Шәһри Казан

Чишелмәслек мәсьәлә

Кичен эштән кайтып ки­лүче Ногман подъезд турында бөгәрләнгән кәгазь акча күреп алды. Яхшылабрак караса, өр-яңа биш йөзлек икән. Берәрсе күрмиме дип, ботинка бавын рәтләгән булып, акчаны кесәсенә шудыргач, аңа ничектер рә­хәт булып китте. Ни әйтсәң дә, гомере буе эш­ләгәнен тиененә тикле хатынына биреп барган ир өчен бу биш йөзлек шактый...

Реклама

Ногманның шундук кәефе күтәрелде, кесәсенә ку­лын тыгып теге акчаны шыгыр­даткан саен, аңа ­дөнья тубыктан кебек тоелды. Баштарак, барам да лыкынганчы эчәм, дип, ул сыраханәгә юл тот­ты. Ярты юлда бу уеннан үзе үк куркып туктап калды. «Җүләр! Әгәр дә Хәмидә сыра исен си­зеп алса, бетерә бит! Юк, лутчы берәр тәмлерәк ризык алыр­га кирәк, бананмы, әфлисунмы», - дип уйлады ул, зур кибет ягына борылганда.

Уйлый торгач, монысы да барып чыкмады. Ярый, алдың да ди ул тәмле әйберләрне. Ә Хәмидә, каян акча алдың, дип тинтерәтә башласа, ни дип җавап бирергә? Бичара Ногман шабыр тиргә бат­ты. Хатынының авыр холкын күзаллап, ул үзенең шактый кыен хәлгә эләгүен чамалый башлаган иде инде.

Моңарчы, ни әйтсәң дә, акча мәсьәләсе бик җиңел хәл ителә иде. Хәмидә ипигә­сөткә, төп-төгәл итеп, учы­ңа тоттыра, алып кайтасың. Бер-ике пачка «Идел»ме, кы­рынырга лезвие-фәләнме, ба­рысына алдан чутланылган, Ногманга баш ватып торасы юк. Ә монда, әйтергә генә җиңел, биш йөз тәңкә бит!

Шуларны уйлап аптырашка калган Ногман әллә ни гомер өенә керергә җөрьәт итмичә урам­да таптанып торды. Ахыр чиктә, ярар, ни булса да булыр, дөресен әйтеп, акчаны хатынга бирергә кирәк, дигән карарга килде. Тик ишекне ачкан Хәмидәнең усал чыраен күрүгә, ул тагын әллә нишләп китте. Әгәр ышанмаса, нишләрсең? «Әкият сатма, нишләптер минем сукыр бер тиен дә тапканым юк», - дияр. Әле ышанган хәлдә дә: «Нишләп бик аз, калганын кая яшердең?» - дип, бугазыңа баса башласа... Юк, булмый болай, дип, Ногман дәшмәүне хәерлерәк күрде.

Кичен соң гына кайтып кергән иренең бетерен­гән кыя­фәтенә Хәмидә сәерсенеп карап алды да:
- Син нәрсә, муеннан бурычлы кешедәй, кара кайгыга батып йөрисең? - дип сорап куйды.
Ногманның, куркудан, бө­тен тәне куырылып китте. «Бетте башлар! Сизенгән!» - дип уйла­ды ул, ни үле, ни тере килеш караватына барып ауганда.

Төн мең газаплар белән үтте. Ногман борга­ланып ыңгырашты, саташты. Куркып уянып, ничәмә тапкыр бәдрәфкә кереп, тәмәке пыс­кыт­ты. Ир­тән исә подъезддан иң беренче атылып чыккан кеше дә ул булгандыр. Чыгуга, кесәсеннән «Идел» пачкасын алган булып, җәһәт кенә теге хәерсез биш йөзлектән арынды да, үзенчә, берәү дә күрмәде дип шатланып, алдына-артына кара­мыйча, эшенә сыптырды.

Дөрестән дә, таң атмас борын, кайсы тилесе урамга карап, карга санап утырсын инде. Бу ва­кытта әле күпләр рәхәтләнеп йокы симертә, әрем телле Гамиләне исәпкә алмаганда. Көндезге сериаллар арасында йокысын туйдыр­ган Гамиләне нишләптер төннәрен йокы алмый иде. Шулай йокысызлыктан интегеп, берәр кызык күрми кал­магаем дип, тәрәзәдән карап утыра торгач, тәки теләгенә иреште ул. Ногманның кесәсеннән ни­чек итеп акча төшереп калдыруын үз күзләре бе­лән аермачык күреп калды.

- Карале, иреңнең баюы җитте, акчасы кесә­сенә сыймый хәзер, - дип, килеп ке­рү­гә ут чәчте Гамилә, кулындагы биш йөзлекне болгап.

Ачуыннан, Хәмидәнең ты­ны кысылып, чырае караңгыланды. Кичен кайтып кергән Ногманны ул бер сүз дәшмичә йодрыкларын төйнәп каршы алды. Ул көнне Хәмидә ире белән ни кылгандыр, анысы караңгы, әмма утлары төн уртасына тикле сүнми торды. Сәбәбе булгандыр инде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: