16+

Зөләйха күзләрен ача (РОМАННЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕННӘН ӨЗЕК)

Гүзәл Яхинаның укучылар арасында зур кызыксыну уяткан, «Зур китап» Россия милли премиясенә лаек булган «Зулейха открывает глаза» («Зөләйха күзләрен ача») әсәрен татар телендә Татарстан китап нәшрияты 2016 елда бастырып чыгарырга җыена. язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флёра Тарханова романны татарчага тәрҗемә итә. Без исә табадан гына төшкән тәрҗемәне, өзекләп,...

Зөләйха күзләрен ача (РОМАННЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕННӘН ӨЗЕК)

Гүзәл Яхинаның укучылар арасында зур кызыксыну уяткан, «Зур китап» Россия милли премиясенә лаек булган «Зулейха открывает глаза» («Зөләйха күзләрен ача») әсәрен татар телендә Татарстан китап нәшрияты 2016 елда бастырып чыгарырга җыена. язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флёра Тарханова романны татарчага тәрҗемә итә. Без исә табадан гына төшкән тәрҗемәне, өзекләп,...

Гүзәл Яхинаның укучылар арасында зур кызыксыну уяткан, «Зур китап» Россия милли премиясенә лаек булган «Зулейха открывает глаза» («Зөләйха күзләрен ача») әсәрен татар телендә Татарстан китап нәшрияты 2016 елда бастырып чыгарырга җыена. язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флёра Тарханова романны татарчага тәрҗемә итә. Без исә табадан гына төшкән тәрҗемәне, өзекләп, «Шәһри Казан» газетасында биреп барырга булдык. Дәвамы 2016 елның гыйнвар саннарында басылачак.


Беренче бүлек

Җебегән тавык
Зөләйха күзләрен ачып җибәрде. Баздагы кебек караңгы. Юка пәрдә артында казлар йокымсырап сулап утыра. Бер айлык тай, әнисенең имчәкләрен эзләп, иреннәрен шапылдата. Баш очындагы тәрәзәдән гыйнвар буранының дулап ыңгырашуы ишетелә. Ярый әле тәрәзә ярыкларыннан өреп тормый. Мортазага рәхмәт: салкыннар башланганчы ук тәрәзәләрне ябыштырып, ярыкларын томалап куйды. Мортаза әйбәт хуҗа. Әйбәт ир дә әле. Ул, гөрелдәтеп һәм шактый көчле яңгыратып, ирләр ягында хырлап ята. Йокла, катырак йокла, таң алдыннан йокы - иң тирән йокы.

Вакыт. Бөек Ходам, уйлаган уемны гамәлгә ашырырга ярдәм итсәңче - беркем дә йокысыннан уянмасын.
Зөләйха әкрен генә, тавышсыз гына әүвәл - бер аягын, аннан икенчесен идәнгә төшерде, каушаудан егылып китмәс өчен, мичкә тотынып торып бас­ты. Төн чыкканчы, мич суынып та өлгергән, үтә салкын идән аяк табаннарын өтеп ала. Аякка ни дә булса кияргә ярамый - киез ката белән тавышсыз гына йөреп китеп булмый, кайсы да булса идән тактасының шыгырдап китүе бар. Зыян юк, Зөләйха аңа гына түзәр. Кулы белән мичнең кытыршы кырыена тотына-тотына, үз бүлмәсеннән чыга башлады. Монда бик тар һәм кысан, шулай булса да, ул һәр почмакны, һәр чыгынтыны бик яхшы белә - ярты гомерен көннәр буе, сәгать теле кебек, тегендә-монда «тирбәлеп» үтте: казан яныннан кайнар аш белән тулы савытларын күтәреп - ирләр ягына, аннары кирегә - бушап калган һәм суынган савытлары белән ирләр ягыннан казан янына йөгерде.

Инде ничә ел кияүдә? Утыз яшенең унбиш елы бугай. Бу, мөгаен, гомеренең яртысыннан да артыктыр. Мортазадан сорарга кирәк әле кәефе күтәренке булганда. Санап бирер.

Идән җәймәсенә сөртенеп егылмаса ярый инде. Стена буендагы тимер белән тышланган сандыкка ялан аягы белән килеп бәрелмәсен тагы. Мич борылмасындагы шыгырдавык тактаны атлап үтәргә туры килер. Хатын-кызлар ягын ирләрнекеннән аерып тора торган ситсы чаршау артына да тавышсыз-тынсыз гына үтәргә кирәк булыр... Менә ишек тә якында гына.

Мортаза гырлавы да янәшәдә генә. Йокла, йокла, зинһар, йокла, Ходай өчен! Хатын иреннән яшеренеп йөрергә тиеш түгел дә бит, нишлисең - туры килә инде.
Хәзер иң мөһиме: терлекләрне йокысыннан уятмау. Гадәттә алар кышкы абзарда йоклый, әмма кышкы нык салкыннарда Мортаза яшь терлекләрне, кошларны өйгә, аерым бүлмәгә кертергә куша. Казлар селкенми әле, тай исә тоягы белән бәреп алды да башын чайкап куйды - шайтан алгыры, уянды бит. Әйбәт ат булачак, сизгер ат. Зөләйха чаршау читеннән кулын сузып, тайның йомшак, шома танавына кагылып алды: тынычлан, янәсе, үз кеше. Тегесе рәхмәтле булып, аның учына борын тишекләреннән һава өрдереп тора - таныды, инде борчылмас. Зөләйха юешләнгән бармакларын эчке күлмәгенә сөртте дә сакланып кына җилкәсе белән ишекне этте. Кышка киез белән тышланган ишек тыгыз, авыр ачыла. Ярыктан зәһәр суык болыты очып керде. Биек бусаганы атлап чыкты - әле ярый нәкъ менә хәзер бусагага басмый калды, явыз рухларны борчыган булыр иде, тфү-тфү! Ниһаять, өйалды. Ишекне кысып куйды да аркасы белән аңа терәлеп басты.

Аллага шөкер, юлның бер өлешен тыныч кына үтте.
Өйалдында урамдагы кебек салкын - тәнне чеметтерә, эчке күлмәк җылытмый. Боздай салкын һава агымы, идән ярык­ларыннан кереп, яланаякларны кыздыра. Монысы әле куркыныч түгел.

Куркынычы - каршы яктагы ишек артында.
Убырлы карчык. Зөләйха аны эчтән генә шулай дип атый. Бөек Ходайга рәхмәт: каенана алар белән бер өйдә яшәми. Мортазаның өе бик иркен, уртак өйалды белән тоташтырылган ике өйдән тора. Кырык биш яшьлек Мортаза өенә унбиш яшьлек Зөләйханы алып кайткан көндә Убырлы карчык йөзенә чыккан газаплы көенече белән, үзенең исәпсез-хисапсыз сандыкларын, бәйләмнәрен һәм савыт-сабаларын кунак өенә ташыды һәм аны, тулаем биләп, үзенеке генә итте. Улы ярдәм итәргә дип янына килгәч, «Кагылма!» - дип зәһәрләнеп һәм куркыныч авазлар чыгарып кычкырды. Шуннан соң улы белән ике ай сөйләшмәде. Шул ук елны бик тиз һәм бернинди өмет калдырмыйча сукырая, ә бераз вакыттан соң чукраклана башлады. Ике елдан тораташ кебек бөтенләй сукырга һәм чукракка әйләнде. Аның каравы, хәзер бытылдавыннан туктатып булмый - пытымырга әйләнде.

Аңа чынында ничә яшь икәнен беркем дә белми. Үзе, йөз яшь, ди. Мортаза исәпләргә утырган иде, озак маташты. Шулай да әнисенең сүзе дөрес булып чыкты - чыннан да, йөзгә якын икән. Булыр да. Ул бит - соң туган бала, ә хәзер инде үзенә дә байтак яшь - карт бабай диярлек.
Убырлы карчык бөтенесеннән дә иртәрәк тора һәм өйалдына үзенең кадерләп саклап тоткан зиннәтен - бер ягына нәфис-зәңгәр күкчәчәк төшерелгән һәм хикмәтле капкачлы, сөттәй ак фарфордан ясалган төнге чүлмәген чыгарып куя. Аны кайчандыр Мортаза Казаннан алып кайт­кан иде. Инде Зөләйхага, каенанасы эндәшүгә, сикереп торып чыгарга һәм әлеге кыйммәтле савытны бушатырга, саклык белән генә юып чистартырга кирәк була. Бу - аның иң беренче эше. Шуннан соң гына мичкә ягарга, камыр куярга һәм сыерны көтүгә куарга! Әгәр дә бу иртәнге эшен онытып йоклап ятса, хәсрәт киләсен көт тә тор! Унбиш ел эчендә Зөләйха бары тик ике мәртәбә генә йоклап калды - үзенә аннан нәрсә булганын искә алуны да тыйды.

Ишек артында әлегә тыныч. Әйдә инде, Зөләйха, җебегән тавык, ашык. Җебегән тавык дип аңа беренче мәртәбә Убырлы карчык әйтте. Бераз вакыттан Зөләйха, үзе дә сизмичә, үзен шулай атый башлады.
Ул, шыпырт кына, өйалды түренә, чормага менә торган бас­кыч янына үтте. Кулы белән шома итеп ышкылган култыксаларны капшап алды. Баскыч бас­малары бик текә, зәһәр суыктан бераз катып киткән такталар әкрен генә ыңгырашкалап ала. Өстән бераз гына туңган агач, каткан тузан, кипкән үләннәр һәм какланган каз исе аңкып китә. Зөләйха инде баскычтан күтәрелеп килә - буран тавышы колакны яра, көчле җил, түбәгә килеп бәрелеп, почмакларда үкерә.
Чорма буйлап ул дүрт­аякланып, мүкәләп үтәргә булды. Әгәр атлап барсаң, йоклап яткан Мортазаның нәкъ баш өстендәге такталар шыгырдый башлаячак. Мүкәләп бик тиз үтәчәк - авырлыгы чүп кенә. Мортаза аны бәрән күтәргән кебек бер кулы белән генә күтәреп йөртә. Ул эчке күлмәген, тузанга буялмасын дип, күкрәгенә кадәр бөтереп китерде дә, очын авызына алып, тешләре белән кысты. Капшалана-капшалана гына тартмалар, әрҗәләр, агач кораллар арасыннан үтеп, аркылы өрлекләрне җиңел генә атлап чыкты да маңгае белән стенага килеп төртелде. Ниһаять!

Күтәрелеп, чорманың кечкенә генә тәрәзәсенә күз салды. Таң алдындагы карасу-соры караңгылыкта туган Юлбашының кар сарган өйләре шәүлә кебек кенә күренә. Мортаза ничектер санап чыккан иде - йөздән артык хуҗалык бар икән бу авылда. Сүз дә юк: авыл шактый зур. Авыл юлы, салмак кына бормаланып, елга кебек агып, офык артына кереп югала. Кайбер өйләрнең тәрәзәләрендә инде ут яна. Зөләйха, тизрәк, тизрәк!

Ул, торып басуга, өскә үрелә. Учларга ниндидер авыр, шома, эре бөрчекләр ябышкан бер әйбер - какланган каз килеп кагыла. Ашказаны, шундук сискәнеп, каздан берәр кисәк таләп итеп үкерә башлый. Юк-юк, казны алырга ярамый. Каз түшкәсен ычкындырып, башка әйбер эзли. Менә! Чорма тәрәзәсеннән сул якта зур гына һәм шактый авыр, суыкта катып киткән төрелмәләр эленеп тора, алардан җимеш исе, җимеш рухы килә.

Әһә, бу бит алма кагы. Мичтә ныклап кайнатылган, киң такталарга тигез итеп, юка гына җәеп салынган, түбәдә тикшерә-тикшерә киптерелгән, эссе август кояшын һәм салкынча сентябрь җилләрен сеңдергән ризык бит бу. Аны, әз-әзләп кабып, аңкау буйлап әчкелтем кисәкне тәгәрәтә-тәгәрәтә озак итеп суырырга йә, авыз тутырып кабып, чәйнәргә, сирәк кенә килеп чыккан алма төшләрен учка төкереп, шушы тыгыз массаны чәйнәргә дә чәйнәргә... Авыз шундук селәгәй белән тула.
Зөләйха, баудан бер-ике җәймәне өзеп алып, тыгызлап бөтергәч, култык астына кыстырды. Калганнарын кулы белән сыпырып алды - күп әле, бик күп кала әле. Мортаза сизмәскә тиеш, сизелерлек түгел бит.
Ә хәзер - кире юлга.

Ул, тезләренә тезләнеп, баскычка таба шуышып китте. Как җәймәләре бөтереге тиз хәрәкәтләнергә комачаулый. Менә бит, чыннан да җебегән тавык, үзе белән нинди дә булса торба алырга башына да килмәгән. Бас­кычтан әкрен генә төште: аякларын сизми - шакырдап каттылар, оеган табаннарны яны белән куеп атларга туры килә инде. Соңгы басмага җиткәч, Убырлы карчык ягындагы ишек шаулап ачылып китеп, караңгы ишек уемында сизелер-сизелмәс якты шәүлә пәйда булды. Идәнгә кәкре башлы авыр таяк тукылдата башлады.

- Кем бар? - дип сорады Убырлы карчык түбән, ирләр тавышы белән.
Зөләйха катып калды. Йөрәк сикерә, корсак боз­лы төер булып җыерылып килде. Өлгермәде. Култык астындагы как, эри башлап, йомшарып китте.
Убырлы карчык бер адым алга атлады. Сукыр булып унбиш ел яшәгәнгә, өйне тулысынча өйрәнеп бетте - яттан белә дисәң дә була; өйдә иркенләп, бернидән шикләнмичә, ышанычлы адымнар белән йөри.
Зөләйха, инде йомшарып беткән какны терсәге белән үзенә тагын да ныграк кысып, ике басмага өскә очып менеп китте.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулысынча укыйсы килә, китабы юк

    Мөһим

    loading