Шәһри Казан

БҮРЕ КАНЫ

Гарифҗан карт бүген көндәгедән иртәрәк уянды. Юкса соң да яткан иде. Әллә нигә йокысы йокы булмады. «Картая барган саен йокы кача, якты көннең кадере арта, диләр, дөрес, күрәсең», - дип уйлап куйды ул җиңелчә генә киенеп ишегалдына чыкканда. Сиксән дүртенче яшен тутырып килүче Гарифҗан абзый берүзе генә яши иде. Беренче...

Реклама

Гарифҗан карт бүген көндәгедән иртәрәк уянды. Юкса соң да яткан иде. Әллә нигә йокысы йокы булмады. «Картая барган саен йокы кача, якты көннең кадере арта, диләр, дөрес, күрәсең», - дип уйлап куйды ул җиңелчә генә киенеп ишегалдына чыкканда.
Сиксән дүртенче яшен тутырып килүче Гарифҗан абзый берүзе генә яши иде. Беренче хатыны Мәрфуганың, биш баласын калдырып, үлеп китүенә дә егерме елга якын вакыт узды инде. Түбән очта гомер иткән тол хатын Гайшәгә өйләнеп караган иде, анысы да озак тартмады, дүрт ел яшәүгә, вафат булды. Олыгайгач, өченче тапкыр өйләнергә җөрьәт итмәде. Икенче өйләнүен дә балалары бик өнәп бетермәгән иде. Шул сәбәпледер, үсеп җиткән берсе читкә китә барды. Олы малае Чиләбе якларында хәрби хезмәттә иде. Лаеклы ялга чыккач, шунда төпләнеп калды. Кызларының берсе Түбән Кама шәһәрендә яшәде. Озак еллар химия заводында эшләвенең шаукымы булдымы, пенсиягә дә чыгарга өлгермичә, яман шеш авыруыннан үлеп китте. Икенче кызы бер урыскамы, хохолгамы чыгып, Украинада яшәп калды. Исәнме-саумы икәне дә билгесез, бик күптәннән хаты-хәбәре килгәне юк. Уртанчысы белән төпчек малае Казанда яшиләр. Төпчеге сирәк-мирәк кенә булса да кайтып киткәли. Үзендә яшәргә дә чакыра. Тик Гарифҗан карт, үзе әйтмешли, «нардом хәтле» йортын ташлап, каядыр кузгалуны күз алдына да китерә алмый. Шуңа күрә малае бу хакта сүз кузгаткан саен:
- Юк инде, улым, йорт-җиремне ташлап, беркая да китмим. Килен күзенә карап яшәгәнче, берүзем гомер итүем хәерлерәк. Үзегез ешрак кайтыгыз,- дип әйтү белән чикләнә иде.
...Эш юктан эш булсын, дип, Гарифҗан абзый бүген тагын Минниса карчыктан сөт алып кайтырга булды. Бер кулына - пыяла банка, икенчесенә дүрт җәпле сәнәген тотып, түбән очка төшеп китте.
Минниса карчык, ялгыз гына яшәсә дә, сыерын да, кош-кортын да асрый иде. Ник дисәң, малайлары бик булыша иде карчыкка. Шәһәрдә яшәсәләр дә, көнаралаш диярлек кайтып, саламын-печәнен хәстәрләп, комбикорма белән тәэмин итеп торалар иде. Гарифҗан карт, чәйне сөт белән эчәргә яратканга, инде күп еллардан бирле сөтне аңардан сатып ала иде. Бүген дә шунда юл тотты.
Минниса карчык Гарифҗанның кирәксә-кирәкмәсә дә сәнәген үзеннән калдырмыйча йөрүенә тәмам күнегеп беткән булса да, карт килгән саен, аны үртәп ала иде. Менә бүген дә аны күрүгә:
- Тагын сөйрәп килдеңме шул сәнәгеңне, өеңдә генә калдырсаң, урлап китәрләр дип куркасыңмы әллә, - дип каршы алды. Гарифҗан бабай аның үртәүләренә дә, авылдашларының аны «Сәнәк бабай» дип атап йөртүенә дә күптән күнегеп беткән иде инде. Шуңа күрә Миннисаның сүзләрен, гадәтенчә, бүген дә җавапсыз калдырды. Сөтен алды да ашыкмыйча гына өенә юнәлде. Үзе эчтән генә: «Бәйләнделәр бит шул сәнәккә, кемгә тия торгандыр», - дип сукранып алды.
Ә бу сәнәкнең бик зур бер сере бар һәм аны Гарифҗан карт бары тик үзе генә белә иде.
* * *
…Бүгенгедәй хәтерендә: 1938 елның унынчы февралендә иртә таңнан ат җигеп, әнисенең энесе - Локман абзасы белән Бөгелмә базарына юл тоттылар. Көне буе базарда, кибетләрдә булып, йорт кирәк-яраклары, керосинын, шикәрен-тозын алып, кайтыр юлга чыкканда, кичке эңгер төшкән иде инде. Авылга җитәргә өч-дүрт чакрым кала, буран чыга башлады. Локман абзый, атны ашыктырмакчы булып, дилбегәсен тарткалап-суккалап алды. Ат, башта бераз юртаклап барды да кинәт бер урында туктап калды. Локман абзый, чыбыркысын алып, атка кизәнгән генә иде, юлны аркылы чыгып килүче кара шәүләләрне күреп, туктап калды һәм: «Бүреләр», - дип куйды.
Бу сүзне ишетүгә, чананың алгы башында салам эчендә йокымсырап барган Гарифҗан сикереп үк торды.
- Утыр, энем, утыр,- диде Локман абыйсы, аны тынычландырырга тырышып. - Курыкма…Мә, тот дилбегәне…
Локман, бишмәтенең бер җиңен умырып өзеп алды да, чанада яткан керосин савытын ачып, җиңне керосинга манчыды. Аннары, чанадан сикереп төште дә, җиңгә ут төртеп, атның бугазын эләктерергә чамалап алда йөгереп барган бүрегә тондырды. Сырт йонына ут капкан бүре, чинап-улап, юлдан читкә сикерде. Башкалары да төрлесе-төрле якка сибелде. Ат та акрын гына урыныннан кузгалды. Шулчак арттан йөгереп килүче бүре, тешләрен ыржайтып, чанага сикерде. Гарифҗан, үзе дә нәрсә эшләгәнен белештермәстән, куркудан калтыранган куллары белән янында яткан сәнәкне эләктереп алып, бүрегә каршы куярга өлгерде. Ярый әле сәнәкнең сабы чана төбенә терәлгән иде, ә үткен очлы җәпләре бүренең бугазына кереп батты. Ерткыч бер мәлгә сәнәктә эленеп торгандай булды. Шул минутта ук сәнәк сабы шартлап сынды да, бүре, аңсыз калган Гарифҗанны канга коендырып, аның янәшәсенә үк авып төште... Малайның кулыннан ычкынып чана табаны астында калган дилбегә җәя җебе кебек тартылды. Шыбыр тиргә баткан, күзләре атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп акайган ат, башы белән таш коймага килеп бәрелгәндәй, кинәт шып туктап калды.
- Гарифҗан, Гарифҗан, дим... Энем, ни булды сиңа?..
Чана янына йөгереп килеп җиткән Локман абыйсы бер җиңе генә калган бишмәтен юл читенә җәеп салды да, Гарифҗанны шунда яткырып, битен-башын кар белән уарга кереште. Гарифҗан башта сискәнеп киткәндәй булды, аннары тирән итеп сулап куйды, күзләрен ачты. Локман абыйсы аны кочаклап ук алды.
- Гарифҗан... Ходайга шөкер, исән... Котым чыккан иде, - дип сөйләнә-сөйләнә, иң элек бүренең бугазыннан сәнәкне суырып алды, аның әле җаны да чыгып өлгермәгән гәүдәсен, канлы саламнарны чанадан алып ташлады, Гарифҗанны шунда китереп салды. - Болай булгач яшибез әле, энем, яшибез... Барысы да әйбәт булыр, Алла боерса...
Туганының исән калуына шатланып бетә алмый иде Локман бу минутларда. Гарифҗан белән ул-бу була калса, ничек кеше күзенә күренер иде дә, ничек яшәр иде бу дөньяда?!. «Ярый әле Алла саклады оланны», - дип куанды ул.
Юньләп аңына килергә дә өлгермәгән Гарифҗан гүя аны ишетми дә, аңламый да иде. Гадәттә авызыннан көнгә бер сүз дә чыгармас Локман абыйсының бертуктаусыз нидер сөйләнүенә гаҗәпсенеп, исәр кеше кебек чана төбендә елмаеп ята бирде. Кайта-кайта гына тәмам аңына килеп, абыйсының сүзләрен төшенә башлады. Ә Локман агасы һаман сөйли дә сөйли иде:
- Ну, җегет икәнсең, энекәш... Маладис... Үгез хәтле бүрене егып салдың бит...
Ниһаять, Гарифҗан да әле генә булып узган хәлләрне тулысынча аңлар дәрәҗәгә җитә башлады бугай. Кинәт ул нидер исенә төшкәндәй:
- Абый, мин бүренең битемә-авызыма агып төшкән канын йотып җибәрдем бугай, - дип куйды.
- Ничава, анысы гына куркыныч түгел... Тагын да көчлерәк, кыюрак булырсың, - диде агасы, аны тынычландырып. - Мин менә бу сәнәгемә яңа сап куеп, сиңа бүләк итәрмен, югалтма син аны. Ул бит синең гомереңне саклап калды ...
***
Гарифҗан карт гомере буе саклады ул сәнәкне. Сугышка киткәндә дә, юып-чистартып, чормадагы үзе генә белгән урынга яшереп калдырды. Әтисе Галәветдин: «Малай киткәч, сәнәге дә әллә кая юкка чыкты», - дип эзләп караса да, таба алмады. Гарифҗан үзе дә аның турында оныткан иде инде. Дүрт ел буе үлем белән күзгә-күз очрашып йөргәндә ниндидер сәнәк турында уйлыйсыңмыни?! Сугыштан кайтып ике-өч ел узгач, өй түбәсен алыштырып йөргәндә сәнәге килеп чыккач, үзе дә гаҗәпкә калды. Күптәнге танышын очраткандай, сөенеп куйды. Шуннан бирле аны кулыннан төшергәне булмады. Бүген дә сәнәге белән чүп-чарны җыештырып йөри иде. Өй каршына ниндидер машина килеп туктады. Карт: «Балалар кайтты, ахры», - дип уйларга да өлгермәде, капкадан өч егет килеп керде.
- Бабай, как дела? - диде керә-керешкә хатын-кызларныкы кебек озын чәчләрен артка җыеп бәйләгәне.
- Ничава. Хароша, - диде Гарифҗан бабай тыныч кына.
Егетләрнең икенчесе сүзгә кушылды:
- Бабай, Бөгелмәгә бара идек, бензин бетеп китте, акча да юк. Бераз акча биреп тор безгә, кире кайтышлый кертербез, - диде ул, төче генә елмаеп.
Гарифҗан бабай:
- Һәй, улым, пенсионерда нинди акча булсын инде ул, - дип, чакырылмаган кунакларны озатып җибәрмәкче булган иде дә, озын чәчлесе:
- Ты, бабай, не крути давай. Кичә генә пенсия алдың бит... Әйдә, өйгә кереп карыйк әле, может что-нибудь и найдем, - дип, Гарифҗан бабайны беләгеннән тотып өйгә таба сөйри үк башлады.
Гарифҗан бабай шунда гына бу әтрәк-әләмнәрнең яхшы ният белән йөрмәвен аңлап алды, аларны өйгә уздырмас өчен, юлга аркылы басты:
- Егетләр, сез нәрсә, сиксән яшьлек карттан акча теләнеп йөрергә калдыгызмы? - дип, килмешәкләрне оялтмакчы булган иде. Тик болар оят, вөҗдан дигән төшенчәләрне күптән оныткан иде инде.
- Ты что, старик, не понял? Акча давай... Акча, - дип ысылдады озын чәчле бандит, ялтырап торган пәкесен картның борын төбендә уйнатып.
Гарифҗан абый аның күзләренә текәлебрәк караган иде, имәнеп китте. Йа Хода! Теге чакта аны ботарлап ташларга җыенган бүренең дә күзләре нәкъ шундый иде бит! Карт, ишеккә арты белән сөялгән килеш, сәнәген озын чәчленең бугазына китереп терәде. Ачыргаланып:
- Якын киләсе булма, бандит, хәзер сәнәкне муеныңа батырам, - дип кычкырды. Аннары, нидер исенә төшкәндәй: «Миндә бүре каны», - дип әйтеп куйды.
Озын чәчле:
- Ты что, старик? Я же пошутил, - дип, артка чигенде. Гарифҗан карт та, бераз тынычлана төшеп, сәнәген янгарак алды. Шуны гына көткән озын чәчле пәкесен яшен тизлеге белән картның эченә китереп кадады. Аннары акрын гына җиргә сыгылып төшкән картның кулыннан сәнәкне тартып алды да аның үткен җәпләрен Гарифҗанның күкрәгенә төбәп:
- Ну что, партизан?.. Заколоть тебя или так сдохнешь?.. - дип акырды.
Машинаны йөртеп килгәне:
- Вадик, да брось ты. ...Он и так готов, - дигәч кенә, сәнәкне бер янга алып, аның сабын сындырып ташламакчы булды, әмма ничәмә-ничә еллар буе кибеп, шомарып беткән, тәмам сөяккә әверелгән сәнәк сабы бирешергә уйламады да. Вадик, җен ачулары чыгып, сәнәкне бәрәңге бакчасына тондырды...
* * *
Каракларның бар табышы картның үлемтеккә дип җыеп куйган йөз егерме ике мең сум акчасы да сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән өч орден белән биш медале булды.
Көлешә-көлешә машинада барганда руль артында утырганы:
- Кто знает: что такое «буре каны»? - дип сорап куйды.
- А черт его знает... Может старик хотел сказать, что у него СПИД...
Үзләренең «тапкырлыкларына» үзләре сокланып, тагын рәхәтләнеп көлешеп алдылар...
- А у нас своя «буре каны». Артур, достань-ка...
Арткы утыргычта моңарчы дәшми-тынмый йокымсырап барган Артур җанланып китте, аяк җәймәсе астыннан кечкенә генә төргәк алып, Вадикка сузды. Машинаны туктатып та тормастан, борчак сыман нәрсәләрне йотып җибәрделәр. Кәефләре тагын да күтәрелеп китте.
- Хороша «буре каны». Марсель, дави на газ. Нас ждут великие дела...
Машина, тизлеген һаман арттыра барып, алга таба җилдерде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: