Шәһри Казан

«Безнең мәхәббәт мәңгелек булыр»

Данияр мине үзенең ярдәмчел булуы белән җәлеп итте бугай. Чынлап әйтәм, ул миңа башлангыч сыйныфтан бирле ошый иде. Кеше ишетсә, шаркылдап көләр, билләһи. Ул яшьтә яратып буламыни, дип әйтерләр сыман. Ә миңа барыбер, Данияр гына янәшәмдә булсын.

Авылда мине Чибәркәй дип йөртәләр. Юк ла! Каян килсен ди ул чибәрлек! Ходай кешеләргә чибәрлек өләшкәндә мине читләтеп үткән. Шулай да мин үземне бәхетле саныйм. Чи­бәрлек туйда гына кирәк, диләр бит. Эчке дөньяң гүзәл булсын!

Даниярның изгелекләре өчен гомерем буена аның каршында елмаеп торырга риза мин. Ул бит мине якын итә...

Күпме генә өметләнсәм дә, Даниярдан, беренче булып, «яратам» дигән сүзне ишетмәмдер инде. Бәлки, әйтергә ояладыр? Ул бит кызларга караганда да оялчанрак, шуңа күрә ул сүзне кайчандыр әйтеренә дә шикләнәм. «Яратам» сүзен беренче булып кызлар әйтсә ни була ди?!
Унынчыны тәмамлап килгән чак. Май урталары иде. Мәктәптән авылга алты чакрым чамасы ара. Без һәр көн шулай ике араны җәяүләп йөрибез. Ә бүген, дәресләр тәмамланып шактый вакыт үтсә дә, тиз генә кайтырга куз­галмадым. Данияр да мине көтә. Башкаларга иярәсе килмәде, икәүләп кенә кайтасы иттек.

Урамда шундый рәхәт. Кояш кыздыра, күктә тургайлар тавышы ишетелә. Уҗымнарның баш калкыткан чагы. Борынга басуның хуш исе бәреп керә. Бигрәк матур инде бу язгы табигать. Сулыш алулары да рәхәт. Без сүзсез генә атлыйбыз да атлыйбыз. Тагын шулай күпме барган булыр идек әле, билгесез, шулай да бу тынлыкны үзем бозарга уйладым. Барган җирдән кинәт кенә туктадым да:

- Данияр, әйдә, Мишә буйлатып болын аша кайтабыз, - дим.
Ул да, минем әйткәнне генә көткәндәй:

- Әйдә киттек, мин үзем дә шундый тәкъдим ясамакчы идем, икебез дә бертөрле уйлыйбыз икән, - диде.

- Уйлагач, нигә алданрак әйтмәдең соң?
- Әллә инде... кире кагарсың дип уйлаган идем...

- Юләр дә инде син, Данияр, шундый тәкъдимне кире кагалар димени? Синең белән әллә кайларга барырга да риза мин, - дим аңа. Шундый инде ул, кызлар кебек оялчан...

Аягымдагы чүәкләремне салып кулыма тоттым да, яланаяклап, басу аша турыга гына киттек. Тургай сайрауларына кушылып, әкрен генә шыңшып та алдым әле. Җырларга яратам мин. Бәйрәмнәрдә гел җыр­латалар үземне.

- Бигрәк моңлы инде тавышың, - дип, Данияр мактап та куйды.
- Рәхмәт инде.

Даниярдан андый сүзне ишетү - зур бәхет ул...
Менә без болынга килеп тә җиттек. Нинди генә чәчәкләр юк биредә! Алар миңа болын күзләрен хәтерләтәләр. Безне күрәсезме, дияләр сыман. Ничек күрмисең ди сезне, матуркайларым!

- Сиңа нинди чәчәк ошый? - ди Данияр.
- Барысы да, - дим. - Син аларны өзә күрмә, зинһар, мин аларның елауларын теләмим...

- Ә мин өзәргә уйламыйм да, - ди Данияр, оя­лыбрак.
Шунда мин Даниярның кулларыннан алдым да:

- Әйдә әйләнеп уйныйбыз, - дим.
- Әйдә, - ди ул.

Без, ике исәр, көлешә-кө­лешә әйләнергә тотындык... И рәхәтләнеп әйләнәбез, «ялгыш» кына аңа җилкәм белән кагылып та алам. Ул тагын уңайсызланып аска карый, колак яфракларына кадәр кып-кызыл була. Бу киеренкелекне бетерим дип, мин аны кабат тиз-тиз әйләндерә башлыйм.

Тәмам арыдык, бераз ял итик дип, без сусыл үлән өстенә утырабыз. Утыргач, болын чәчәкләре белән бизәлгән тирә-як бигрәк матур булып күренә. Янәшәдә очып уйнаучы күбәләкләр дә, менә утырам-утырам дигәндәй, безнең янда әйләнәләр. Аннан, бар кыюлыгымны җыеп:
- Данияр, мин сине яратам бугай, - дим.

Ул да миңа якынрак елышып утырды. Башын иңнәремә салды да үземне әкрен генә кочып алды. Бу татлы мизгелне күпме көттем икән?! Бөтен болынны яңгыратып, мин бәхетле, күрегез, дип кычкырасым килә. Без Данияр белән беренче мәртәбә үбештек. Икебез дә оялабыз, бер-беребездән күзләребезне яшерәбез.

Кайтыр юлга борылгач, Данияр капылт кына борылды да:
- Фәридә, син беләсеңме, минем әти белән әни аерылышырга йөри бит әле, - диде.

- Юкны сөйләмә, Данияр, бөтен авылга үрнәк гаилә бит сезнекеләр, - дим.
- Тыштан гына шулай. Әтинең йөргән кешесе бар икән, район үзәгендә...

- Әниең ни ди соң?..
- Кит, ди. Әни нишләсен, аның артыннан китә алмый бит инде.

- Ә син үзең әтиең белән сөйләшеп карамадыңмы соң?
- Сөйләштем... Файдасыз... Син тыгылма, мин үзем беләм, ди.

- Мин бит аларның үз балалары түгел... Мине алар «олы юлдан» табып алганнар, - ди Данияр, уңайсызланып.
- Ни сөйлисең син, Данияр?! Мине дә әниләр чишмәдән алып кайткан, бәлки, мин дә... Юк, юк, нигә алай булсын ди...

- Шулай инде, аны бөтен авыл белә. Әти үзе дә әйтте... Син үзең дә, икенчегә күчкәч, шулай дигән идең бит...
- Мин хәтерләмим, Данияр... - Аның бу сүзләренә каршы башка берни дә әйтә ал­мадым. Андый чакта юатырлык сүзе дә табылмый бит аның. Кулын учларыма алдым да: - Шулай да син кайгырма, бәлки, татуланышырлар, - дидем.

- Миңа барыбер хәзер. Китсә, яхшырак та әле, өйдә тынычрак булыр. Әнине жәллим, - диде Данияр.
Миңа күңелсез булып китте. Күпме бергә укып, эчке дөньясын белми яшәгәнемә уңайсызландым.

- Гафу ит, Данияр, - дим аңа.
- Ни өчен, мин бит боларны сиңа якын итеп, үз кешем итеп сөйләдем. Башкаларга эч серемне сөйли алмас идем. Мине тыңлаганың өчен рәхмәт. Калганын алар үзләре хәл итсен, анысы алар эше, без андый булмабыз, яме, Фәридә, - диде Данияр.

- Ә син мине бик-бик яратырсыңмы? - дим аңа.
- Әлбәттә! Безнең мәхәббәт мәңгелек булыр, үзебезгә дә, балаларыбызга да җитәрлек...

- Рәхмәт!
- Бүгенге серләрне шу­шында калдырыйк, яме, Фәридә, - диде дә бит алмаларымнан үбеп алды...

Без авылга кергәндә, көтү кайта иде инде. Кичке уенда очрашырга сүз куешып, без Данияр белән үз урамнарыбызга таба борылдык. Рәхәт тә, моңсу да иде. Ләкин без икебез дә бәхетле идек!..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: