Шәһри Казан

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылыннан Газиз абый Хановның сугыш хатирәләре

Иртәнге чәйгә әзерләнеп, кыштыр-кыштыр почмак тирәсендә йөргән Хөснелбәнат әби түр якта телевизордан концерт карап утыручы картына дәште. Һәрвакыттагыча кара-каршы утырып, чәй эчте алар. Күп сөйләшергә яратмаган җәмәгатен артык сүзләр белән бимазаламый Хөснелбәнат әби. Ир сүзе бер булырга тиеш, дип фикер сөргән Газизен күз карашыннан ук аңларга өйрәнде инде ул. Шөкер,...

Иртәнге чәйгә әзерләнеп, кыштыр-кыштыр почмак тирәсендә йөргән Хөснелбәнат әби түр якта телевизордан концерт карап утыручы картына дәште. Һәрвакыттагыча кара-каршы утырып, чәй эчте алар. Күп сөйләшергә яратмаган җәмәгатен артык сүзләр белән бимазаламый Хөснелбәнат әби. Ир сүзе бер булырга тиеш, дип фикер сөргән Газизен күз карашыннан ук аңларга өйрәнде инде ул. Шөкер, 65 ел бергә пар аккошлардай яшиләр. Гомерне агымсуларга тиңләсәләр дә, суның да ярларга бәрелә-бәрелә, ургылып аккан чаклары була шул. Бөек Ватан сугышы елларын гына күр әнә.

- Эх, соңгы елларда бирештең шул әле. Инсульт дигәннәре каян булгандыр? Бүгенге тормышның матурлыгына куанып кына яшәр чагында.

- Аллага шөкер, шушылай йөргәч тә әле, - диде карт хәләл җефетен күз карашыннан ук аңлап. - Күпне күрдек бит, күпне күрдек...

Фронтовикның уң аягындагы ядрә кыйпылчыгы, шулчак, үзенең барлыгын сиздереп, бөтен тәнгә сызлау дулкыны таратып алды. Каһәр суккан сугыш! Ничә ел узса да, кайгы-хәсрәтләре күңелне һаман әрнетә, яра-җәрәхәтләре тәнне һаман сызлата.

Котлы Бөкәш авылы мәктәбенең җиде сыйныфын гына тәмамлап кала Газиз Ханов. Сугыш. Фронтка киткән абыйсы урынына кибеткә сатучы булып урнаша ул.

- 1943 елның гыйнвар ае зәмһәрир суык иде,- дип, хәтерендә яңартты Газиз ага. - Үземә дә хәрби чакыру кәгазе килде. Арчада без - яшь солдатларны товар поездында Ерак Көнчыгыш фронтына озаттылар. Танкка каршы ату коралыннан атарга өйрәттеләр, Кореядә сугышка кердек. Телевизордан караган сугыш ул икенче... Өстеңдә бомбалар шартлавы, иптәшләреңнең үлеме - ул җан өшеткеч күренеш.

Сугышка тәүге керүендә дә куркып-коелып төшми Газиз. Дивизия командиры аңа үз куллары белән "Батырлык өчен" медале тапшыра. Дошманны чигендерә-чигендерә барган һөҗүмнәрнең берсендә каты яралана ул. Алты ай хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, 1946 елда демобилизацияләнеп, туган ягына кайтып төшә. Тыныч тормыш аягының сызлауларын баса төшә, "Райпотребсоюз" җәмгыятенә эшкә урнаша. Коллективка тугры калып, хезмәт юлын кибеттә сатучы, кибет мөдире, район хәзерләүләр конторасы хезмәткәре булып уза ул.

- Сугыштан соңгы елларда очраттым Хөснелбәнатны, үзе чибәр. Гашыйк булдым шулай.

Элеккеге Кызыл Йолдыз районы башкарма комитетында секретарь булып эшләгән кыз да егетне читкә какмый.

- Сөйкемле сөяге бардыр диярсең. Серле елмаюы белән үзенә каратты да куйды шул,-дип елмая Хөснелбәнат әби.

- Хәтерлисеңме, Халик белән җигүле атта сине алырга килгән идек.

- И-и, ул чакларны уйлыйсыңмени әле син дә, - дип ихластан көлеп җибәрде карчыгы. - Аны ничек онытасың? 1950 елның 1 гыйнваре иде. Әти белән әни дә үзеңне ошатып калганнар иде.

Туганнарын, якыннарын бер табынга җыйган туй көнендә ярәшү билгесе итеп, кәләшенең бармагына армиядән алып кайткан алтын балдакны кигезә кияү. Иң кадерле бүләге ул Хөснелбәнатның. Сөю, яратышуларының хаклыгын исә еллар раслый. Тәберде Чаллысы авылында өч ел төп нигездә кайнана-кайната белән бергә яшәгәннән соң яшьләр ата-ана фатыйхасын алып, башка чыга. Бәхетне тулыландырып бер-бер артлы биш бала алып кайта Хөснелбәнат. Балалары һәммәсе исән-саулар, һәммәсе гаиләле.

- Сабыр булып, бер-береңә юл куя белсәң генә татулыкта яшәп була. Ачуланышу, үпкәләүләрне күңелдә сакламаска кирәк. Яшь олыгайгач беләсең, гомер-бер мизгел. Тормышның кадерен белергә кирәк, - ди карт белән карчык беравыздан. Балаларын да шушы үгет-нәсихәт белән үстергәннәр.

Капка төбенә машиналар килеп туктады. Хөснелбәнат әби: "Мансурыбыз кайтты ахырысы", - дип каударланып ишегалдына чыгып китте. Кече капкадан шау-гөр килеп балалары, оныклары керде. Газиз карт аларны аталарча сөенеп тәрәзәдән күзәтте. Әнә улы Мансуры, кызлары Алинә, Әлфия, Әлфинур, Әлфира. Алар янәшәсендә килен, кияүләр, оныклар.

- Фашистларны җиңмәсәк, мондый бәхетне күрер идекме соң? -диде Газиз бабай өй эчендәге кешеләргә борылып карап.

Реклама

Фото tsavalera.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: