шул чакта...
Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кеч­кенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөл­ләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.
- Әнием, әнием! - ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төпсәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
Шул чакта кыз, тирән бер сагыш белән:
Инде кемнәргә карармын Өзелеп сагынганда... -
ди.
Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, имеш, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:
«Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»
Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назла­нып, зарын әйтә кебек:
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем...

Юк, юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел та­вына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсе-нең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр... Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киң­лек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт ал арга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урман­нар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар...

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эше­лон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте - егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъезд­га җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кеч­кенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фа­нерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларын­нан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.
Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге са­лынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ише­генә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чын­нан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Фото owap.so сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading