Шәһри Казан

Имче Газизә

Безнең авылда заманында Газизә исемле карчык булган. Аны Газизә дип тутырып әйтүче юк, Газзә генә диләр. Безнең буын хәтерләми инде аны. Шактый катлаулы язмышлы, кызыклы апа булган ул. Тирә-якта дан тоткан гаиләсе авылда беренчеләрдән бакчачылык белән шөгыльләнгән, шул бакчасына су булсын дип, шактый зур Шушма елгасын икенче юлга борган Сәлиҗан...

Безнең авылда заманында Газизә исемле карчык булган. Аны Газизә дип тутырып әйтүче юк, Газзә генә диләр. Безнең буын хәтерләми инде аны. Шактый катлаулы язмышлы, кызыклы апа булган ул.

Тирә-якта дан тоткан гаиләсе авылда беренчеләрдән бакчачылык белән шөгыльләнгән, шул бакчасына су булсын дип, шактый зур Шушма елгасын икенче юлга борган Сәлиҗан бай кызы ул. "Сәлимҗанның алтыны бер ат олавы булган", - дип картлар сөйлиләр иде әле. Берничә кат хаҗга барган Сәлимҗан. Бер такыр хаҗга киткәч, моның әйләнеп кайтуына, яраткан кызы Газизәнең авырлы булуы беленгән. Кемнән диген әле - Сәлимҗанның ат караучысы Шәрифулладан. Шәрифулланы да Сәлимҗан үз улы кебек кабул итеп яраткан. Тик бу хәбәргә шатланмаган, билгеле. Шул ачудан бар байлыгын кайдадыр чыгарып күмгән дә, тагын сәфәргә чыгып киткән. Шул китүеннән кайтмаган. Аннан, унҗиденче ел, аннан - башкасы. Алтын шул килеш югалган. Төрле елларда нәсел дәвамчылары шактый эзләп тә карадылар бугай ул алтыннарны, тик табучы булмады кебек - бер-ике алтын тәңкә чыкканы гына ишетелде.

Ә Газизә белән Шәрифулла гаилә корганнар. Газизә әбинең шул ягын аеруча хәтерлиләр - ул чыккан, тайган-сынган кул-аякларны төзәтә. Күрәсең, нәселдән килгән осталык булгандыр инде бу. Табиблар алынмаганга да алына иде ул, дип сөйли өлкәннәр. Кешене генә түгел, хайваннарны да дәвалаган.

- Каз аягын имгәтсә дә, суярга кызганыч, дип Газзәгә керә идек. Нидер эшләтеп, кайры бәйләп чыгарыр иде дә, ике-өч көннән каз берни булмаган кебек йөри башлар иде, - дип әбиләр сөйләгәне хәтердә.

Колхозлар оештырылгач, 37 нче еллар тирәсендә күршедәге Шөгер авылында атлар аяксызлана башлый. Сәбәбен белүче юк, дәва ярдәм итми, һәрхәлдә, ветврач көн дә шунда маташса да. Ул чактагы колхоз рәисе - бик фанат коммунист кешегә безнең авылда шундый карчык яшәвен әйтәләр. Тик ул: "Нинди ырымга ышану ул, инәгезне фәлән итим", - дип кенә кычкыра.Әмма заман шундый - корткычлык-фәлән дип хәзер алып китәргә мөмкиннәр, хәлләр һаман мөшкелләнгәч, дөресрәге, колхоз рәисенең үзе җигеп йөри торган дәһшәтле айгыры да аксый башлагач, берничә ат җан-тәслим кылгач, бер кышкы төндә Газизәгә төшәләр. Инде шактый олы яшьтәге апаны толыпка төреп, чанага утыртып, алып киләләр.

- Менә айгыр, - ди рәис Газизәгә. - Башта шуның янына кереп кара. Аннан башкаларын карарсың.

Газизә карчык ипләп кенә керә айгыр янына, аякларын капшый,чыга да:

Реклама

- Күрсәтегез башкаларын, - ди.

Алып керәләр моны ат абзарына.Ул тиз-тиз атлап абзарны әйләнә, кайбер атлар янына чүгәләп аякларын карый да ирләр янына килеп:

- Соңрак дәшкәнсез. Серен белгән кеше үлән белән зыян салган атларыгызга. Менә боларын-боларын суегыз - барыбер яшәмәячәкләр, менә боларына фәлән-фәлән нәрсә эчерергә кирәк, боларын тиз арада күтәрәмгә, - дип дәвасын әйтә.

Рәис котырып китә. Ул чорда колхоз атын, эш атын сую өчен баштан сыйпамасларын бик яхшы белә ул.

- Илтеп куегыз бу җен карчыгын, - дип, Газизәне авылга озаттыра.

Тик ике көннән, Газизә үлә дигән атларның тагын икесе егылып җан биргәч, яңадан чакырта карчыкны. Килә Газизә. Тагын дәвасын аңлата. Газизә әйткән атларны суялар, калганнары ул әйткән нәрсәләрне эчергәч, терелә. Шактый зур вакыйга булган, күрәсең, әле егерме еллар элек кенә бу хәлне безнең авылда да, Шөгердә дә хәтерлиләр, сөйлиләр иде әле.

Бүген Сәлимҗанның малае яклап нәселе дә, Газизә яклап нәселе дә бар әле. Совет чорында әлеге нәселнең өлкәнрәкләре шыпырт кына чыккан-тайган сөякләрне дә дәвалаштырды бугай. Бүгенгеләрдән берәрсе беләдерме-юкмы - анысын әйтүче юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: