16+

ТӘРӘЗӘ

Нәсимә соңгы вакытларда тәрәзәдән карап утырыр­га ярата. Йортны салганда, ире тәрә­зәләрнең күбрәк булуын теләде. Кайсы якка, кайсы урамга карасаң да, бөтен тирә-юнь күренеп торсын, янәсе... Шул чакта мәзәк тә сөйләгән иде. Имеш, бер егет, балтасын биленә кыстырып, дөнья күрергә дип чыгып киткән, ди.

ТӘРӘЗӘ

Нәсимә соңгы вакытларда тәрәзәдән карап утырыр­га ярата. Йортны салганда, ире тәрә­зәләрнең күбрәк булуын теләде. Кайсы якка, кайсы урамга карасаң да, бөтен тирә-юнь күренеп торсын, янәсе... Шул чакта мәзәк тә сөйләгән иде. Имеш, бер егет, балтасын биленә кыстырып, дөнья күрергә дип чыгып киткән, ди.

Бара торгач күрде, ди, бу: тәрәзәсез өйгә тубал белән тыштан яктылык ташыйлар. Тубалны кояшка чыгарып куялар да, тиз генә өстен каплап, йөгерә-йөгерә өйгә алып керәләр, ди. Ә яктылык керми дә керми генә бит! Аптырыйлар: ник яктылык керми?! Егет боларга карап-карап торган да, билендәге балтасын алып, тәрәзә ясап биргән, ди. Өйгә, кояш нурлары белән бергә, көннең күңелләрне сафландыра-җылыта-рәхәтләндерә торган яктылыгы кереп тулган, ди.
- Менә шулай, карчык, тәрәзәләр күп булгач, яктылык, кояш нурлары күбрәк кереп, безнең күңелләрне дә яктыртып, күтәреп җибәрер, - дип, Нәсимәгә сөю тулы күзләре белән карап, бер күзен кысып та куйган иде.
...Нәсимә, бер кат өй эшләрен бетергәч, кулына бәйләвен ала да урам ягы тәрәзәсе янына килеп утыра. Каршындагы алты йорт уч төбендәге кебек күренә. Моннан илле еллар элек аларның һәрберсендә тормыш гөрләп-кайнап тора иде. «Иде шул...» - дип әйтеп куйды ул. Ә хәзер?.. Хәзер авыл картая, ахры... Әнә алты йортның икесендә ялгыз әби яшәп ята, ә берсенең капкасында - ат башы кадәр йозак. Карчыкны уйлар өермәсе бөтереп алды да яшьлегенә - ярты гасыр элек булган хәлләр ташкынына илтеп салды.
... Авыл. Урамнары киң, уртасыннан таш юл уза. Ә ике якта кара тасма сыман тар сукмак сузылган: җәяүлеләр генә йөри аннан. Кара-каршы йортлар тезелешеп тора. Бакчаларында алмагач, чия, ирга, карлыган һәм башка агач, куаклар үсә. Капка төпләре, таш юлга кадәр булган ара - яшел чирәм. Алты йортны үткән саен тыкрык икән.

Авылга килеп кергәч тә, шәһәр кызы Нәсимәнең күзенә әнә шулар күренде. Ул юллама буенча шушы авыл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнгән иде. Аны Бибиәсма исемле ялгыз әбигә фатирга керттеләр. Әби («әби» дияргә тел әйләнми, чөнки ул бик хәрәкәтчән, эшчән, ару-талуны белмәс кеше) артык сүзчән түгел, әлегә үз көнен үзе күрә ала торган. Ялгызлыктан бик туйган икән, шуңа күрә дә мәктәп директорына тыныч холыклы бер кызны фатирга кертергә теләвен әйтеп куйган булган. Бибиәсма әби-апа белән Нәсимә әниле-кызлы кебек яши башладылар. Ана назын күреп үсмәгән кызга Бибиәсманың хөрмәте-иркәләве җитәрлек булды. Әтисе ялгызы үстерде кызны, чөнки әни тиешле кеше Ташкент якларыннан килгән җимеш сатучы үзбәккә ияреп киткән дә суга төшкән балтадай юк булган...

Нәсимә Мәктәп урамының җиденче йортында яши. Әйе, алар ягындагы йортларга так саннар сугылган. Ә каршы яктагыларга - җөп саннар. Тәрәзәләре Бибиәсма әби өенә карап торганы - алтынчы. Анда ишле гаилә яши икән: бабай, әби, әти, әни һәм дүрт малай, бер кыз! Малайларның иң зур дигәненә - унсигез яшь. Нәсимәнең яшьтәше. Төпчек малай быел укырга керә - Нәсимә укытачак сыйныфка туры килә икән.
Кыз исемлектәге егерме өч баланың өйләрендә булып, һәрберсен күреп сөйләште, мәктәпкә әзерлекләрен тикшерде. Каршыдагы өйгә керергә дә чират җитте. Капканы ачуга, ишегалдының такта идәнле икәнен күрде; веранда ягындагы идәндә ике катлы киштәгә бик күп аяк киемнәре тезелгән: өске өлешендә яңараклары, ә аста көн саен киелә торганнары булса кирәк. Пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана. Ишег­алдында да бер генә чүп тә күренми. «Мал-туар да асрый бит болар! Чүп-саламнар булырга тиештер ләбаса!» - дип уйлый-уйлый, ул өй эченә үтте. Малай-шалайлы ишле гаилә димәссең! Керә-керешкә үк, һәр нәрсәнең үз урынында икәнен күрәсең. Алгы яктан җыйнак гәүдәле, сөйкемле, ачык йөзле ханым чыкты. Таныштылар. Мостафидә исемле апа икән. Нәсимә үзенең керү сәбәбен әйткәч, ханым аны бер бүлмәгә алып керде:
- Безнең малайлар бүлмәсе бу. Менә төпчегебез Салихның өстәле. Сумкасы тутырылган, карандашлары очланган - кирәк әйберләре барысы да бар дип уйлыйм. Мәктәпкә барыр­га атлыгып тора. Сезнең Бибиәсма апайда яшәячәгегезне белгәч, и-и сөенде балакай: «Укытучы апа белән мәктәпкә бергә барабыз, бергә кайтабыз», - ди-ди сикерде.

Шушы йортка килен булып төшәчәге, Мостафидә апаның каенана булачагы уена түгел, төшенә дә кермәде Нәсимәнең. Салихның дәү абыйсы (абыйларның үз исемнәренә тагын өстәмәләре бар иде: дәү абый, нәни абый, кече абый) Афзал белән Нәсимә клубка бергә бардылар, бергә кайттылар. Күршеләр бит! Көндәлек эшләр турында, илдәге хәлләр турында сөйләшәләр иде. Кыз егетне дусты, фикердәше итеп тоя, киңәшчесе итеп саный һәм аңардан уй-хыялларын яшерми иде. Мәхәббәт, сөю-ярату турында сүз булганы да юк, кочаклашу-үбешүне әйтеп тә тормыйсың...
Бер ел аралашып йөргәч, егет армиягә китеп барды. Ара-тирә хатлары килгәләде. Кызны гаҗәпләндерерлек хәл: Афзал китүгә үк, аны «нәни абый» - Әзһәр озата башлады. Ник? Яратамы әллә? Яшь бит әле ул! Нәсимәдән өч яшькә кечерәк! Андый малай-шалай белән йөрү нигә кирәк? Капка төбенә кайтып җиткәч, клубта күргәннәре турында әз-мәз сөйләшәләр дә бетте-китте, вәссәлам!
Нәсимә: «Укырга керергә әзерләнәм», - дип, клубка йөрмәс булды. Зур тамашалар булганда гына баргалый. Әзһәргә күренмәскә тырыша. Тамаша бетеп, тиз генә өйгә кайтыйм дисә, янына тып итеп нәни абый килеп баса.
Җәй җиткәч, кыз читтән торып укырга керде. Бөтен җәе Казанда үтте. Авылга алып кайтырга кирәк-яраклар алырга дип «Универмаг» дигән зур кибеткә кереп барганда, янына Әзһәр килеп басмасынмы! Кыз каушады, теле аңкавына ябыштымы әллә - авызыннан сүзе чыкмас булды: минем кибеткә баруымны кайдан белгән? Артымнан күзәтеп йөргәнме әллә? Егет:
- Мин машина белән. Укуың бетте бугай. Әйдә җыен, алып кайтам, - диде.
Юлда абыйсының армиядән ялга кайту хәбәрен җиткерде. Тик Афзалның, машина яллап, кызны алып кайтырга кушуын гына әйтмәде.

Афзал кызны бик сагынган икән. Клубтан кайтып, капка төбен «саклаганда», аны кочагыннан чыгармады, ләкин «сагындым», «яратам» дигән сүзләрне Нәсимә ишетмәде. Алай да бер сер чишелде: Афзал армиягә киткәндә, энесенә - нәни абыйга - кызны сакларга, башка егетләрдән озаттырмаска кушкан булган икән. Әзһәр булачак җиңгәсенең өенә кереп киткәненә тәмам ышангач кына, үзенең сөйгән кызы янына йөгергән. Нәсимә:
- Армиягә киткәндә: «Көт мине», - дисәң, ни була иде? Яшь киленнәр кебек тел яшермәсәң дә ярый иде бит! «Сөйләшмәсәң - сүз чыкмас, чап­масаң - йомычка очмас», - ди минем Бибиәсма апаем, - диде дә тыйнак кына көлеп куйды.
Егет, кызарып, башын аска иде.
Афзалның ун көнлек ялы күз ачып йомгандай үтте дә китте. Егетнең үзен яратканын Нәсимә тәнендәге барлык күзәнәкләре белән тойды. Аерылышу минутлары килеп җиткәч: «Көтәрсеңме?» - дигән сүз чыкты Афзал авызыннан. Кыз, «Әйе» дигәнне аңлатып, башын селкеде.
Әйе, Нәсимә зарыгып-сагынып көтте аны. Көтмичә мөмкин түгел иде: өзелеп ярата ул Афзалны; егет аның күңелен яулаган, йөрәге түренә мәңге чыкмаслык булып кереп урнашкан бердәнбер кеше икән бит!
Армия хезмәтен тәмамлап кайтуга, Афзал өйләнешү турында сүз кузгатты.
- Иртәрәк әле, - диде кыз. - Институтны тәмамларга кирәк. Берничә ел көтәргә туры килер...

- Ярар, - дип ризалашты егет. - Мин дә укырга керәм...
«... Их, - дип авыр сулады Нәсимә, тәрәзәдән урамны күзәтеп, -укыйбыз дигән булып, никләр генә вакытны юкка сарыф иттек икән?! Бергә яшәп тә укырга була иде бит!»
...Өйләнештеләр. Каршыдагы алты саны сугылган йортка килен булып килеп керде Нәсимәбез. Афзалның өч энесе, бер сеңлесе укытучы апага ничек дип эндәшергә белми аптырашта калдылар: җиңги дияргәме, апамы? Моңа кадәр «апа» диләр иде бит... Әтиләре Әдһәм абый, балаларына көлемсерәп карап-карап торды да, «ярдәм кулы»н сузды:

- Сез укытучы апагызга «апа» дип әйтергә ияләшкәнсез инде. Хәзер алай гына әйтү җитеп бетмәс, балакайларым. «Алма апа» дисәгез, әйбәт булмасмы?
Шулай итеп, Нәсимә әлеге ишле гаиләнең Алма апасына әйләнде. Ишле димәктән, ул килен алтынчы «бала» булып кергәндә, әби белән бабай гүр ияләре иде инде.
Һәр гаиләнең үз гадәтләре-тәртипләре була. Укытучы булып эшләү елларында Нәсимә боларны күрде, инанды. Әдһәм-Мостафидә гаиләсендәге тәртипкә ул гаҗәпләнде, шаккатты, сокланды. Һәр эш сәхнә әсәре - спектакль кебек иде: берсе ниндидер эшкә тотынса, барысы бергә, бердәм булып, авырыксынмый, шаяра-көлә, кемнеңдер әйтеп торуын да көтмичә, ялт иттереп башкарып та куялар.
«...И-и-и гомеркәйләр, гомеркәйләр... Ник бу кадәр тиз агасыз икән соң сез, ә?!» Карчык, тәрәзәгә карый-карый, көрсенеп куйды: сөенечле, көенечле хәлләр искә төшеп кенә тора бит, әй! Каршыдагы йортта килен булып яшәгәндә, Бибиәсма әби авырый башлады. Афзал белән Нәсимә көн саен кереп, карчыкны тәрбияләделәр. Бер кичтә ул яшьләрне янына утыртты да, авырлык белән генә, соңгы сүзләрен - васыятен әйтте:
- Балалар, бүлдермичә генә мине тыңлагыз әле. Бу араларда Габделрәүф бабагыз төшемә еш керә: үз янына чакыра: «Сагынам», - ди. Ә бүген төшемдә җитәкләп алып китеп тә барды. Каен төбенә китәргә вакыт җиткәндер: сиксән җиде яшемне тутырып киләм бит инде, Аллаһыма риза. Сүзем шул: йорт-җиремне сезгә калдырам. Бала-чагабыз булмады. Сездән башка якыннарым юк, шуңа күрә каршы килмәгез. Тик бер үтенечем бар: мин китеп баргач, бу нигезгә бер ел яңа йорт салмый торыгыз.
Шушы сөйләшүдән соң биш көн үтүгә, Бибиәсма карчык мәңгелек йортына - Габделрәүфе янына китеп барды. Афзал белән Нәсимә ул әйткәнчә эшләделәр: яңа йортны бер ел түгел, ике ел үткәч кенә җиткерделәр. Бибиәсма-Габделрәүф нигезендә өч малай - Әхмәт, Әхәт, Әүхәт туып-үсте. Югары белем алгач, өчесе дә шәһәрдә урнашып калдылар. Дөнья ипләнеп, түгәрәкләнеп кенә китте дигәндә, Афзал бик тә үкенечле үлемгә дучар булды: Чулманны аркылы-буйлы йөзгән баһадир ир, яр буендагы комга чыгып яткач, кинәт кенә хәлсезләнә. Тиз генә «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыралар. Тик хастаханәгә барып җитү насыйп булмый: йөрәге тибүдән туктый.

Кайгы-хәсрәт дигәнең капкаңны бер ачса, рөхсәт-фәлән сорап тормый, тагын, тагын килә икән ул. Олы улының үлеме белән Мостафидә һич килешә алмый: менә улы - бәгыре кояштай балкып, кайтып керер дә: «Әни, әнием», - дип дәшәр кебек. Бик тәмле телле иде шул Афзал. Аның болай кинәт саубуллашмый да китеп баруы Мостафидәнең үзәген өзде, йөрәген меңгә телгәләде. Бала хәсрәте аны аяктан екты, ашау­дан калдырды, ул дөньяда яшәү гамен, ямен югалтты. Көннәр үткән саен сүнә, сүрелә барды һәм озакламый гүр иясе булды. Ярты еллап вакыт узуга, ире Әдһәм дә аның артыннан китеп барды. Ишле гаиләнең иң өлкәне булып Нәсимә - Алма апа калды. Шыңгырдап торган нарат бүрәнәле зуп-зур йортта япа-ялгызы калган сагышлы-зарлы ханымга Афзалның энеләре, сеңлесе, аларның балалары, үз малайлары язмышы өчен дә кайгырту бурычы өстәлде.



Ахыры бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading