Шәһри Казан

Гармунчы «кара малай»

Җәйге көн булганлыктан, Кекин йортындагы хәрчәүнәнең ишек-тәрәзәләре шар ачык һәм эчтән кемдер берәүнең венский гармунда уйнаганы ишетелә иде. Сәйдәш тукталды, көй-авазларга колак салды. Кемдер гармунда аның «Хуш, авылым» көен башкара. Калын тавышлы берәү җырга кушылып китә. Унике телле венский гармунның тавышы бик тә таныш иде. Теге... сыра заводында имән кисмәкләр...

Реклама

Җәйге көн булганлыктан, Кекин йортындагы хәрчәүнәнең ишек-тәрәзәләре шар ачык һәм эчтән кемдер берәүнең венский гармунда уйнаганы ишетелә иде. Сәйдәш тукталды, көй-авазларга колак салды. Кемдер гармунда аның «Хуш, авылым» көен башкара. Калын тавышлы берәү җырга кушылып китә.
Унике телле венский гармунның тавышы бик тә таныш иде. Теге... сыра заводында имән кисмәкләр ясаучы Сәлимнең гармуны түгелме соң бу? Нәкъ шул! Вятка ягыннан алып кайтылган бу гармунда Сәйдәшнең берничә тапкыр уйнап караганы да булды. Балта остасы Сәлим янына, сырадан авыз итәргә, дип, артист һәм язучы дуслары белән кергән чаклары да бер тапкыр гына булмагандыр.
Ишектән керү белән сәхнә шикеллерәк бер почмакта утырган гармунчы егетне күреп алды ул. Унҗиде-унсигез яшьләр тирәсендә булыр. Куе чәчле, чуендай кара тәнле егетнең алдында шешә шикелле нәрсәкәй һәм тәлинкә тулы кабымлыклар да күренә иде.
Ир затлары өстәл артында мәйханә килә. Аларның күбесе - утны-суны кичкән, сугыштан кайткан фронтовиклар. Шәраб яки аракы эчүдән бер дә тайчанып тормыйлар, хәтта мулдан да җибәргәлиләр. Нилектән? Сугыштан ияреп кайткан борчу-хәсрәтләрен стаканга салып эчүләреме? Яу кырында ятып калган полкташлары хөрмәтенә дә рюмканы каплыйлар. Герман җиреннән әсирлектән кайткан, инде кайтып та ил эчендәге репрессияләргә эләккән дусларын искә алалармы?.. «Тегене уйна! Моны уйна...» - дип, егет алдындагы подноска акча ташлыйлар.
Алар Сәйдәшне аягүрә басып сәламләделәр.
- Туктагыз. Бу егетне миңа бирегез! - диде дә аны үзе янына чакырды ул. Урамга - өрәңге агачлары янындагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Сәйдәшнең тавышы җитди:
- Нишләп утырасың син анда... ирләр белән аракы эчеп?..
- Юк, абый, «морс» бит ул, баллы су...
- Алайса ярый. Мавыгып китә күрмә... Сәлим малаемы син?
- Әйе, «Кара малай» дип тә йөртәләр үземне.
- Заманында әтиең белән дуслар идек... Исемең ничек?
- Илдус.
- Бик яхшы. Ә мин Салих абыең булам. Сәйдәшев.
- Шулай дип сизгән идем аны. Дөрескә чыкты! - дип шатланды егет.
- Биредә беренче тапкырмы син?
- Әйе, дияргә була. Акча өчен инде. Гаилә, дарулар өчен уйныйм. Әнинең йөрәге авырта...
Танышу дәвам итте. Шоферлыкка укыган. «Россовхозснаб»та машина йөртә, ягулык ташый икән ул. «Улым», - дип эндәшкәч, күңеле нечкәрүдән күзләренә яшь бәреп чыкты аның. Әтисе вафатыннан соң бу ягымлы җылы сүзне беренче тапкыр ишетүе булды, ахрысы.
Иртәгә шимбә көн. Киткәндә, иртәгә сәгать унбергә театр каршына килергә кушты аңа Сәйдәш.
- Килештекме. Сәгать унбергә үзем дә чыгып җитәрмен.
Икенче көнне Сәйдәш, флигельнең ишегалдына чыккач, пиджагының эчке кесәсеннән чылбырлы сәгатен тартып чыгарды. Нәкъ унбер тулып килә. Капканы ачып урамга аяк баскач та театр ягына карады. «Кара малай» дигәнең шунда, тимер ишекләр төбендә таптанып тора иде.
- Молодец! Төгәл егет икәнсең, - дип мактады ул аны... - Театр директорының шоферы бик нык авырып киткән. Яңа кеше эзли ул. Сине тәкъдим итмәкче булам.
- Эшкә? Театрга? Минем белемем юк бит.
- Руль артына дигән таныклыгың-праваң бар. Чын документ. Калганына кайгырма. Шоферга фәлсәфә кирәкми, - диде Сәйдәш, ягымлы көлемсерәп. - Киттек, керәбез. Мин синең хакта әтиең урынына кайгыртырга тиешмен.
Касса кырыендагы имән ишекне ачып керделәр дә директор бүлмәсенә уздылар.
- «Москвич»ны йөртә беләсеңме? - дип төпченде хуҗа, егетнең документларын тикшергән арада.
«Беләм», «йөртәм», «ярар» дигән сүзләре ышаныч уятырлык иде. Илдус икенче көнне үк руль артына утырды. Кибет-базар юлларын айкап, театр өчен кирәк-яраклар ташырга да өлгерде. «Шәп снабженец чыгачак моңардан», - дип сөенде директор.
Сирәк кенә, йомышы чыкканда, Сәйдәш аның җиңел машинасына утыра. Әле беркөн шулай «Кольцо»га кадәр бергә бардылар. Матбугат йортына керәсем бар, дип, Бауман урамында төшеп калды. Барган шәпкә танышы очрады. Мөтәшагыйрь. Кулында гәҗит. Исәнләшергә дә онытып, кул аркасы белән гәҗиткә суга-суга сөйләнде:
- Менә, күпме яңа орденчылар... Монда нигә синең исемең юк, Салих абый?
Сәйдәш тыныч кына, гаҗәпләнергә урын калдырмыйча:
- Ник булмасын! Минем Салих Сәйдәшев дигән исемем бар... - дип җавап кайтарды.
Мин сине эшкә урнаштырдым, дип борчымады ул Тукайның Карахмәте сыман «кара малай»ны. Киресенчә, күрешкән-исәнләшкән чакта Илдус атлы шофер егет: «Салих абый, барасы җирең юкмы?» - дип үзе сораштыра иде.
- Консерваториягә, - ди Сәйдәш. Бүтән сүз әйтми. Арткы утыргычка кереп утыра. Гадәтенчә, кулын егетнең җилкәсенә куеп, «киттек» дигәнне белдерә. Сөйләшми, егетнең игътибарын алмаска тырыша. Хәер, Илдус үзе дә күп сөйләшә торганнардан түгел. Чәй эчкәндә, ачылып җитеп, сөйләгәне булды: алты-җиде яшеннән үк гармунда уйнарга өйрәнгән икән. Җырларга да яратам, дигәч, тавышын тыңлап карады. Табигать бүләкләгән чып-чын тенор тавышы! Ләкин егеткә машинасыннан гайре берни дә, бернинди дан да кирәк түгел, ахрысы...
Әйләнеп кайткач, театр буфетына кереп чәй эчтеләр. Сәйдәш аңа үзе белән килеп чыккан бер хәлне сөйләп бирде:
- Менә шушында булды бу. Театрда эшләгән чагым. Бездә бит теге башта артистларның киенә торган бүлмәсе. «Егетләр, буфетка барып киләсем бар, йомышларыгыз юкмы?» - дигәч, сакаурак бер артист: «Салих дус, мә, шушы өч тәңкәгә өч перәлек алып кер әле», - диде. Әйләнеп килдем. «Булдымы?» - ди теге. «Менә булды», - дип өч перәннекне аңа суздым. «Бу нәрсә, шаяртуыңмы?» - ди. «Соң, - мин әйтәм, - үзең сораган өч перәннек. Менә сдачасы». «Мин сиңа өч перәннек түгел, өч перәлек дидем бит», - дип үпкәләде. Ул миңа өч сумлыгын өч «берлек»кә ваклатырга кушкан икән ләбаса! Шулай итеп, өч перәннекне үземә кимерергә туры килде...
Сәйдәш кесәсеннән «Первомайский» дигән кызыл-матур тышлы папирос тартмасын тартып чыгарды. Шунысы яхшы - егет тәмәке тартуга хирыс түгел иде.
Урамга чыккач, Сәйдәш аны фатирына чакырды. Илдус Чайковскийның стенада эленеп торган портретына бик озаклап карап торды. Бүлмәдәге искерәк диван, урындыклар, өстәл һәм тумбочкаларны бер кат күздән кичерде. Шундый данлыклы композиторның гадәти бер шартларда яшәвенә исе китте бугай аның. Күпне күргән, инде искерә төшкән пианинога, андагы шәмдәлгә, яшел бәрхет өстендә яткан дирижер таякчыгына мөкиббән китеп карады.
- Салих абый, талчыбыктан сезгә әнә шундыйрак бер таякчык ясап бирсәм, каршы килмәссезме? Лак белән буяп та җибәрермен...
- Яса, улым, яса! Истәлеккә булыр.
Пианинода халык көйләрен уйнап күрсәтте егеткә. Ул чыгып киткәч, ишегалды як тәрәзәдән аның машинасына керергә җыенганын карап торды. Ләкин ишегалдындагы машинасына кереп утырырга өлгермәде егет, әллә каян гына кара плащлы, кара эшләпәле икәү килеп чыкты. Икесе ике яктан култыклап алдылар да, җилтерәтеп диярлек, театр ягына өстерәделәр.
«Тегеләр»... Тегеләр тагын килеп җиткән, козгыннар! Нигә шул чакта чыгып, егетне араламады Сәйдәш?! Хәер, чыгып ни майтара алыр иде икән ул? Көчленеке замана.
Икенче көнне күрешкәндә сөйләде Илдус. Аны бөтереп алганнар да, артына тибә-тибә, театрның авыр имән ишекләре арасына китереп кысканнар:
- Тиз бул, сөйлә! Нинди сүзләр әйтте ул сиңа? Ниләр сөйләштегез?.. Егет куркып калмаган, коелып та төшмәгән:
- Сөйләшмәдек. «Немой» бит ул. Күп сөйләшми.
- Алдашма! Дөресен әйт безгә!
- Дөресен әйтәм. Пианинода уйнап күрсәтте.
- Анысын ишеттек. Стоп! Кемнәрне телгә алды ул? Совет властен сүктеме?!.
- Юк. Шоферга фәлсәфә кирәк түгел, диде.
- Ул сине мыскыл иткән. Ә син аны якламакчы буласың!.. Кара аны, дөресен сөйләмәсәң, телеңне бик тиз ачтырырбыз...
Тавышка ярый әле администратор чыгып өлгергән:
- Нишләтәсез безнең шофер егетне?!
Тегеләргә шыпырт кына чыгып таюдан бүтән чара калмаган. Мондый хәл Илдус белән ике-өч тапкыр булган икән.
Эх, кара җаннар! Тырнак астыннан, юк, кешенең күңел сараеннан кер эзлиләр... Әйе, Сәйдәш кебек «асыл кош»ны бер-бер гаеп табып, тәпиеннән эләктерсәләрме?!. Самавырчы малай булып йөргән сержанттан лейтенант погонына кадәр күтәрелү берни түгел аларга... Композиторның өченче хатыны Асия Казакова - татар байлары нәселеннән. Сыйнфый дошман кызы. Сәйдәшнең Тинчурин, Борнаш белән бәйләнеше кайбер допрос кәгазьләрендә уелып калгандыр. Менә шушы «салам»га тотынмакчы бу ике кара эшләпә...
Әлеге хәлләр 1953 елның җәендә булган иде. Хәзергә ул-бу күренми, тындылар, ахрысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: