16+

Төнге хикәят

Төнге поезд. Купе. Купеда ир-ат һәм хатын-кыз. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ир һәм хатын. Һәм иң кызыгы - ялгыз ир һәм ялгыз хатын. Ә тагын да кызыграгы - бу ир үзенә тормыш юлдашы эзли, теләгәнен тапса, бүген үк өйләнергә риза. Һәм ханым да шундый ук хәлдә - җанына ошаган...

Төнге хикәят

Төнге поезд. Купе. Купеда ир-ат һәм хатын-кыз. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ир һәм хатын. Һәм иң кызыгы - ялгыз ир һәм ялгыз хатын. Ә тагын да кызыграгы - бу ир үзенә тормыш юлдашы эзли, теләгәнен тапса, бүген үк өйләнергә риза. Һәм ханым да шундый ук хәлдә - җанына ошаган...

- Минем сумкаларымны югарыга урнаштыра алмассызмы икән? - ди ханым, назлы елмаеп.
Ир, дәшми-тынмый гына, сумкаларны урнаштыра.
- Монда бераз салкынрак бугай, - ди ханым.
Ир иңнәрен генә сикертә:
- Бик җылы лабаса. Әгәр өшесәгез, мин сезгә үз юрганымны бирәм.
- Рәхмәт! Сез шундый әйбәт кеше, - ди ханым. - Сезнең белән бергә булу бәхет.
Ир дәшми.
Шулай дәшмичә озак баралар.
Һәм аптырагач, юлны да кыс­картырга, тынлыкны да бушатырга теләп, ханым бер хикәят сөйли.
Ә хикәят мондый.

Хан сугышка китә. Үзенең тугры хезмәтчесенә кызын калдыра һәм әйтә: «Кызымның барлык теләкләрен дә үтә, юкса, башыңны кисәрмен», - ди. Вакыт уза. Бер төнне хан кызы хезмәтчене йокы бүлмәсенә чакыра. Хезмәтче килсә, ни күзләре белән күрсен - хан кызы караватта ята.
- Миңа салкын, - ди кыз.
Хезмәтче юрган табып китерә, аны кызның өстенә яба да чыгып китә.
Икенче төнне тагын шул ук хәл. Тик бу юлы хезмәтче беркайдан да юрган таба алмый һәм тәрәзә пәрдәләрен алып кызның өстенә ябарга мәҗбүр була. өченче көнне дә шундый ук хәл кабатлана һәм хезмәтче берни дә тапмагач, чишенеп, кызның өстенә үз киемнәрен ябарга мәҗбүр була.
Ләкин маҗаралар моның белән генә бетми. Төннәрнең берсендә кыз тагын хезмәтчене чакырып китереп:
- Минем кем беләндер сөйләшеп утырасым килә, - ди.

Хезмәтче бөтен сарайны бетереп эзләгәч, сүз сәнгатенә һәвәс бер ханымны табып китерә. Ханым сөйли. Әмма шундый ук хәл икенче төнне дә кабатлана. Тик бу юлы хезмәтче теге ханымны да, сүзгә маһир башкаларны да таба алмый. Аптырагач, төнге урамга чыгып китә һәм бер карчыкны табып китерә. Хезмәтче җиңел сулап куя.Ләкин өченче көнне дә шундый ук хәл кабатлана. Бу юлы сарайда да, урамда да кеше табарлык түгел. Хезмәтче беркемне дә таба алмыйча, хан кызы бүлмәсенә кабат керә. Тик кыз инде йоклап киткән була.
Хезмәтче моңа бик шатлана.

Ә икенче көнгә инде сугыш бетә һәм үз яраннары белән хан кайтып төшә. Иң башта хезмәтчене чакыра бу:
- Үз вазифаларыңны җиренә җиткереп башкардыңмы?
- Әйе, мин аның барлык теләкләрен дә үтәдем.
Хан кызны чакырта.
- Ә син ни әйтерсең, кызым?
- Ул минем бер теләгемне дә үтәмәде.
Хан ике сөйләп тормый:
- Алайса, син хезмәтчем, әзерлән, иртәгә җәллад килер.
Аптырап калган хезмәтче аксакал янына бара, аңа барысын да сөйләп бирә һәм хан кызы ни өчен шулай дип әйткәнне аңлатырга куша. Аксакал печән өеменә ымлый:
- Күрәсеңме печән чүмәләсен?
- Күрәм.
- Бар, шуны аша.
- Ник?
-Чөнки син - ишәк.

Бу хикәятне тыңлап, икесе дә көлешәләр. Чынлап та, төнге поезддагы күңелсезлекне тарату өчен яхшы хикәят ич. «Их, шулкадәр күңелгә ятышлы ханым, шундый хатының булса икән», - дип уйлый ир. Тик берни дә дәшми.

Поезд килә. Инде ханымның чыгар вакыты җитә. Ир бик теләп аңа ярдәм итә, чемоданнарын күтәрешә. Җанга якын ханым.
Перронда басып торалар. Тынлык. Ханым көтә. Ир берни дә дәшми.
Һәм ниһаять...

Һәм ниһаять, поезд кузгалырга тиешлеген игълан итәләр.
Ханым кәшилүгеннән биш йөзлек алып иргә суза.
- Рәхмәт сезгә, мәгез.
- Юк, - дип карыша ир. - Мин бит сезгә акча өчен ярдәм итмәдем. Сез мине дөрес аңламадыгыз...
- Сез дә мине дөрес аңламадыгыз, - ди ханым. - Бу акча сезгә ярдәм иткәнегез өчен түгел.
- Ни өчен соң алайса?
- Печән алыр өчен.


Фото: dailynova.me

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading