16+

«Кияүгә чыгам әле»

- Кияүгә чыгам әле. Чыгам шул! Шартласын көнчелегеннән күрше Сәрия. Юкса былтыр безнең авылда мәчет салып йөргән әрмәннәргә ияреп киткәндә, миңа калхуз персиятеле, сыер савучыга караган кебек кенә итеп: «Киттем мин, Фәридә, Ашотик миңа карбыз гына ашатып торам дип ант итте», - дигән иде. Әнә ашаткан Ашотик үзенә карбыз. Дүрт-биш...

«Кияүгә чыгам әле»

- Кияүгә чыгам әле. Чыгам шул! Шартласын көнчелегеннән күрше Сәрия. Юкса былтыр безнең авылда мәчет салып йөргән әрмәннәргә ияреп киткәндә, миңа калхуз персиятеле, сыер савучыга караган кебек кенә итеп: «Киттем мин, Фәридә, Ашотик миңа карбыз гына ашатып торам дип ант итте», - дигән иде. Әнә ашаткан Ашотик үзенә карбыз. Дүрт-биш...


Юк, мин үзебезнекенә чыгам. Оялдыра инде оялдыруын да. Өйдәгеләр: «Алучы булганда чыгып кал», - дип, теңкәгә тияләр бит. Соң ин­де ояла дигәч тә, ике тапкыр барып кайттым мин кияүгә. Аллага шөкер, күрмәгән нәрсә калмады.

Беренче ирем зерәләр дә матур иде минем. Аның күзләрен күрсәгез! Нәкъ менә ике айлык бозауныкы инде. Мине дә ярата иде үзе. Ну, бозау иде инде, ачуым бер килмәгәе. Ә анасы-ы-ы!!! Җир йөзендә 77 аждаһа булса, шуның 78нчесе иде инде ул, малай. Ул безнең бүлмәгә керсә, мәчегә кадәр чыгып кача торган иде. Соң, мәче дә түзәлмәгән җирдә мин ниш­ләп ятарга тиеш ди. Киттем ул мүкләктән. Калды күзләрен челт-мелт йомгалап.

Икенчесе белән бер туган көндә таныштым. Ну, кыяфәте иде анысының, малай. Ул сакал дисеңме, ул бәбәкләр, ул борын. Нәрсәсен яратканмындыр шуның. Җитмәсә үзе эчә иде, чукынчык. Эчә иде дә сугыша иде. Сугыша иде дип, сугыша идек инде. И-и-и, без куышып-куышып сугышканда, күршеләргә кадәр өйләрен бикләп чыгып качалар иде.Соңгы тапкыр маңгаена өч литрлы банка белән берне бирдем дә тегенең, чыгып шылдым аннан. Әллә күрә торып яшь гомеремне әрәм итәргә тиешме мин.

Әле менә берсе белән таныштым. Кибеттә яныма килеп баскан гына иде, малай, бөтен җирем чемердәп китте. Таныштык инде. Кияүгә алам, ди. Оялдырса да, әллә барырга инде. Өйдәгеләр дә: «чык», - диләр.

Әле беренче көннән үк миңа, кыска итәк киеп йөрмә, дигән була. И-и тиле, аякларым матур бит минем. Әнә күрше Габбас абый, мин купальник белән бәрәңге кәтмәнләгәндә юкка гына шуларны карый-карый баскычтан егылып, кулын сындырмады инде. Шундый аякларны кешедән яшерсәң, Ходай каргар.

Ну, кияүгә чыгасы килә, малай. Оялдыра оялдыруын да, ну чыкмыйча да булмас, ахрысы. Чыгам шул, ошамаса, борылдым кайттым. Юкса, Сәрия тагын китеп барыр виноград ашарга, мин монда бәрәңгесез дә калырмын. Әнә безнең урамда берәү, укыган кешегә генә чыгам дия-дия, 40ка җитте инде. укымаганына да бик шатланып чыгар иде дә бит хәзер - алучы юк. Шулай була ул артык сайланып торсаң.

Юк-юк, ике дә уйламыйм, чыгам дигәч чыгам. Мужикның аның нинди икәнен торып карамыйча белеп булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading