Шәһри Казан

Кадерле кунак

Үгез матур иде. Хайваннарга хас матурлык бар иде анда. Ялтырап торган очлы мөгезләр, мөгез арасында бөдрәләнеп торган маңгай чәчләре, дымлы зәңгәрсу зур күзләре, кочакка сыймас зур башы, киң аркасы, көчле аяк­лары мәһабәт итеп күр­сә­тәләр иде хайванны. Болай юаш иде ул Мишка, юан чыл­­быр белән бәйләнеп куел­ган булса да, менә әле...

Үгез матур иде. Хайваннарга хас матурлык бар иде анда. Ялтырап торган очлы мөгезләр, мөгез арасында бөдрәләнеп торган маңгай чәчләре, дымлы зәңгәрсу зур күзләре, кочакка сыймас зур башы, киң аркасы, көчле аяк­лары мәһабәт итеп күр­сә­тәләр иде хайванны. Болай юаш иде ул Мишка, юан чыл­­быр белән бәйләнеп куел­ган булса да, менә әле дә кытыршы теле белән хуҗасының кулларын яларга омтылды, башын уңга-сулга чайкады.
- Йә, Горбач, азынма, алдыңда булганын аша. Әнә тагы аяк астыңа сөйрәп тапалагансың печәнне, - дип ачуланган булды Ришат. Шатлыгы ташып бара иде хуҗаның. Алган чакта зә­гыйфь кенә бозау иде, мал булды бит тырыша торгач. Бүген­нән егып суйсаң, кимендә өч центнерлап ите чыгар моның, валлаһи. Мишканың утлыгына печән өстәп салып куйгач, икенче аранда бәйле торган Чубайс янына үтте. Телевизордан күзгә ча­­лын­ган күп сөй­ләрләрнең исемнәрен үгезләренә тагарга гадәт итте ул соңгы елларда. Риза булмаган чакларыңда, яннарына чыгып, йөзләренә бәреп әй­тәсең ичмасам, бик ачуланганда сел­тәнеп котларын аласың. Чубайс Мишка­дан кайтышрак иде, кыш кыш­латырга кирәк булыр монысын. Зур абзарында торган өч сыерын, өч бозавын, дис­тәдән артык сарыкларын туйдырганчы әллә күпме вакыты үтте аның. Әле монысы иртәнге әйләнеп чыгу гына иде абзар тирәсен. Чәй эчеп алгач чыгып асларын чистартасы, көрпә таратасы, җылы су эче­рәсе була. Алар янында тавыклары-үрдәк­ләре. Ары-бире ит­кәнче, кичке эшләргә вакыт җит­кән, имеш. Гөрләп тора абзар эче Ришатның, Ходайның биргәннәренә мең шө­кер. Шуның белән дөньясын көтә, тамагын туйдыра, өс-башын карый. Авыл җирендә хәзер эш юк, оныттылар җир кешесен. Ләкин зарланганнан тамак туймый, хәлдән килгәнне эшләргә кирәк. Ишегалдын каплаган карны көрәш­тереп өйгә кер­гәндә, кышкы кояш баш түбәсенә күтә­рел­гән иде инде. Рәзиләсе, аның кергәнен күреп, ялт итеп каршына килеп басты.
- Чакырдылар, - диде ул, балкып, - ун минутлар элек энекәшең шалтыратты.
- Нәрсә ди? Кая чакыра? - диде Ришат.
- Юбилейга, әллә оныттыңмы? Галимгә кырык биш яшь тула лабаса, - дип би­тәрләгәндәй итте хатыны. Әттәгенәсе, чынлап та хә­тер­­дән чыккан.
- Алдагы атнаның шимбәсенә диде, сәгать өчтә, минут та соңга калмагыз ди­де, - дип тезеп китте хатыны. Йөзе алсуланып чыккан иде аның, шатланган, күрәсең, уен эшмени, Казаннарга кунакка чакырсыннар әле олылап.
- Зурлап үткәрергә булган икән. Ә кәкже, кырык биш ел ул кырык биш адым ара түгел. Маладис булып чыкты минем энекәш. Шартына китереп котлап кайтырга кирәк булыр, - дип сөй­ләнде Ришат, чәенә җимеш салып. Буш кул белән барып булмас. Иртәгә сөяксез генә җиреннән берәр ун кило ит чабып әзерләп куярмын. Син дә берәр казыңны ал, симезрәген.
Рәзиләнең үз кайгысы иде:
- Күп кеше җыя торганнардыр, минем бер күл­мәгем дә юк. Баргач баргач, адәм­чәрәк булсын иде. Бү­ләк турында да уйларга ки­рәк.
- Әле генә чутлап утырдым да нәрсә алып барырга кирәклеге турында. Өстәп Фәйз­рахман карттан өч литр бал алырбыз, әйдә, булгач бул­сын.
- Анысы күчтәнәч була, абый кеше, - дип урынына утыртты аны Рәзиләсе, - әллә син шуларны бүләкккә санап хәйран кеше арасында менә, энекәш, кырык яшеңә үгез ите дип мөгрәп торыр идеңме? Хәзер кешеләр конверт бүләк итәләр. Без дә чәчәкле конвертка берәр мең акча салыйк та...
- Акча, акча, - дип дулап китте Ришат. - Нәрсә ул ак­ча? Бер кәгазь кисәге. Бү­ген бар ул, иртәгә - юк. Го­мер­гә истә калырлык бү­ләк турында уйларга кирәк. Эне­кәш оныкларына күрсә­теп ис­кә алырлык булсын. Менә моны абыем туган кө­немдә биргән иде дип.
Энекәше Галим­нән башка якын кешесе юк аның бу дөньяда. Әниләре, мәрхүмә, иртә китте. Ялгызы ике малайны кеше итәм дип йө­гер­де йөгерде дә, шул йөгереп йөргән җиреннән ашыгып китеп тә барды. Соңгы сулышларын алып түрдәге караватта ятканда, Ришатка унҗиде яшь, Галимнең унөче тулмаган иде.
- Туганыңны кара, - дип өзеп-өзеп васыятен әйтте ул Ришатка. - Сез бит ике генә бөртек, бер-берегезгә терәк булыгыз. Ничек тә энекәшеңне укытырга тырыш, укытучылар мактап туймыйлар үзен. Берүк, сүземне тот. Их, тагы әзрәк яшәргә язмаган Ходай. Бигрәк яшьләй торып каласыз бит, балакайларым, - дип күз яшьләренә буылды ул. Ул чакта колхозның гөрләп торган чагы иде әле. Мәктәптә үк малайларны тракторчылыкка укыталар иде. Әнә шул катыргыны тотып, колхоз рәисенә керде Ришат. Төптән нык, җитди карашлы бу үсмерне ошатты рәис, авыр гаилә хәлен дә исәпкә алгандыр, икенче көнне үк хан заманыннан сак­ланып калган ДТ-54 тракторына утырт­ты. Өйрәнеп кит­те Ришат техникага, җигелеп тартты колхоз эшләрен. Аю табан дип армиягә алмадылар аны. Шул хакта белешмә алып кайт­кач, барысын җентекләп уйлап өйрән­гән егет үзеннән өч яшькә олы күрше кызы Рәзиләне ише­галдына чакырып чыгарды.
- Минем клубларга йө­рерлек вакытым юк. Өйдә хатын-кыз кулы кирәк. Эне­кәш тә бала гына. Миңа ки­яүгә чык, - дип ярып салды. - Мин сине рәнҗетмәм, чыкканыңа үкенмәссең. Баш исән булса, мал табылыр, кешедән ким-хур яшәмәбез...
Кыз ә дә димәде, җә дә димәде, борылып керде дә китте. Әмма күңеле кытыкланып калган иде аның. Кайсы җиткән кызның кияүгә чыгасы кил­мәс. Аулак урын туры китереп, әни­сенә егетнең сүзлә­рен җиткерде Рә­зилә. Әнисенә шул җитә калды.
- Фәрештәләр иңдергән сине аның күңеленә. Яшең җиткән, күзеңне йом да бир ризалыгыңны. Аларның нә­се­ле эшчән халык, холыклары ипле. Дүрт саны төгәл, сиңа нәрсә кирәк тагын? Ярату дигәне килә ул яши-яши, - дип, үз фатихасын бир­де. Мулла чакыртып никах укыт­тылар да яши дә баш­ладылар ирле-хатынлы булып. Икәү­ләп колхоз эше­нә җигелделәр. Озак кына баласы булмый торды Рә­зилә­нең, бар күңел җылысын Галимгә бирде, аннан кызлары туды. Кайдан килгәндер алар нәселенә, бик башлы булып чыкты Галим. Районнарга йө­реп мәктәп данын яклады. Холкы да ипле иде үзенең - уенга хирыс булмады, гел китапларына күмелеп утырды. Ул арада дөньясы үз­гәреп китте. Эшсезлек, акчасызлык муеннан буды. Галим, укуын тәмамлап, аттестат күтәреп кайтты. Гел «биш»­леләр балкып тора иде үсмернең кәгазендә. Укытыр өчен акча ки­рәк иде беренче чиратта. Ярый Рә­зиләсе бе­лән бер сүздә булдылар. Өзеп-йолкып, сатканын сатып, булма­ганын бурычка алып тәки укырга керттеләр Галимне. Төгәл биш ел Казанның югары уку йортында укыды ул. Анысы җитмәгән, кайтты да, тагын укыйм, дип хәбәр салды. Аспирантура дигәне тагын да югарырак икән. Керфеге дә селкенмәде Ришатның, укы, туганым, диде, әйдә, белсен­нәр безнең дә хәлдән килгәнне. Тагын өч ел Казан юлын таптады Ришат, итен-маен илтте, кием-салымын юнәтте. Зур урынга эшкә куш­тылар Галимне укып чыккач, ай эчен­дә фатир бирделәр. Эне­кәше белән горурланып урам­­ның гел уртасыннан йөр­де Ришат, очраган берсе белән энекәше турында сүз куертты. Шулай булмый ни, аның да күпмедер өлеше бар ич энекәшенең уңышларында. Шәһәр кызына өй­ләнде Галим, аның туенда түр­­­дә утырдылар абый белән җиңги. Киленнең ата-анасы да тө­шеп калганнардан тү­гелләр иде. Галим гадәт­тәгечә еш кына кайткалап йөр­де, печән-утын әзерләште, озаклап мунча чабынды. Шулай тәгәри торды үз җаена тормыш арбасы. Фатирларын зурга алыштыргач, Ришат белән Рәзилә парлап барып кунак булып кайттылар. Ара ерак булса да (кайда Актаныш, кайда Казан?), еш кына аралашып яшәде кан туганнар. Ул вакытта инде бераз ныгып, кулдан булса да машина алып җибәр­гән иде Ришат. Сүз юк, укыганын аяк астына салып таптамады эне­кәше, яңадан-яңа үр­ләргә үр­мәләде, әллә нит­кән фәнни китап бастырып абыйсына бүләк итте, еш кына телевизорда күренеп, озаклап акыллы сүзләр сөй­ләде. Сөенеп туя алмадылар Ришат белән Рәзилә аның уңышларына. Соңгы араларда гына очрашулар сирәгәйде.
* * *
Бәхет бер килсә килә бит ул. Дүшәмбе көн иртән Ришатларга тире җыючы Әхәт шалтыратты. Суярга мал эз­ләп чуашлар килгән икән, хакын килешсәң, хәзер алып китәләр. Сикереп төште Ришат, барып килешеп тә кайтты. Тегеләр задур егетләр икән, филгә тиң үгезне ялт кына машиналарына менгерделәр дә шалт-шолт хакын исәпләп бирделәр, Аллаһу әк­бәр. Шулай көт­мәгән-уйла­маган җир­дән акчалы булып калды алар. Бик килешле генә күлмәк алдылар Рәзи­ләгә. Ришатның яхшыга кияргә барысы да бар. Шулай да чигелгән түбәтәй сайладылар.
Менә бүләк сайлау шактый вакытны алды. Эзләгә­нен Ришат китап-дәфтәр кибетендә тапты. Ишекне ачып керүгә күзгә бәрелде ул рә­сем. Ак каен төбендә моңсу күзле малай чалкан яткан да зәңгәр күктән талгын гына агылган ак болытларны кү­зәтә. Шуңа охшаш каен аларның бәрәңге бакчалары артында да үсә ич. Күпме тапкырлар үрмә­ләде­ләр ике энекәше белән ул каенның ябалдаш ботакларына. Кара­ган саен карыйсы килер, гел бала чагын исенә төшерер. Хакын да чутлашмады хәтта Ришат. Канәгать булып, баеп кайттылар алар районнан. Рәзилә бер көнне, иренә дә әйтеп тормый, ахи­рәтеннән чәчләрен кистереп, чем-карага буятып кайт­ты.
Соң ятса да, иртән иртүк торды Ришат. Чәй әзер булганчы, сәгатькә якын абзарда булышты. Аннан тиз-тиз чәй чөмерделәр дә юлга кузгалырга ашыктылар. Казанга килеп кергәндә, өч тулган иде инде. Кунакларга Галим үзе каршы чыкты. Башта ки­­сәк кенә аптырап кит­кәндәй тоелды ул, тиз генә үзен кулга алды, йөзе йомшара төш­те. Бетмәс-төкән­мәс төр­гәкләрне, төенчекләрне, капчыкларны кухня ягына урнаштырганнан соң, абый-җиңгинең өс киемнәрен дә шун­да гына элде, ишек төбендәге сусар бү­рекләр, чәш­ке туннар арасында урын калмаган иде. Шулай мәш килгәндә, ишек­тә килен кешенең башы күренеп калды.
- Кая югалдың тагы? Василич тост әйтергә җыена, - дип ысылдады ул, күрше бүлмәдәгеләргә ишеттерергә теләми. Шул чакта гына туганнарны күреп алды.
- О-о-о, - диде ул, яшереп-нитеп тормый, - шул кадәр җирдән этләнеп килеп йөрмәссез дип уйлаган идек без. Каян урын табарбыз, әллә пианиноны борып утыр­­­­­табызмы? - дип, иренә карады.
- Һич ярамый! Анна Петровна кызы белән бит, анысы филармониядән. Ишек төбе­нә ике урындык өстә дә...
- Мин киттем, кунаклар югалтканнардыр, - дип, килен гаип булды. Ришат белән Рәзилә, суыткыч янында элен­гән кечкенә көзгегә карап, чәчләрен сыпыргаладылар да түргә үттеләр. Кунак бүлмәсе шул зур затлы ирләр, чибәр хатыннар белән шыплап тулган иде. Алар ке­реп утыргач, Галим: - Минем Ришат абый белән Рә­зилә җиңги, Актаныш якларыннан. Иң кадерле кунаклар, - дип таныштырып куйды. Кайсыдыр бер наяны: «Тост, тост яңа кунаклар хөр­­мәтенә», - дип аваз салды. Кызмача кунаклар бу тәкъ­димне күтәреп алдылар. Бәл­лүр чәркәләргә рубин тө­сендәге шәрабләр, опал төсен­дәге коньяклар коелды. Ришат та кешеләр белән беррәттән бу ят эчемлекне авыз итте. Яндырып төшеп киткәнен исәпкә алганда, эчендә шайтаны бардыр моның. Чыга торган ишеккә терәлеп дигән­дәй тора иде аларның урындыклары. Нин­­­­­дидер яшь кенә хатынкай алларына тәлин­кәләр китереп куйды. Сүз юк, өс­тәл бай иде: алмасы-хөр­мәсе, кош ите, балыгы. Менә шуларны каерып ашаган кеше юк. Сай гына тә­лин­кә­ләренә бармак очы зурлыгы салып, шуны да пычаклар белән тураклаган булып, чәнечкеләренә элеп ке­нә ашаган кыяфәт чыгаралар. Сәнәк-балта сел­тәп бир­чәйгән куллары белән бу хикмәтне килештереп булмас дип кузгалмыйча утырды Ришат. Аның каравы, иркенләп өстәлне күзәтте ул. Иң түрдә елкылдап торган костюмының төймәләрен ычкындырып җибәргән мә­һа­бәт гәү­дәле ир утыра иде. Шул берзаман калкынып, Ришатның энекәше турында сөйләргә тотынды. Талантлы, перспективалы кадр, фәнни ачышлар иясе, диде, оста оештыручы, акыллы, бүлек мөдире дип мактады. Докторлыкны якларына ыша­­­­­набыз, бездән хәер-фатиха диде. Күңелле иде мондый сүзләрне тыңлап утыру Ришатка, аның энекәшен күккә күтәрәләр бит. Шунысы да күзенә салынды Ришатның, түрдәгеләр янын­­да энекәше белән килене келтерәп көлеп, ярарга тырышып йөрделәр, ишеккә таба утырганнарны ашарга-эчәргә артык кыстау юк иде.
Берара юбилярга бү­ләкләр тапшыру башланды. Әлеге директор дигәннәр, галәмәт зур тартманы кочып:
- Чешский хрусталь, коллектив исеменнән ... - дип бел­дерде. Икенчесе кузгалып, Галимгә зәңгәрсу кә­газь кисәкләре сонды:
- Ял итеп сәламәтлегегезне ныгытыгыз, Галим Хә­лимович. Карловы Вары - монысына кул чабып тел шартлаттылар. Ришат та җә­һәт кенә кузгалып бүләген кү­тәреп керде.
- Менә, энекәш, чын күңелдән... Чишмә буендагы каен төсле... -дип сөйләргә бул­ган иде, бүлдерделәр.
Барысы елмаеп җибәрделәр. Кызарып чыккан Галим ашыгып килеп абыйсының бүләген каплады, тизрәк алып чыгу ягын карады. Калганы күңелле генә дәвам итте алай. Нечкә генә сыйраклы кыз бала пианино артына утырып, чат-чат тел­ләренә баскалады.
Шул чак энекәше килеп колагына иелде:
- Караңгыга калмыйсызмы, абый? Юл озын бит...
- Шуны гына уйлап утыра идем, - диде Ришат, авыз ачып карангалап утырган Рәзиләсенең кабыргасына төртте: - Әйдә, җанкай, юл кешесенең юлда булганы яхшы... Галим аларны ишек төбенә кадәр озатып чыкты. - Абый, җиңги, үпкәләп китмәгез, мәшәкатьле чак булды инде, - дип сөйлән­гәләде.
- Нинди үпкәләү, бик матур кунак булды, рәхмәт чакыруыгызга, - диде чын күңелдән Ришат, - бар, кунакларыңны кара анда. Үзегез килеп чыгыгыз иркен­ләп...
Таш баскычлар буйлап төшкәндә ярый тамакка ирек бирмәдем дип шатланып бетә алмады Ришат. Таба ке­бек тигез юлдан кайту ягына җилдергәндә, бер-берсенә сүз кушмадылар. Нәрсә сөй­лә­шәсең, килделәр, күр­де­ләр, кунак та булдылар. Исән-саулар икән, Ходайга шөкер. Тик ниндидер әйтеп аңлата алмаслык бер хис-той­гы тырный иде күңелләрен...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: