Шәһри Казан

Гайнебанат фаҗигасе (Булган хәл)

Бүген безгә күрше урамда яшәүче Наилә апа керде... Кечкенәдән үк мин аны, Наилә апа, дип атыйм, хәзер исә ул туксан яшь тирәләрендәге карчык. Озак еллар буе авылыбыз китапханәсендә хезмәт итте. Бик күптәннән инде лаеклы ялда. «...Сәлам бирдек барсына да! Бу өйдәге халыкка, Читенсенә арыслан да, Чакырсалар балыкка», - дип, Наилә...

Бүген безгә күрше урамда яшәүче Наилә апа керде... Кечкенәдән үк мин аны, Наилә апа, дип атыйм, хәзер исә ул туксан яшь тирәләрендәге карчык. Озак еллар буе авылыбыз китапханәсендә хезмәт итте. Бик күптәннән инде лаеклы ялда.
«...Сәлам бирдек барсына да!
Бу өйдәге халыкка,
Читенсенә арыслан да,
Чакырсалар балыкка», - дип, Наилә апа, баскан җирендә тыпырдап такмаклап алды.
- Чакырмаган кунак булып килеп кердем әле менә. Исәннәрмесез!.. Арысланнар читенсенсә, без шулай читенсенми генә керәбез. Ни хәлләрегез бар? Энем, син кайсысы буласың әле, олысымы кечесеме?
- Кечесе, Наилә апа, - дидем мин.
- Ә, Тәлгате алайса.
- Юк, Малигы.
- Ә, шулаймы. Ярар инде, минем ише карчыкларны гаеп итмәссең. Азрак буталыбрак китәбез. Алайса, син самолетлар төзи торган инженеры? - ди Наилә апа, буталмадыммы дигәндәй, миңа күзләрен төбәп.
- Юк, Наилә апа, мин...
- Ә, аңладым, аңладым, син гуманитариясе... Кайсы фәннән укытасың әле, энем?
- Географиядән...
- Ә, азимутлар, көнчыгышлар, көнбатышлар...
- Нәкъ шулай.
Бәләкәй вакытларымнан ук, Наилә апаның кырыс холыклы, туры сүзле, күтәренке рухлы, дәртле икәнен хәтерлим. Әүвәлге дәррәүлектән берни дә калмаган. Киресенчә, каршымда ягымлы ачык йөзле карчык басып тора. Элеккеге очлы иякләре түгәрәкләнгән, күз карашлары ихлас. Әйтерсең лә Андерсен әкиятләрендәге фәрештә. Башына, элеккечә, өчпочмаклы кыек яулык япкан. Өстенә ак костюм кигән. Костюмы ерактан гына шулай ак булып күренә икән. Җиңнәре, кесә тирәләре тапланган. Ә шулай да аякларында шакмак үкчәле, алтын бормалы ак туфлиләр ялтырый. Кайчандыр ялтырап торган кара бантиклары гына бераз тоныкланган.
Шулай итеп, Наилә апаның зыялылыгы әле дә сакланган. Әйтерсең лә туксанга җиткән карчык түгел, ә илле-алтмыш яшьләр тирәсендәге апа. Җитмәсә, дәлилләргә тырышып:
- Энем, миңа ничә яшь дип уйлыйсың, - диде ул, хәйләкәр елмаеп. Елмайгач, авызында ике сыңар теше күренә. Тонык күзләре кинәт ялтырый.
- Ничә яшь дип инде... Унсигез яшьтер сиңа, Наилә апа, әллә тагы егерме сигез булмаса!
Әйбәт җавабыма сөенеп, үзем дә көлдем. Наилә апа шаяруны әллә аңлады, әллә аңламады, тамак кырып:
- Миңа инде туксан ике яшь, энем. Йөзенче китте, - диде.
- Шулайдыр, Наилә апа, шулайдыр, - дидем мин, житдиләнә төшеп. - Әйдәле, Наилә апа, түргә үз. Чәйләп алабыз хәзер. Зөһрә бәлешләр пешергән иде.
- И энем, шөгыльлән үз эшең белән, миңа карама. Без - ялгыз карчыклар ияләнгән инде вакытсыз кереп хуҗаларга комачаулап йөрергә. Мин шуны гына әйтәсе идем - туксан ике яшемә җитеп, бернинди дә чир күрмәдем. Нәрсә икән бу? Хатализммы икән әллә бу?
- Нәрсә, нәрсә дидең, Наилә апа? - Соңгы сүзен аңлап бетермәдем.
- Фа-та-лизммы икән әллә бу, дим.
- Фатализм?..
- Әйе. Ф..фэ.. фа...фатализм. Миңа бу дөньяда шулай озак яшәргә язганмы икән әллә, дим.
- Ник алай дисең, Наилә апа! Шатлан, шушы яшеңә җитеп, кызлар кебек тек-тек атлап йөрисең.
Үзенең озак яшәгәненә оялыбрак киткән әбигә карагач, кызгану хисе уянды. Кайчандыр Наилә апа белән аралашып йөргән укытучы ахирәтләре - Зәйнәп белән Хөршидә апалар күптән инде вафат. Урыннары оҗмахта булсын. Алар инде гүр ияләре, ә Наилә апа әле дә исән.
Зөһрә, кайнар чәйнекнең тоткычыннан чүпрәк белән тоткан килеш, чынаягына чәй ясады.
- Сыйлана торыгыз, Наилә апа, хәзер бәлеш тә өлгерә. Авыз итеп карарсыз, - дип, аш бүлмәсенә кереп китте.
- Рәхмәт, сеңлем, ни... Зөһрә. Сый-хөрмәтең өчен... Бигрәк ягымлы хатынга юлыккансың, нәнәм. Бер-берегезгә туры килгәнсез. Әле икегез дә географлар икән. - Наилә апа, иреннәрен чынаякка якынайтып, чәен чөмереп алды. Аннары кулындагы перәннеген чәенә салып изрәтте дә тәрәзә яктысыннан ялтыраган тешсез аңкауларын баллы уылдыкка батырды. Безне географиядән Фатыйх Хәбибрахманович укытты. Әле дә хәтерлим... Бер мең тугыз йөз утыз алтынчы еллар иде... Без унынчы сыйныфта укыдык. Фатыйх Хәбибрахманович безгә Балтыйк буе илләренең совет гербларын уйлап килергә кушты. Ул вакытта гаҗәпләндек: ничек инде советлар гербы? Соң бит ул илләр аерым бер капиталистик дәүләтләр... Шулай да эшләп килдек. Бу турыда оныттык. Аннан ары, берничә елдан соң: «Прибалтийские республики присоединились к СССР. Долой капиталистического строя в Прибалтике!» - дип, радиодан хәбәр иттеләр. Менә шундый булды безнең география укытучысы. Дөньяда ниләр буласын алдан ук сиземләгән, күрәмсең.
Зөһрә бәлеш чыгарды. Өстәл уртасына куеп кискәләде. Зыялы карчык бәлеш кисәген кулларына алды. Әкренләп авызына якынайтты. Күзләрен йомып, дога кылган сыман, иреннәрен дерелдәтә башлады. Ныклабрак карасам, дөрестән дә, авыз эченнән нидер укыган төсле иде. Аннан соң әкренләп ашарга кереште.
- Бәлеш бик тәмле. Прәме Авдиева яраткан бәлеш булган бу.
- Кайсы Авдиева?
- Ник, Авдиеваны белмисеңмени?
- Ничектер күз алдыма да китерә алмыйм. Кем соң әле ул, Наилә апа?
- Син минем кайсы урамда яшәгәнемне беләсеңме?
- Ә аңладым, Авдиева урамы...
- Менә шул..
- Карасанә... кызык булып китте әле бу. Наилә апа, минем ул Авдиева турында аз гына ишеткәнем бар. Ләкин юньләп хәтерләмим. Кем булган әле ул Авдиева? Нигә урамны аның исеме белән атаганнар?
- Фамилиясе белән диген, исемен дә кертәселәр иде, почта белән хатлар алышканда озакка китәр язуы, дип сыздылар. Исеме дә аның... әә... кем иде әле... әй, ләгънәт, кем соң әле? Гайнебанат иде. Әйе шул, Гайнебанат Авдиева.
- Әллә синең чор кешесеме, Наилә апа? - Кызыксынуым арта төште. Хәтта утырган урындыгымны да сөйләүчегә таба якынайттым.
- Ул миннән күпкә олырак. Утызынчы еллар башында, кулаклар заманында булды бу хәл. Менә монда - Дөбъяз районының Мәмдәл авылында. Дөбъязның элек район үзәге булганын беләсеңме әле син?
- Беләм...
- Мин үзем тумышым белән Менделеевск районыннан. Бу якларга 1950 елларда распределение буенча кайттым. Монда җәмәгатем белән таныштым, монда төпләндем. Инде шул елларга тиклем бу вакыйганың кайтавазы яңгырый иде. Авыл халкы шул турыда гына сөйләшә иде. Авдиева үзе Казан кызы була. Коммунистлар партиясе аны Казаннан бу якларга, миссия белән җибәрә. Руслар әйтмешли, башыннан аякларына кадәр «ярый коммунист» була. Теге әсәрдәгечә, Миңлекамалны Җенлекамал дип йөрткән кебек, моңа да җен кагылган иде. Авылларны колхозлаштыру чоры. Авдиева, авылдан авылга йөреп, клубларда җыелышлар үткәрә. Һәрбер йортка кереп, гади халыкны агитацияли. Кулакларны күзләренә карап хурлаган, курыкмыйча гел турысын бәреп әйткән ул. Кулакларның да инде күбесе урта хәллерәкләр, аның килүен алдан белеп, бәлешләр пешереп каршы ала торган булганнар. Бәлкем безне алай ук артык үгетләмәс, дип ышанганнардыр, күрәсең. Ләкин ялкынлы коммунист Авдиева андый провокацияләргә бирешми. Бәлешен дә авыз иткән, хуҗасын да үгетләгән. Кулаклар гына түгел, гади халык та уттан курыккандай курка башлыйлар моннан. Кайбер батырраклары аның каршында капкаларын ук бикләп куйсалар да, милиция чакыртып ачтыра торган була. Халык, исемен үк ишетүгә, өрки башлый моннан.
Менә шул Авдиева яраткан бәлеш дигәннән, ул бигрәк тә суган бәлешенә үлеп китә торган булган. Бервакыт, очраклы рәвештә, бер йортка кергәч, хужалары бик тәмле суган бәлеше белән сыйлыйлар. Авдиева шул хәтле тәмлелеккә шакката. Ничек ясадыгыз моны, дип сораша. Берара үзенең пропагандалауга килгәнен дә оныта, күрәсең. Хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп чыгып китә.
Бу вакыйга йорттан йортка, авылдан авылга тарала. Теге хуҗалардан барысы да бәлеш ясау рецептын сорыйлар. Районы белән, һәрберсе Авдиеваны яраткан бәлеше белән каршы алырга тотыналар. Тик ул гына булышса ярар иде. Нишлисең бит, Коммунистлар партиясе системасының үсеп барган чоры. Телисеңме-теләмисеңме, барысын да көчләп колхозга кертә башлыйлар. Кулакларны бөтенләй таларга тотыналар.
... Авдиевада да кызгану хисе аз була. Баштанаяк чумып, системага булышлык итә. Ниһаять, ул Дөбъяздан егерме чакрымда урнашкан Мәмдәл авылына килеп төшә. Бу авылда Галәви карт атлы бай яшәгән була. Бай дигәннән, революциягә кадәр җыйган алтыннары күп була моның. Ул вакытта бит кулакларның күбесе алтыннарын хәзинә итеп яшерергә яки кая да булса олактырырга, сатарга өлгерәләр. Ә менә Галәви карт өлгерми кала. Җитмәсә, Авдиевага өстән әмер була: мал-мөлкәтләрен ризалашып бирмәсәләр, тартып алырга. Авылга кергәч, җыелыш та ясап тормыйча, атлы олауларын җигеп, ул туп-туры Галәви картларга юнәлә.
Шик-шөһбәсез, ишегалдында үз эшләре белән шөгыльләнеп йөргән карт аптырап кала. Гайнебанат Авдиева, бер-ике иярчен коммунист белән, исәнләшми-нитми, капкадан килеп керә. Иярченнәре, ир-ат булсалар да, шүрләбрәк туктап кала, ә Авдиева туп-туры келәткә юл тота. Барышлый, хуҗага Коммунистлар партиясенең боерыгын кычкырып әйтергә өлгерә. Сорамый-нитми келәт ишеген ача. Анда сигез-тугыз капчык тутырылган арыш була. Шуларның берсен, ике кулы белән ныклап тотып, җилкәсенә күтәрә дә урамга таба атлый. Галәви карт, хәле китеп, җиргә утыра. Йөрәген тотып, еш-еш сулый башлый. Авдиева: «Нәрсә карап торасыз, төягез әйдә!» - дип, аптырашта калган иярченнәренә боера. Тегеләре, кыюлык җыеп, җитез генә ташырга тотыналар. Гайнебанат чираттагы капчыкка ябыша. Күтәрим дигәндә генә моның аркасы киштәдә яткан шакмаклы тартмага төртелә. Инде капчыкны җилкәсенә салыйм дигәндә, теге тартма, сөйрәлеп, онлы идәнгә килеп төшә. Авдиева, бер мизгелдә йөген күтәреп, ишеккә тайпыла. Ләкин кирәк бит туктап кызыксынып карарга! Алтын, энҗе-мәрҗәннәрдер, йөзекләрдер, алкалардыр, акчалар - тартма эчендәге бар байлык идәнгә чәчелә. Тышта йөрәген тотып утырган картның: «Ах!» - дип сыкранган авазы ишетелә. «Җәгур, бар, милиция чакыр!» - дип кычкыра Авдиева, хәзинәне күреп өлгергән бер иярчененә. Тегесе тиз арада участковыйны китертә. Участковый, кулларын уып, акт язарга тотына. Капканың урам ягы кызыксынучы авылдашлар белән тула. Милиционер, келәт эченнән тагын шундыйрак берәр бәһале әйбер табылмасмы дигәндәй, тентү үткәрә. Тапмагач, акт кәгазенә нидер яза.
Картның коты алына. Бәлкем шул минутларда коммунист Авдиева аның каршында аждаһа булып күренгәндер. Күзләре тоныкланган картның: «Аллам сакласын!» - дип әйтүе була, «кызыл аждаһа» ярсыган күзләрен моңа төби. Карт берөзлексез: «Аллам сакласын, Аллам сакласын!» - дип, утырган хәлендә артка чигенә. «Аждаһа» якыная. «Күпме аңлатырга була сезгә, томаналар! Алла юк! Юк ул Алла! Күктә галәм, йолдызлар, башка планеталар!» Авдиеваның иреннәре төрле рәвешләрдә селкенсә дә, Галәви карт аны ишетми. Колакларында «аждаһа»ның калын, ямьсез тавышы гына яңгырый. «Кит, кит каршымнан, җен-пәри! Ничек инде Алла булмасын ди? Менә сез булырга тиеш түгел, иблисләр!» Карт, сыкранып, җиргә сеңә. Бәхеткә, өйдә малайлары булмый. Юкса олы улы бик тиз кызучан булган, диләр, картның. Түзә алмыйча, берәр хикмәт китереп чыгарган булыр иде. Ул вакытта алар, энесе белән олауларын жигеп, шәһәргә киткән булганнар.
Ниһаять, урамда җыелган халык артка чигенә. Капкадан Авдиева чыга. Кулларында алтынлы тартма. Артыннан участковый күренә. Җигелгән тарантасына җиңел генә менеп утыра. Авдиева аңа тартманы тапшыра...
...Бер атнадан соң ялкынлы коммунист Гайнебанат Авдиева югала. Ни районнан табалмыйлар, ни авыллардан, ни Казанга әнисе янына кайтмаган була. Югалуы озакка сузылгач, моны эзләргә тотыналар. Шулай да, күбрәк Казанда эзлиләр. Чөнки соңгы тапкыр аның күрше хатыны Мәликә белән, җыенып, калага киткәнен күреп калучылар табыла.
Ахыры бар

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: