Шәһри Казан

Хөкемне кем чыгарыр?

Салып ат ул пәрәнҗәңне! Күпме кеше көлдерергә була? Инде ярты ел буена, өйгә кайтып кергән саен мине газиз әтием әнә шул сүзләр белән каршы ала. Иманыма кайтып, дин юлына басканнан бирле туган йортымда якты йөз күрсәтүче юк. Беләм, әти-әниемә мин гомерем буе бурычлы: алар мине якты дөньяга китерде, җил-яңгыр тидермичә...

Реклама

Салып ат ул пәрәнҗәңне! Күпме кеше көлдерергә була?
Инде ярты ел буена, өйгә кайтып кергән саен мине газиз әтием әнә шул сүзләр белән каршы ала. Иманыма кайтып, дин юлына басканнан бирле туган йортымда якты йөз күрсәтүче юк. Беләм, әти-әниемә мин гомерем буе бурычлы: алар мине якты дөньяга китерде, җил-яңгыр тидермичә үстерде, теләгемә каршы килмичә, Казанга укырга керттеләр. Тик... минем өчен кызарырга да туры килде шул әтиемә. Инде намаз укып, тәүбәгә килгәндә ул мине хуплап торыр, дигән идем...
Авылда күп саттылар гайбәтемне. Туп тибеп йөрүче ыштансыз малайдан алып, эскәмиядәге ак яулыклы әбиләргә хәтле артымнан әллә нинди ямьсез сүзләр кычкырып калалар иде. Анысына тешеңне сындырырлык дәрәҗәдә кысып түзеп була. Әмма шундый ук сүзләрне иң кадерле кешемнән ишетү - йөрәгемә утлы хәнҗәр кадау белән бер...
Минем, үз гомерендә бер тапкыр да шәһәр күрмәгән гади авыл кызының, Казан-башкалага килгән генә көннәрем иде. Шулхәтле шау-шу монда, юкка гына Казан дип атамаганнар икән бу шәһәрне: нәкъ казан кебек гөбер-гөбер кайный бит ул. Төннәрен йокыга китә алмыйча озак боргаланып ятам. Эх. Безнең авылда бигрәк тыныч булган икән, дим. Тулган ай уртасындагы Зөһрә кызга карап, өйгә адашып кергән ялгыз чикерткә тавышына тәмләп кенә йокыга тала идем. Ә Казанда айны күргән кеше бармы икән? Көндезләрен әйтмим дә инде, төнлә дә туктамый бит машина гүләве: кая йөреп, нинди эш корып бетерәдер бу шәһәр халкы.
Без урнашкан тулай торак уку йортымнан ерак түгел, барлык уңайлыклар да бар диярлек. Тик бүлмәдәшләрем генә үз милләтемнән булмады. Маша, Елена һәм Катя - өчесе дә бер үк районнан килгәннәр. Араларында татарча бер кәлимә сүз белмәгәне бер Маша гына, калганнары, татар авылында яшәү сәбәпле, вата-сындыра булса да сөйләгән булалар, мин сөйләгәнне дә аңлыйлар. Мине Рая дип кенә атыйлар. Башта каршы килсәм дә, соңыннан күнектем үзем дә. Рәйсә дип матур гына әйтә алмады шул марҗалар.
Без гел дүртәү йөри идек. Шуңа группада «квартет» дип кушамат тактылар үзебезгә. Тик бер мәсьәләдә генә карашларыбыз төрле булды. Ул да булса, мин мөселман, ә алар христианнар. Һәр кич үзләренең догаларын укыйлар, почмакта икона һәм Библия тора иде. Боларга минем бик исем дә китмәде кебек. Үземә Ислам дине кануннарын балачактан ук өйрәтүче булмады дисәм, Галия әбием рухы үпкәләп ятар. Әйе, әле исән вакытта, икәү бергә бер караватта яткан чакларда әбием миңа Аллаһы Тәгалә турында сөйли иде, кыска-кыска догалар да өйрәтергә тырышты. Әби «Лә Иләһә Иллаллаһ» дип әйтә, мин аның артыннан кабатлыйм. Ә ул үлгәч, кабатламадым, кабатлатырга кеше дә булмады. Кайчакта мин хәтта хурланып та куя идем: бүлмәдәш кызларым тырыша-тырыша чукыналар, ә мин бер динсез кебек, андый вакытларда нишләргә дә белмим. Пасха, Раштуаларда аларга ияреп мин дә чиркәүгә керәм, ә үзем Корбан һәм Гает бәйрәмнәренең кайчан икәнен дә белми идем. Шулай бервакыт, бүлмәгә соңрак кайтып кергән көнне, бикле ишеккә терәлеп калдым. Ачкычымны үзем белән алмаган идем, чөнки кызлар миннән иртәрәк кайтып китте. Күрше бүлмәгә кереп утырып булса да торыйм дип, Ләйләгә шакыдым. Ишек ачылуга ни күзем белән күрим, гомер булмаганны минем өч кызым да Ләйләнең түрендә өстәл артында утыралар. Шунда Катя миңа калын тавышы белән:
- Раечка, от тебя не дождешься уж, по любому. Вота Лейля безне Гает коймагы белән сыйлый. Син үзең мөселман булып та, бүген нинди зур бәйрәм икәнен белмисең, да? - диде.
Гарьлегемнән күземнән яшьләр атылып чыкты. Шул атнада авылга кайткач, аулакта калып әнигә барысын да сөйләп бирдем.
- Кызым, синең ничек газаплануыңны мин үзем дә бик яхшы аңлыйм. Күрше хатыннары ашка барганда да мин капка арасыннан карап калам. Башта чакыралар иде, әтиең җибәрмәде. «Вакыт әрәм итеп, гайбәт сатып кына йөриләр бит анда», - диде ул. Ә хәзер берәр мәҗлес була калса, миңа әйтеп тә тормыйлар шул. Әтиеңне беләсең бит инде, кырыс кеше. Ышанмый ул Аллага. Өйдә Алла сүзен әйтергә ярамый, догалыкларны, тәсбихларны күрсә, тизрәк чыгарып ата. Шәһәрдә мәчетләр күп бит, дәресләр дә бирәләрдер. Син шунда йөреп карамыйсыңмы соң? Минем хәзер дога ятларга хәтерем дә начар инде. Әле ярый радиодан шундый тапшырулар алып баралар, аннан булса да тыңлап юанам.
Әниемнең әлеге сүзләре миңа васыять булгандыр. Чөнки, һич көтмәгәндә, мине ятим итеп арабыздан китеп барды. Бу минем өчен иң зур югалту булды. Әти белән сөйләшүебез дә шулкадәр генә, ичмасам берәр туганым да юк. Япа-ялгыз итеп хис иттем мин үземне, кемгә дә булса ачылып, бер кычкырып елыйсым килде. Тик күз яшьләрем генә чыкмады, тамак төбендә нәрсәдер каты таш булып утырды да миңа ни еларга, ни җиңел суларга бирмәде. Әниемне мөселманча кәфенләп, җеназа укып күмделәр. Җеназаны бик хәтерләмим дә: берничә тапкыр аңымны югалтканмын. Әти бик каршы килгән диделәр, ләкин авыл картлары җыелып, әнине «үзебезчә» җирләгәннәр.
Авылга бик сирәк кайта башладым. Әниемнең каберенә чәчәкләр куярга булса да кайткалый идем әле, әмма шушы яшәгән гомеремдәге иң ямьсез, үкенечле көннән соң бөтенләй кайтмый башладым. Мине көчләделәр...
Авылда сүз киткән, һәм гадәттәгечә арттырып, күпертеп, һәрберсе үзеннән булдыра алганча өстәп, әтигә дә сөйләгәннәр. Имеш,мин тәмам «урам кызы»на әйләнеп беткәнмен, эчәм, тартам икән, Восстаниедә «акча эшлим» икән...
Айдар исемле егет белән сирәк-мирәк кенә очрашып йөри идем. Бергә паркта йөгерәбез, сөйләшеп утырабыз, ике-өч тапкыр кинога бардык. Бик тыйнак, акыллы егеткә охшаган. Иптәшләрем аны «пешмәгән» дип йөртәләр иде хәтта. Беркөнне бу мине дачага шашлыкка чакырды.
- Барысы да парлы-парлы киләчәк, минем берүзем генә утырасым килми, - диде.
Пешмәгән, тек пешмәгән инде Айдар. Ә мин артык «пешкән» булу сәбәпле:
- Борчылма әле юкка, икәү барырбыз, бер ялгызың булмассың, - дидем.
Без ашыйсы шашлык бер бай малаеның туган көне хөрмәтенә икән. Бу байлар бик хәйләкәр халык үзләре, бер дә без авыл балаларын затлы келәмле коттеджларына кертеп утыртмыйлар. Әллә кайчангы, бер иске кечкенә генә дачага килеп кердек. Яшьләр күп җыелган, руслар да, татарлар, хәтта негрлар да бар. Барысының да диярлек кулында шешә, тәмәке, кычкыралар, сүгенәләр. Айдар гына каян килеп эләккәндер бу компаниягә, шуны һич аңлый алмадым. Менә, ниһаять, шашлык пешкәч, без бөтенебез бер өстәл янына җыелдык. Юбилярны котлап тостлар әйттек, һәм миңа Айдар алма согы тоттырды (ул минем эчмәгәнемне белә иде). Менә шуннан соң башланды хәлләр: башым әйләнә, телем бәйләнә, косасы килә... Көчләүченең кем икәнен дә белмим ичмасам... Икенче көнне уянып китсәм, бөтем тәнем авырта, баш чатный иде. Караватта кан эзләрен күргәч, сискәнеп киттем, тирә-ягымда берәү дә юк. Бакчага йөгереп чыктым: гамакта ике егет йоклый, мунча янындагы диванда өчәү аунап яталар иде. Ничек кайтып җиткәнемне үзем генә беләм. 20 километрны җәяү үттем мин. Кичкә сәгать сигезләргә генә бүлмәгә кайтып аудым. Милициягә барырга хурландым: үзем гаепле, эчмәскә иде теләсә нәрсә, йөрмәскә иде шундый мәҗлесләрдә бер белмәгән кешеләр белән. Ә Айдарны шул төннән башка күрмәдем дә...
Иптәш кызларым мине аңламады. «Сама, наверное, захотела, ты же любишь тусоваться!»...
Үз-үземә бикләнеп, беркем белән аралашмыйча озак йөрдем. Иң яраткан урыным - балкон. Шунда чыгып утырам да, кырмыска оясы кебек кайнаган шәһәргә карап, уйлыйм да уйлыйм. Ни уйлаганымны үзем дә белмим, буталып беттем. Кем мин? Кемгә кирәк? Нинди яшәү максатым бар? Егерме яшемә җитеп нәрсәгә ирештем?
Буш куык мин... Эчем дә, тәнем да буш. Калтыранган кулларым бауга үрелде. Бердәнбер котылу чарасы шул гына...
Яктылык күрәм, күзләрне чагылдырып каяндыр нур сибелә. Шундый рәхәт миңа: тәнем каз каурые кебек, һавада очып кына йөрим. Кинәт каршыма мәрхүм Гайшә әбием чыкты. Матур яулык, ап-ак күлмәк кигән. Мин аңа таба ашкынам, тик аякларым бармый, кулымны да суза алмыйм. Ә әбием миңа елмаеп:
- Түз, балам, сабыр бул! Ходайның кодрәте киң, ул сине кичерер, диде.
Уяндым, шундый рәхәт... Беләгемә система куйганнар, аның энәсен дә сизмим: ничектер җаныма рәхәт минем.
Хастаханәдән чыккач, мәчеткә бардым. Әйтерсең инде күптәннән монда йөрим: барысы да шундый якын күңелгә. Моңарчы үземдә мондый рухи тынычлыкны сизгәнем юк иде. Шул көннән башлап, догалар өйрәндем, намаз укый башладым. Бүлмәдәге кызлар белән талашмыйча гына аерылыштык, мин башка бүлмәгә күчендем.
Минем элекке тормышымны уйлыйсым да килмәде. Әнием-җаным мине болай тыныч килеш күрмичә үлеп китте, ә әти мине яулык бәйләгән килеш кабул итмәде. Авыл халкының теле явыз:
- Нәрсә, гөнаһларыңны яулык белән капламакчы буласыңмы әллә? Алла артына яшеренеп йөрүче генә бит син, үзең һаман шул себерке! -диләр.
Аллаһы Тәгалә сукыр түгел, хөкемне сез түгел, Ул чыгарыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: