Шәһри Казан

АЧЫ ҖИМЕШ АЛМАСЫ

Поезд кузгалып китте. Каршы як утыргычта әле яңа гына теле ачыла башлаган бала әти-әнисе итәгендә ике сүзнең берендә: «Әти, әти...», - дип бөтен вагонга шәрран ярып сөйләшеп кайта. Зөлфия янәшәсендә утырган олы яшьтәге абзый, аларга карап: «Бәхетле бала, эх, менә кайда ул бәхет!» - дип кабатлап, шул яктан карашын ала...

Реклама

Поезд кузгалып китте. Каршы як утыргычта әле яңа гына теле ачыла башлаган бала әти-әнисе итәгендә ике сүзнең берендә: «Әти, әти...», - дип бөтен вагонга шәрран ярып сөйләшеп кайта. Зөлфия янәшәсендә утырган олы яшьтәге абзый, аларга карап: «Бәхетле бала, эх, менә кайда ул бәхет!» - дип кабатлап, шул яктан карашын ала алмый елмаеп, сөенеп утыра бирә. Ә Зөлфиянең ул баланың такылдавын туктатасы килә. Бала тавышыннан тәмам арып, ачуы килеп, үзенең әйтеп салганын сизми дә калды:
- Әйтерсең вагонда үзләре генә...
- Шаярсыннар, тимә, сөйләшсеннәр, «әти», - ди бит. Абзый, Зөлфия ягына ук борылып, ачылып китеп сөйли башлады:
- Белсәгез иде, бу сүзне ничәмә-ничә тапкырлар әйтәсе килгәнем булды икән минем?! Үземне белә башлаганнан бирле, гел әни белән йөрдем. Әниемнең йомшак куллары битләремә кагылуга, сирәк кенә эләгүенә дә карамастан, рәхәт иде, назлы иде, татлы иде. Күп, авыр эшләрдән сөялләнеп беткән куллар! Ләкин гомерем буе әти кулының назлавын өмет итеп, кызыгып, әтилеләрдән көнләшеп яшәдем. Инде оныттым бугай, дим, юк, Аллага шөкер, әтилеләр янәшәбездә онытырга ирек бирмиләр. Гомер үтте, яшем алтмыштан узды. Анда-монда укып, тегене-моны урлап, атналар, айлар буе бер әнинең тапканына карап, ашап яткан көннәрем дә күп булды. Әле дә әнигә рәхмәт, кайтып сыеныр урыным булды, какмады, үзе миннән рәхәт тә күрмәде. Менә бүген, шуларны сиңа сөйләп, үлгән әниемнән гафулар сорыйсым, шул вакытта кичергән хәлләремне аңлатасым, ишеттерәсем килә. Ул вакытта сөйләгән булсам, ул мине аңлаган булыр иде. Ләкин кая ул, кеше күзенә күренергә оялып, таң атканчы эшкә чыгып киткән, инде килеп, кояш батып, мәшрикътан күренми башлагач кына өйдә пәйда булган әнигә сөйләп кара син...
Әнисе турындагы хатирәләренә чумган юлчы абзыйны Зөлфия:
- Сүзегез әтиегез турында иде бугай, - дип, уйларыннан бүлдерде.
- Әйе-әйе, әти турында иде шул, - диде уйчанланып абзый.
- Кайда соң ул, әллә ...
- Нәрсә булсын аңа, исән, акчасын кая куярга белмәүче бер зур начальник. Мин кирәк булдым хәзер. Карый, карасын, барыбер бала чагымдагы әтисез көннәремне, төннәремне тутыра алмас. Аның гомере ул мизгелләрне кайтарырга җитми. Кайларга китсен ди ул, яшьлек хаталарын төзәтергә теләп, яшәп маташуы инде хәзер, йөри, тик әниемне алдаган егәрлеге генә сынган, картайган. Йорт җире соклангыч: мунча-сауна, ашау-эчү, кием-салым... Көн дә берне ки, алай да бетми. Төшемдә күреп тә хыялланмаган хәлдә яшим мин аның өендә хәзер.
- Өйләнергә кирәк сезгә.
Бу сүзне ишеткәч, абзый, тавышын бераз күтәреп:
- Өйләнергә? Нигә? Шул да булдымы? Өйләнергә? - диеп, берсе артыннан икенче сорауларын яудырды. - Әнине ташлаган кебек ташлап китәргәме?
- Ничек инде, әтиегез әниегезне ташлаганмы?
- Ташласа ярар иде, анысы бер хәл, ул аны көчләгән, аннан ташлап киткән. Менә шул ачы җимеш алмасы мин... сезнең алда утырам. «Аңладыңмы инде, сеңлем, кем белән гәпләшеп утырганыңны?» дигән сораулы күзләрен Зөлфиягә юнәлтте.
Аңа нәрсә, эчендәген бушатасы килгән абзыйның зарын, моңын тыңлап бара.
- Син мин уйлаганча ук куркак түгелсең. Поезд белән сирәк кайтасың булса кирәк, күзең, телең дә эчтән генә тукталышлар исемнәрен кабатлый. Мин Буага кайтам, сиңа кая?
- Албабага, - дигәнен сизми дә калды ул.
- Ярар, сеңлем, курыкма. Ярты юлны сөйләшеп кайтырга кешесен таптым, - дип, үз-үзенә сөйләнеп алды, тагын нәрсәләрдер әйтте. Зөлфиянең абыйны күзәтүдән туган уйларын яшерми җиткерә барды. Шактый гына үз-үзе белән тарткалашканнан соң: - Мине тыңлап, минем белән сөйләшеп утыруың да язар өчен генә, - дип уфтанып алды.
Зөлфия, гаҗәпсенеп, аңа карап куйды. Әйе, андый таланты бар, машинаны калдырып, поезд белән, язарга азык эзләп кайтканы да дөрескә чыга. Кайдан белә? Ул уйлаган соравын биреп өлгерә алмады, абзый дәвам итте:
- Яз, яз яме, бәлки кемгә дә ярап куяр! Күзләрең моңлы синең, әти-әниле үстеңме?
Зөлфия, әйе, дип, башын гына селтәде.
- Шулайга охшап торасың, мине аңламассың син, сеңлем, - дип, борылып утырды.
Инде аңа абзыйны күзәтергә уңайлы вакыт туды. Ап-ак бөдрә чәч, шадра җәрәхәтле битендә килешле генә мыек, чиста итеп кырынган, кием-салымы, соңгы модалы булмаса да, чиста, пөхтә. Яше алтмыштан узып бара, дидеме? Ә ул үз яшеннән күпкә яшь, матур күренә иде.
Зөлфиянең карашын сизеп булса кирәк:
- Шулай, сеңлем, шулай, дөрес уйлыйсың, - диде абзый.
- Сез күрәзәчеме әллә, уйларымны да беләсез?
- Алай ук булмасам да, бераз кешеләрне күргән адәми зат буларак, тоемлау дәрәҗәм көчле минем. Мин бит балачактан ук әтиемне көтеп гомеремне уздырдым, үз-үземә сөйләшеп йөрүем дә шул еллардан калган гадәт. Ачуланма, сеңлем.
- Әллә минем дә әти кочагында болай иркәләнәсем килмәгәндер дип уйлыйсыңмы? Ә бит мондый примерлар күп иде безнең күршеләрдә. Сугыштан соңгы еллар, йортыбыз иске иде. Башта әнинең әнисе ак әби белән яшәдек, ул чакларны аз гына хәтерлим. Аннан, йортыбыз тузгач, авыл советы күрше урамда йорт бирде. Әни белән икебез өчен елына күрә шактый матур йорт иде ул. Әни шул йортта үлде. Яңа йорт салып чыга алмады ул мин «беспутный» улы белән. Әй, сүзем әти турында иде бит. Бер кеше дә аңламый мине. «Акыллы җүләр», - диючеләр бар. Әлегә кадәр бу сүзнең мәгънәсенә төшенгәнем юк. «Акыллы җүләр», кызык, әйеме? Әйе, акыллы. Кулым эш белә, ул компьютер дигәннәрен биш минутта карап бирәм, телевизор, утюг, тагын әллә нәрсәләрне төзәтәм. Җүләр дигәне нәрсәдер, шул эшсезлегем, фәлсәфә сатып сөйләшүем булса инде. «Әти» дип дәшәргә теләгән көннәрем күп булды. Үземне белгәннән бирле, әтиле балаларга кызыгып яшәдем. Күрше Гомәр абый үзенең өч малаен өч якларга очырып кыйнаган чакларында мин, кызыгып, капка астыннан күзәтә идем. Әти сугуы ничек була икән ул, дип гел уйладым. Бер тапкыр минем дә йомшак җиремә эләкте Гомәр абыйның куллары. Каты төште, хәтердә, бер-ике көн урындыкка утырган чакта үзен сиздертеп торса да, күңелем белән сөенә идем, әтиләр кулы эләккән бит егеткә! Еламадым, күңелемнән: менә ничек була икән ул әти куллары, дия идем. Ә каршы як күрше Ярһәм абыйның берсеннән-берсе кечкенә өч баласының, әтиләре аркасына утырып, ат булып йөргәннәре күз алдына килеп төшсә... Минем дә бит, әти иңбашына атланып: «Әйдә, әйдә, малкай», - дип, Равил, Галим, Саматлар кебек өйне яңгыратып кычкырасым килми идеме?! Анысы бер нәрсә, әле ул балчыкка баткан малайларын, урамнан алып кереп, мунчага юындырырга киткәндә күзләремнән яшьләр елга булып агып кала иде. Минем дә бит әтинең бер алдына, бер артына чыгып: «Әти, мин синең белән генә мунча керәм, мин бит зур, егет кеше әниләре белән керми ул», - дип әйтәсем килә иде. Ә мин нәрсә, мунчага башта әби, аннан әни белән, үземне бик белә башлагач кына ялгыз кергәли идем бугай. Менә, сеңлем, кайчан, кайвакытларда кирәк була икән әтиләр. Ә минем нәрсә...
- Балачакта аны, әти булырга тиешле кешене дим, бер дә күргәнегез булмадымыни соң? - дип сорап куйды Зөлфия.
- Булгалады. Бер истәлек күңелдә калган. Кайсы класска мәктәпкә барганда булгандыр, хәтерләмим: матур сумка, дәфтәрләр, кием, мәктәп формасы, тагын нәрсәләрдер алып килделәр. Әнием: «Менә, улым, әтиең күчтәнәче», - дип, күзләремә күтәрелеп карамыйча гына, аларны миңа кидертергә азаплануын хәтерлим. Тәмле перәннек белән дә сыйлады кебек. Алар киткәч, кием нигә миңа. Аны әниләр ала, миңа син үзең, ишетәсеңме, үзең кирәк, минем, әти кулын тотып, мәктәпкә барасым килә. Җаен туры китереп, күрше егетләр миннән көлмәс өчен кирәк ул миңа, дип, шактый еладым мин. Әнием чүт тынычландырды. Киеп бардым җибәргән киемнәрен, матурлар иде. Ләкин беркемгә дә әти алды дип әйтмәдем. Ул киемне әти алганга барыбер ышанмыйлар: «Әтиең булса, күрсәт, ник яшереп өегездә саклыйсың?!» - диярләр иде. Әни, әни - бары ул гына, йөзен дә күрмәгән «ӘТИ» кешенең бүләге белән мактанып, малайларны көлдерәсем килмәде.
Күрше Рәшит, Азатлар, әтиләреннән качып, тәмәке тартканда да мин аларга иярә алмый идем. Аларның әниләре күреп калса, бетте, әтиегезгә әйтеп, иманыгызны өшкерәм, малайлар, дигән сүзләре мине туктата иде. Әнигә әйтеп, аның болай да кызу эшенә кызулык өстисем килмәде. Тартмадым, хәзер дә тартмыйм. Исен дә яратмыйм, ә әтидән качырып тартырга кирәк булса, мин дә тартырга өйрәнгән булыр идем, исе дә ошар иде. Бәлки әтиләр иседер ул тәмәкедә. Мин бит аны белүдән азат, миңа бит әти исе ят-чит, белмим мин аны. Барлык урам, кая ул - бөтен авыл бер булып армиягә озатканда ничек көттем мин аны! Ә ул вакытта күрше Сәлим абый гына үз киңәшләрен бирде: «Егет бул, сынатма, улым!», - диде. Шул сүз миңа ул вакытта өч ел морфлоттан әйләнеп кайтырга көч-дәрман биреп торды.
- Әй, кысыр хәсрәт белән янасың син, абзый, дисеңме? Җавап кайтарырга ашыкма, бәлки шулайдыр да. Ләкин бала кешегә үскәндә әни белән әти бертөсле үк кирәк. Малаена үрнәк өлге булырлык, аның каты кул эзләрен сизеп, мунча ләүкәсенә салып, себерке белән чапканда, җитте, әти, булды, дип кычкыра-кычкыра мунча керергә кирәк ул әти кеше. Аның белән ярыша-ярыша шашка-шахмат уйнарга кирәк. Кирәк чагында пычкы сабының бер ягыннан тартырга, әтиләрчә киңәшләрен тыңлар өчен дә кирәк ул. Кайларда йөргән «ӘТИ» кеше дигәннәре бала чагымда? Аңа карата мәрхәмәтсез булуымны да беләм. Ләкин беренче көнемнән үк әтисез үсүем белән бүгенгәчә килешә алмыйм мин. Аңа карата начар икәнемне беләм, ләкин аннан чыгу чарасын күрә алмыйм. Ә син, өйлән, дисең. Минем бит кулларымның сугуы да әниләр кулы төсле. Сүгенү сүзем дә шул: «Эх, Иван баласы!». Башкача сүгенә белми иде әни. Аның мине алай дип орышуына да ачулы түгел. Матур киләчәк, бәхетле тормыш турында хыялланган кыз бала аның хисләре белән санашмаган кеше турында нәрсә әйтә алсын ди инде! Бик аңлыйм әнине, рәхмәтлемен мин аңа. Хәзерге көндә, ялгыз бала үстерүче аналарны күреп, күңелем әрни - тагын бер ятим, җаны үпкә-сагыш белән тулган малай-кызлар үсә. Шуларның бик күпләре үз эчендә «әти» булырга тиешле орлыкларын үзләре үк юкка чыгаралар.
Абзый, урыныннан куба төшеп, тәрәзәгә күз салды:
- Сиңа төшәргә вакыт, сеңлем, тиздән Албаба.
Зөлфия, әңгәмәдәшенең авызына карап утырып, кайтып җиткәнен дә сизми калган икән.
- Үзеңә кара, сеңлем, яз. Матур, бәхетле тормыш турында хыялланган кызларыбызны саклап кала алырсың бәлки. Син язганнарны укып, каннары кайнап торган, кая барып сөялергә белми йөргән ике-өч егет йә аннан да күбрәкләр үзләренең начар гадәтләрен үзгәртеп куюлары мөмкин. Менә минем кебек алтмыштан артып барганда да «әти» сүзен әйткән балалардан көнләшеп карарлык булмасын. Әнә ничек шаярышалар: «Әти, әти, дим, әти...»
Поезд тукталышка якынлашты, Зөлфия, абзыйга исәнлек-саулык теләп, ишеккә юнәлде. Башка берни дә әйтә алмады ул. Ниндидер үгет-нәсыйхәт, юату сүзләре, киңәшләр әйтергә идеме? Әлеге абзыйның җан җәрәхәтен аның үзе кебек үк аңлый аламы соң ул? Кичер, абзый! Ул бит ике гашыйкның кайнар мәхәббәтеннән туган җимеш. Әти-әни корган бәхет оясында, алар белән горурланып, аларга сокланып яшәгән... Шул уйлар белән туган йорты капкасы төбенә кайтып җитеп, кыңгырауга басуга, Зөлфия әтисенең ягымлы тавышын ишетте.
- Кем бар анда?
Капка ачылып китүгә, ул, күз яшьләренә уралып, әтисенең кочагына сыгылып төште:
- Әти, әти дим, әти!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 27 ноябрь 2020 - 05:51
    Без имени
    Яшьлэндерде!
  • 26 ноябрь 2020 - 17:04
    Без имени
    Елап укыдым. Мин дэ эти дияргэ тилмереп устем. Башка балалардан конлэшеп устем. Бу абзыйны уз башыннан уткэн кеше генэ анлый ала, дип уйлый.