16+

Тормыш – чәнечкеле гөл

Авыл тормышы ел фасылына карап кайный. Кышын бераз тынып торган сыман.

Тормыш – чәнечкеле гөл

Авыл тормышы ел фасылына карап кайный. Кышын бераз тынып торган сыман.

Яз җиттеме, гөрләвекләр челтерәп агуларыннан туктар-туктамас, урамнарда кошлар сайравына, сыерлар мөгрәвенә, сарык-кәҗәләр бәэлдәвенә кушылып, балта, пычкы тавышлары яңгыравы да өстәлеп, колакны рәхәтләндерерлек, тыңлап туеп булмый торган симфония барлыкка килә. Һәркем шат, йөзләрдә елмаю балкый. Туган нигезеннән аерылып башка чыгучылар үзләренә генә хас дәрт, дәрман белән йорт салырга керешәләр. Әлбәттә, алар бу зур эшкә берничә еллар буе әзерләнәләр. Гомерлек, зекерле урын-нигез сайлыйлар. Күршеләренең дә игелекле, ярдәмчел, саф күңелле кешеләр булуын телиләр.
Яңа йорт салырга теләүче яшьләргә авыл читендәге тигез урынны бирделәр. Авыл башлыгы аларны җыеп, үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен җиткезде.
- Берничә ел элек сезнең кебекләргә бер урамга сузылырлык җир биргән идек. Тик йортлары җепкә тезелгән сыман булмады: берсенеке алга чыккан, икенчесенеке артка киткән, өченчесенеке аркылы салынган... Урамны үзләре үк «Мультфильм урамы» дип атадылар. Сезнеке андый булмасын: авылыбызның матурлыгын әллә кайдан күрсәтеп, балкып торсын, - дип нотык тотты. Өйләрнең рәтен, урам ягы бакчаларының нинди тигезлектә булырга тиешлеген дә күрсәтте.

Башлыкның әмере үтәлде. Урам искиткеч матур булды: йортларның төзеклеге, капка яннарының чисталыгы күз явын алып тора. Авыл халкына урам бик тә ошады. Башка чыккан киленнәрнең берсеннән:
- Йә, ничек, йортыгызны әйбәт кенә салып бетердегезме? Икегезгә генә күңелсез түгелме соң? Төп нигезегезне сагынмыйсызмы? - дип сораганнар, ди. Теге:
- Һи, кая сагыну! Өйгә керсәң, җәннәт; урамга чыксаң, сихри әкият! - дип җавап биргән, ди. Сүзләр ракета очкан тизлектә авылга таралган һәм урамны «Әкият урамы» дип йөртә дә башлаганнар. Ярый инде, ямьсез-шыксыз яңгырамый. Югыйсә, усал каенана-кае­ната яныннан чыгып киткән кияү-киленнәр урамнарына «Котылдык» дигән атама да куштылар.
«Әкият урамы»нда Салих белән Зөһрә һәм Рушан белән Бәрия күршеләр булып яши башладылар. Ирләр авыр эшләрне бергә башкарсалар, хатыннар туачак нарасыйлары, аларның киләчәкләре турында гәп куерталар. Яхшы, шәп күршеләр! Тел-теш тидерер­лек ­түгел. «Күрше хакы - тәңре хакы»дип, тыныч кына яшиләр.

Зөһрә тупырдап торган малай тапты. Булат исемен куштылар. Балага карасаң, әнисенең битен күчереп куйганнармы әллә дип, шаккатасың: кыйгач кара кашлар, шомырттай күзләр, төз борын, ул иреннәр... Сабыйны курчак итеп кулдан-кулга гына күтәреп йөрттеләр. Әби-бабайлары, Булатны сагынып, көн саен килеп, коендырып, сөеп, йортка шатлык-куаныч иңдереп китәләр иде.

Булат туып, дүрт ай үткәч, Бәрия дә кыз бәби алып кайтты. Дилбәр исемле кызчык, озак та үтми, зәп-зәңгәр, сөрмәле күзләрен ачып, тирә-ягын күзәтә белә башлады. Уймактай авызын микыл-микыл китереп, көлгән була, «ыг-гы, ыг-гы» ди-ди, үзенчә сөйләшә дә әле. Исеме җисеменә туры килеп тора: Дилбәр - гарәп сүзе, «сөекле, сөйдерүче» дигәнне аңлата икән. Чынлап та, сөйдерә: яныннан һич кенә дә китеп булмый. Магнит сыман үзенә генә тартып тора. Китә башласаң, нәни кулларын болгый-болгый, сине чакыргандай итә. Тик әти-әнисе баланы кешеләргә күрсәтергә тырышмый, чөнки сул кулының бармаклары юк. Рушан кызының шулай тууына хатынын гаепләде: эшендә авырлы икәнен белмәсеннәр дип, корсагын бәйләп йөргән, имеш. Ә Бәрия иреннән күрде: көн саен салмыш йөргән кешедән сау-­сәламәт бала тумый. Әрләшү-талашу көндәлек эшкә әйләнде. Аларны тынычландырырга күрше Салих керә. Бераз вакыт сөйләшеп утыргач, болар килештеләр бугай дип, чыгып китәргә җыена. Бәрия баласын иренә тоттыра да озатырга күршесе артыннан иярә. Шактый озак торып керә. Рушан: «Хатын мине чәйни инде. Салырга ярата, ди инде. Ярар, чәйнәгез чәйнә, гөнаһларым бетәр. «Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар әле», - дип җырларбыз. Әйеме, кызым, җимешем минем? Кояшым бит син минем», - дип кызчыгы белән сөйләшә, ярата.

Бәрия Зөһрәләргә еш керә. Авыл хәлләренә бәя бирәләр, серләрен дә сөйлиләр. Салих эштән кайтыр алдыннанрак керә ул. Берсендә саубуллашып чыгып китәргә җыенганда гына, Булат көйсезләнеп елый башлады. Күршене ире озатырга булды. Зөһрә, баласын кулында тирбәтеп йоклатырга тырышып, өй буйлап йөргәндә, ишегалды ягындагы тәрәзәгә күз төшерде. Нинди әкәмәт күренеш бу!? Әллә күзләрем күрмәс булдымы? Хатын күзләрен угалады, ачты, йомды. Ләкин, музейдагы сыман, теге сәер картина хатын каршында тора гына бит! Бер ир белән бер хатын кочаклашып, авызны авызга куеп, бер-берсенә берегеп ябышканнар. Кымшанмыйлар да, тик башлары гына кыегайгалап, селкенеп куйгалый. Йа Раббым, үбешәләр түгелме соң болар? Ирнең киемнәре Салихныкы кебек икән. Киемнәре... Чү! Салих үзе бит! Тегесе - Бәрия! Нишләргә соң? Хатын тиз генә баласын яткызды да, мич алдыннан утын алып, бөтен көченә тәрәзәгә ыргытты: тисен, тисен, берсенең башына тисен, дип теләде. Кызганыч: пыяла чылтырап ватылган тавыш тегеләрне айнытып җибәрде булса кирәк, читкә тайпылып өлгерделәр. Һәм... һәм су сипкәндәй, юкка да чыктылар. Әллә җен-пәриләр алып киттеме гөнаһ шомлыкларын?!

Бала күтәреп Рушан килеп кергәч, Зөһрә елый-елый шешенеп беткән күзләрен яшерергә тырышты: көтмәгәндә башына ишелеп төшкән хурлыктан елаганны сиздермәскә иде... Дилбәр алганны-салганны белми, акырып­мы-акыра. Зөһрә тиз генә битләрен юып керде дә сабыйны кулына алды:
- Бу матур кызның ашыйсы килгән, ахры, әйеме? Әнисе кайда соң? - диде, бала белән сөйләшкәндәй булып.
- Сездә түгелмени ул?

Зөһрә дә, Рушан да бер-берсенә карап куйдылар. Кайда булырга мөмкиннәр? - дип уйлады хатын. Ач булганга өзгәләнеп елаган баланы имезеп, атасы кулына тоттыр­ды. Сабый изрәп йокыга китте.
- Әз генә бездә утырып тор әле, Рушан. Мунча яккан идем, карап керим әле. Булатның үзен генә калдырырга куркам. Йә елап уяныр...
Ике кеше, кара-каршы утырып, бер-берсенең кулларын сыйпый-сыйпый, нәрсә турындадыр кызып-кызып сөйләшәләр иде. Зөһрәнең мунча ишеген ачуын-ябуын да, керүен дә сизмәделәр. Хатын иренең сүзләрен ап-ачык ишетте:
- Мин сине яратам, җаным. Бу урамда күршеләр булып яши башлаганнан бирле кача-поса очрашулар мине канәгатьләндерми.
- Мине дә, - дигән җавап ишетелде.

«Аһ!» дигәнгә әйләнеп карасалар, идәндә Зөһрә ята: аңын югалткан. Салих хатынын кү­тәреп алды да өенә йөгерде. Дарулар иснәтеп, эчертеп, көчкә аңына китерделәр.
Янында әле тегесен, әле монысын биреп, ире һәм Рушан белән Бәрия тыпырдап торалар. Хатын күзләрен ачканда, аларны күреп, гаҗәпләнде. Рушанны бала янында калдыруын исенә төшерде.
- Булатны карап торуың өчен рәхмәт, Рушан, - диде дә стенага таба борылып ятты.

Шул төндә Салих белән Бә­рия, өйдәге барлык акчаны, алтын-көмеш кебек кыйммәтле әйберләрне җыеп, Себер якларына юл тоттылар.
Бу хәлләр Зөһрәне чыгырдан чыгарды, изде, сытты. Хатын ябыгып, кечерәеп калды. Тормыш дигәнең чәнечкеле гөл - кактус сыман икән. Инәсен, алып та булмаслык итеп, йөрәкнең үзәгенә үк кадады. Хатын көн белән төнне дә аермады. Бирешергә ярамый икәнен дә белә, ләкин үзен кулга ала алмый.

Кызын күтәреп, күрше ир керә. Аңа да кыен. Бала тәрбияләү күбрәк хатын-кыз җилкәсендә. Ә Рушан әз генә дә зарланмый-сыкранмый, сабыена күңелендәге назын, җылысын бирергә тырыша. Эчендә ялкыннар дөрләсә дә, төтене тышка чыкмый. Зөһрәгә карый да башын селкеп куя:
- Болай ярамый, күрше. Бик бетерештең бит. Сырт сынса да, сер бирмәскә кирәк. Сабыйларыбызны аякка бастырырга, үстерергә, кеше итәргә кирәк. Миңа да җиңел түгел. Сау-сәламәт ирне хатыны ташлап китсен әле! Хурлыктан урамга чыгарга да теләмим. Мондый хәлнең авыл тарихында булганы юк. Дилбәремне кияүгә биреп, оныгым туганчы, авызыма бер грамм аракы капмыйм, дип үземә сүз бирдем. Менә синең алда да әйтәм. Сүземдә тормасам, битемә төкерерсең.

Рушанның ихластан әйткән сүзләре тәэсир иттеме, Зөһрә тирә-ягына күз сала башлады: Салих хыянәте белән дөнья бетмәгән икән ләбаса! Җәйнең иң матур, иң гүзәл чагы җиткән түгелме соң? Җир өсте төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән яшел келәмме әллә? Җиләк-җимеш­ләр өлгергән. Вакытында җыеп алмасаң, коелалар. Зөһрәнең дә җиләк чагы булды. Кызарып, пешеп тулышкан мәлендә аны Салих күреп алды. Бер-берсен сөйделәр, сөелделәр. «Син - минем Алиһәм», «Синнән башка яши алмыйм», «Син - аяз күк йөзендә балкып янучы иң якты йолдызым», «Мәңге бергә булырбыз», «Син - кояшым, язмышым, бердәнберем, яшәргә көч бирүчем» - һи-и, Салих әйткән татлы-тәмле-төче сүзләрне санасаң... тәүлек кенә җитмәс... Ышанды кыз, ышанды. Матур, тыныч-имин, хыянәтсез, бер-береңә ышанып-ышыкланып, җылы хисләрне уртаклашып яшәүне күз алдына китерде. Җиләк чак пыскак яңгырлы көзгә әйләнде.

Еллар артыннан еллар уздылар да уздылар. Анасы ташлап качкан Дилбәрне Зөһрә тәпи йөри башлаганчы имезде. Булатка ияреп, күрше апага ул да «Әни» дип йөрде. Аш-суга, таба ризыклары пешерергә дә күрше әнисе өйрәтте. Чибәр, акыллы кыз булып үсте. Бармаксыз кулын чит-ят күзләрдән оста гына яшерергә өйрәнде. Егетләргә исе китмәде. Укып, авылга укытучы булып кайтты. Зөһрәгә:
- Картлык көнендә мин әтинең терәге, таянычы булырга тиешмен. Мине яратып, сөеп үстерде. Ярый әле күршедә генә син булдың, әни. Ана назына сусаган чакларымда башымнан сыйпап иркәләүче, эшкә өйрәтүче, начар юлга кереп китүдән саклаучы да син идең, әни, - сүзләрен еш кабатлый иде.

***

Булат армия хезмәтеннән кайткач, шәһәрдә калды. Ул архитектор булырга хыяллана: эшли дә, читтән торып укый да. Һәр ял көнендә - авылда, әнисе янында.
Бер кайтканында:
- Әни, бүген клубта мин Диана исемле кыз белән таныштым. Гашыйк булдым ахры, - дип серен чиште. Егет булып җитешсә дә, әнисеннән яшерен сүзләре-эшләре юк иде аның. Атасыз бала шундый буладыр инде, дип уйлап куя Зөһрә.

- Авылда андый исемле кыз юк бит, улым. Нинди кыз соң ул?
- Әти-әнисе белән кунакка кайтканнар. Бик чибәр. Әтисен Салих исемле, ди. «Минем әти дә Салих исемле,» - дидем.
Зөһрә агарып китте. Аларның кайтырга җыенуларын ишеткән иде, әмма эшләрнең мондый борылышын көтмәде. Улына нәрсә дияргә тиеш инде? Диана белән бер ата балалары икәннәрен ничек аңлатасы?
- Әни, төсең үзгәреп китте. Ул кызны начар дип уйладыңмы әллә? Күрсәң, аның акыллы, яхшы икәненә ышанасың.
- Ярар, улым, бүген соң инде. Сөйләшүне иртәгә дәвам итәрбез.
Икенче көнне вак-төяк эшләр артыннан йөреп, иркенләп сөйләшергә һаман җай чыкмый. Кич якынлаша. Зөһрә, Булат клубка чыгып киткәнче, иркенләп сөйләшеп алырга кирәк дип уйлап бетерүгә, кемнеңдер ишек шакыганы ишетелде. Авыл җирендә ишек-капкалар төнгә генә бикләнә. Бикле булмаса да, Булат йөгереп барып ишекне ачты: таныш түгел ир басып тора.
- Керергә мөмкинме? Миңа Зөһрә кирәк иде.
Зөһрәгә керүченең тавышы таныш кебек тоелды, ләкин кемнеке икәнен тәгаен генә аера алмады. Теге кеше каршына килеп баскач, авып китә язды. Ярый, Булаты янында гына иде, аңа тотынып калды. Бераз тын алгач, иргә күтәрелеп карады: чәчләре агарган, бөкрәйгән, үз яшенә караганда ун-унбиш яшькә олырак күренгән, бит-йөзен тирән җыерчыклар баскан капланган кеше, әйе, әйе, Салих иде. Салих әле хатынга, әле Булатка карады. Бер яше дә тулмый калган малай, имәндәй нык егеткә әйләнгән. Урамда күрсә, баласын танымый да үтеп киткән булыр иде. Егерме ике ел әз гомер түгел икән шул!

Булат, әнисенең хәлен аңлап, аны ипләп кенә җитәкләп, йомшак кәнәфигә утыртты, иңбашыннан сыйпап куйды. Аннары сәгатенә төртеп күрсәтте: каядыр барырга вакыт җитте дигәнне аңлатты ахры. Зөһрә күзе белән генә урындыкка күрсәтте. Егет утырды. Салих боларның үзара мөнәсәбәтенә, сүзсез аңлашуларына, бер-берсенә хөрмәт белән карауларына гаҗәпләнеп, сокланып утырды. Малай үскән! Салих аның янында шәлперәйгән, мескен карт кебек күренә.
- Әйдә, Салих, әйт сүзеңне, - диде Зөһрә, үзен тыныч тотарга тырышып. Булат сикереп торды:
- Әни, Салих дидеңме? Диананың әтисеме? Безгә ник килгән ул?
- Тыныч кына утыр әле, улым. Барысын да белерсең. Ник килүен мин дә белмим. Хәзер үзе әйтер. Йә, Салих, егерме ике елдан соң нинди җилләр сезне авылга кайтарды? Онытылып, төзәлеп бетә язган ярага тоз сибәсең килдеме?

Салих ничек сүз башларга белмәде. Басты. Утырды. Тагын торып басты. Маңгаенда, битендә бөртек-бөртек эре тир тамчылары ялтырады. Кесәсеннән кайчандыр төсе ак булып, хәзер ниндилеген танып та булмаслык кулъяулык алып, тирен сөртә башлады. Хатын, кием шкафын ачып, пөхтәләп төрелгән, ап-ак кулъяулык алды да ир каршына куйды:
- Ал, курыкма, үзеңнеке... Ташламаган идем... Ә кулыңдагысын, әнә, мичкә ыргыт.
Булат сикереп торды:
- Әни, кем бу абый!?
Зөһрә Салихка туры карап:
- Кем икәнеңне үзең әйтәсеңме? Мин әйтимме?

Ир башын түбән иде. Бик ялгышты шул, бик... Бәрия белән рәтле яшәп булмады. Алтынын күгәргән тимергә алыштырганын соң аңлады. Зөһрәнең соравы җавап көтә. Улы да түземсезләнеп аңа карап тора.
- Әйе, мин -Диананың әтисе. Синеке дә...

- Әни! Әни! - диде егет өзгәләнеп. - Син бит аны: «Үлде,» - дигән идең.
- Улым, сабыр бул әле. Синең йөрәгеңә җәрәхәт ясамаска тырышып, бу бәндә турында бер ни сөйләмәдем. Минем өчен үлде, юк ул. «Гомерем буе өрмәгән урынга да утыртмам, җил-яңгырлардан саклармын, кирәк булса, синең өчен үзем үләрмен,» - дигән сүзләре ялганга төрелгән булган икән. Этнең акылсызы коймакка нәфесен сузар, диләр. Дилбәрнең әнисе белән авылдан качып китте бу адәм актыгы... Сабыйларын ташлап качтылар. Җансыз, мәрхәмәтсез, иң җүнсез бәндәләр генә мондый адымны атлый алалар.
Хатынның сабырлык канатлары сынды: бик тә сер бирмәскә тырышса да, улының кулларын авырттырып, кысып тотып, сулкылдап елап җибәрде. Аның күз яшьләре гомеренең ирсез-терәксез яшәлгән сагышлы көннәр-төннәр михнәте, күңелендәге тирән ярасының кабат ачылуы, кан саркуы, әрнү-рәнҗүләре булып акты. Тормыш гөленең чәнечкесе үзен тагын искә төшерде: әчеттереп-әчеттереп, өтеп алгандай, болай да гел авыртып торган ноктага барып төртелде.

Ана белән бала бер-берсенең хәлен аңлап, юату сүзләре әйткәндә, ир дигән кеше юкка чыкты. Салих зур өметләр белән кайткан иде: гафу итәрләр, бергә-бергә яшәрбез. Зөһрәне элеккечә яратуын, оныта алмавын да бәйнә-бәйнә сөйләргә иде исәбе. Зур нәфрәткә юлыкты ул. Авылдашлары да аның яныннан, башларын читкә борып, җирәнеп, күрмәмешкә салышып үтәләр. Туган туфрагында яшәргә дип кайткан иде ләбаса! Инде нишләргә? Заманында эшлекле, уңган, һәр җирдә сүзе үтә торган Салихның бер чеметем генә дә абруе калмаган түгелме соң?! Абруй турында уйга да китереп булмый. Ничек яшәргә? Әти-әнисенең ишелергә торган өендә яшәп ятучы апасы янында көн үткәрүләре кыен. Кая барырга соң? Бәрия эчүгә сабышты. Әнә, шәрә ботларын ялтыратып, оятсыз кыяфәттә диванда ауный. Туып үскән авылга кайткач, оялыр, эчүдән тыелыр дигән өметләр пыяла сыман уалды, чәлпәрәмә килде.

Икенче көнне кеше-фәлән күргәнче дип, махмырдан башы бер ни эшләмәгән Бәриясен, кызын ияртеп, таң тишегеннән үк авылдан чыгып китте Салих. Шул китүдән алар эзсез югалдылар.
Булат әтисе турында сөйләмәгән өчен әнисенә үпкәләмәде. Тормышның әчесен-төчесен татыган Зөһрә бердәнберен әти-әниле балалардан да әйбәт, тәртипле, ярдәмчел итеп үстерә алды.
Вакыт һич кенә дә туктап торуны белми. Еллар уздылар да уздылар. Булатны районның баш архитекторы итеп куйдылар. Авыл белән район арасы әллә ни ерак түгел: машина бар, көн саен кайтып-килеп йөри. Егетнең яше дә һаман арта бара. Әнисе берничә мәртәбә гаилә корырга вакыт җиткәнен искәртте, искәртә. Көннәрнең берендә җайлы гына сөйләшеп-киңәшеп утырганда, көтмәгәндә- уйламаганда, улы әнисенә сәер сорау бирде:
- Әни, күптәннән бер сорау бирәсем килә. Үпкәләмә, яме? Рушан абый белән ник өйләнешмәдегез соң сез? Икегез дә ялгыз, ирекле. Сезгә, тегеләргә ачу итеп, бергә гаилә корып, дошманнарны көнләштерерлек итеп яшәргә иде. Гөрләтеп, күпләргә үрнәк булып яши ала идегез сез. Рушан абый ипле, акыллы кеше бит. Авылдашлар да сезне бергә булырсыз дип уйлаганнар.
- И улым, улым, бу сорауны бирүчеләр күп булды инде. Рушан абыең белән гаилә кору ирләрне, хатыннарны алыштырып уйнау була түгелме соң? Гомерлек тормыш юлдашыңны сайлау бик җиңел дип беләсеңме? Йөрәккә әмер биреп булмый шул. Рушан - бик яхшы кеше. Аның турында бер генә начар сүз дә әйтеп булмый.

- Әни, ә Дилбәр нинди кыз?
- Бәрәкәт! Бу нинди сорау тагын? Дилбәр белән бергә үстегез, бер класста укыдыгыз. Минем өчен ул үз кызым кебек. Аллага шөкер, акыллы, инсафлы бала булып үсте. Әнисе ташлап качканда, аңа нибары дүрт ай иде. Сабые тыелгысыз елагач, әтисе һаман миңа алып керде. Ач булганга елый. Ана сөте кирәк иде аңа. Икегезне дә күкрәк сөтем белән туендырып үстердем. Син аның абыйсы кебек. Сеңелне кыерсытырга, үпкәләтергә ярамый. Аны якларга, сакларга кирәк.
- Әгәр мин Дилбәргә... Дилбәргә...
- Өйләнсәм, димәкче буласың ахры... Мин риза, биш куллап риза! Үз кызыбыз бит! Әллә кая - читкә җибәрмик аны. Милләтебезнең гореф-гадәтләренә туры китереп, кызны сорап алырбыз. Рушан да каршы килмәс. Кызы күршедә генә була бит. Ялгызлыкны сизмәс.
Булат белән Дилбәр туен бөтен авыл бәйрәм итте. Берсе әтисез, икенчесе әнисез үскән ике ятимнең гаилә коруына барысы да шатландылар. Рушан киявенең ихластан «Әти» дигәнен ишеткәч, күзләреннән тәкатьсез аккан яшьләрен тыймады. Егетнең бу сүзне беренче мәртәбә әйтүе иде бит! Авыр минутларда еламаган ирнең мондый халәтен күргән авылдашлары шатлык-куаныч та адәм баласын йомшартып, кысалардан чыгарып җибәрүен аңладылар. Балаларга бәхет, тыныч-имин тормыш, пар канатлы булып яшәүләрен теләделәр.

Булат ерактан ук күзгә ташланып, балкып торган йорт салды. Ни дисәң дә, оста белгеч - архитектор бит! Әнисенә һәм Рушан әтисенә аерым бүлмәләр булды. Тормышлары, күргән хәсрәт-сагышлары бер төрлерәк, абынып егылырлык түмгәкләре булган сукмактан тәгәрәсә дә, гомерләре буе бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшәсәләр дә, күңелләре кушыла алмады. Мәхәббәтләренә турылыклы булып калдылар.
Яшьләр, өйдәге өлкәннәр белән киңәшеп, Рушан нигезендә дә йорт җиткезергә булдылар. Ике малай һәм бер кыз уңдырышлы, дымлы туфракка төшкән орлык кебек тәгәрәшеп үсеп киләләр. Егетләрнең берсен шул йортка башка чыгарырлар, Аллаһы боерса. Ә кызны акыллы, уңган сөйгәненә кияүгә бирерләр.
Тормыш - чәнечкеле гөл. Әйе, шулай. Ләкин гөлнең янып торган кызыл чәчәк атып, Зөһрә белән Рушанны бәхеткә коендырган вакытын күрү дә насыйп булды. Чәчләренә бәс кунганда, гомер кышларын яңа гына яуган ап-ак кар кебек керсез, саф һәм тыныч күңел белән каршылыйлар алар.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading