Шәһри Казан

Кара көзге (мистик хикәя, алтынчы өлеш)

 Егет көлеп, кызны кочагына кысты. – Нигә җавап бирмисең?

Дәвамы. Башы:Кара көзге (мистик хикәя, бишенче өлеш)
– Җавап бирсәм, син ошатмассың шул. Мин бит фани дөньяныкы түгелмен, Айрат.
– Нәрсә, теге дөньядан штули?
 – Әйе, Айрат, теге дөньядан мин. Хәзер безнең бары җаннарыбыз гына серләшә.
 – Юк! Мин сиңа ышанмыйм. Китмә син минем янымнан!

Айрат таләбендә катгый торгач, Ләйсән ризалашып әйтте.
– Күрерсең, ләкин, ник күрәсе килгәнеңә үкенерсең бит. Үкенерсең.
 Сызылып таң атты. Айрат җаны-тәне белән тойган сылу кыз янә дә аның янәшәсендә юк иде. Ул бүлмәләрне күздән кичерде, бакчага чыгып һәр почмакны тикшерде, салкынча су белән юынып кабат өйгә керде.
 – Ләйсән! Ләйсән! Ничек шулай ялганчы булырга кирәк?! –дип әрнеде егет.
 – Мин монда, Айрат! Монда!

Ләйсәннең тавышын таныса да, иясе күренмичә кинәт ишетелгән аваздан, өйнең хуҗасы сискәнеп китте, хәтта. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә башлады.
 – Кайда син?
 – Көзгедә.
 Айрат авазга ияреп көзге каршына килде. Аның каршында сылу гәүдәсенә ефәк эчке күлмәк кигән, чәчләре матур булып иңбашларына таралган, сорау-шикләнүле күзләрен мөлдерәтеп, Ләйсән, аның Ләйсәне басып тора. Егет ашыгып як-ягына каранды, ләкин, янәшәсендә бер кеше дә юк, сурәт бары тик көзгедә генә иде. Шуннан соң ул кызга үрелде, әмма кулы пыяла салкыныннан башканы тоймады.

 Айрат чиксез аптырашта диванга чүгеп, телсез калды. Киеренке тынлыкны өрәк өзде.
 – Әйттем бит мин сиңа үкенерсең дип.
 – Кем, кем әйтә әле сезгә... сиңа үкенә дип. Аңлап бетереп булмый әле моны. Гипнозмы соң бу?
 – Юк, Айрат, гипноз түгел. Җаным гына йөри минем.
– Нигә җаның гына йөри? Үлдеңмени соң син?
 – Үтерделәр мине, үтерделәр.
– Кемнәр үтерде?

Ләйсәннең өрәге усаллык катыш канәгатьлек белән көлде.
 – Ха-ха-ха... Мин аларны җәһәннәмгә олактырдым инде. Башка ир-атларны да газапларга ант бирдем.
 Айрат уйланып утырганнан соң, янә сорады.
 – Димәк, бакча өе каршында үтерелгән егет синең эш?
 – Әйе, ул башкисәрләрнең берсе иде.
 – Автомобильдә күлгә батканы да?
 – Анысы – икенчесе.
 – Ходаем гына икән! Ничәү иде соң алар?
 – Өчәү иде. Иң алдан дөнья белән хушлашканын син белмисең.

Реклама

Шул мәлдә капка ачылган тавыш ишетелде, тәрәзәдән Айратның бертуган энесе Рөстәмнең кереп килүе күренде.
 – Әй, абый, өйдәме син? – дип кычкырды ул баскыч төбенә җиткәч.
 – Өйдә-өйдә. Әйдә уз, – дип Айрат кунакны каршыларга чыкты. Рөстәм абыйсының йөзе агарынып киткәнлеген шәйләп, сорау арты сорау яудырырга кереште.
 – Берәр нәрсә булдымы әллә? Авырмыйсыңдыр бит? Ничә атна авылга кайтмыйсың, ә үзең кайтам, дип калгансың. Өйдәгеләр хәлеңне белешергә җибәрде. Эльмираң да борчыла анда...
–    Бернәрсә дә булмады, – дип, абыйсы энекәшенең сүзен бүлде.
 Ике туган артык әңгәмә куертмыйча гына чәйләп алды. Табын җыйганда Рөстәм абыйсына үзенең гозерен җиткерде.
 – Машина сатып алырга исәп бар иде. Тик акча җитеп бетми. Абый, бераз булыша алмыйсыңмы!
 – Ярый, ярый, яхшы фикер. Хәзер машинасыз булмый. Мин әле быел машина алырга җыенмыйм. Менә боларны кушарсың, – дип Айрат шкафтан бер төргәк акча алып бирде.
 – Рәхмәт, рәхмәт! – диде Рөстәм куанып. – Мин өйдәгеләргә көнендә кайтырмын дидем, юлга кузгалырмын да инде.
 – Кузгалырсың, ярар. Күчтәнәчкә җиләкләр генә җыеп кергәнне көт.

Айрат алны-артны уйламыйча, ашыгып бакчага чыкты. Савытына берничә җиләк салгач, бүлмәдә энекәшеннән тыш, өрәк тә барлыгын һәм аның, ир-атлардан үч алачакмын, дигән сүзләрен искә төшереп, кире өйгә ташланды.
 – Аңа тиясе түгел! Аңа кагылма! – дип акырып килеп керде ул.
 Шкаф янында чокырдагы матур рәсемгә хозурланып торган энесе, бу тавышка сикәнеп, кулындагы савытны идәнгә төшереп җибәрде, хәтта.
 – Тияргә ярамаганлыгын белмәдем бит, – дип акланды энекәше, нык уңайсызланып.
 – Төкер сәнә чокырына! Сиңа кычкыруым түгел лә минем, – дип Айрат кул гына селтәде.

Рөстәм авылга кайткач, абыйсындагы сәеррәк галәмәтләрне әти-әнисенә сөйләп тормады. Эльмира абый янына барып кайтса начар булмас, дип кенә әледән-әле кабатлады. Ана кеше, әлбәттә, кече улының нидер әйтеп бетермәгәнлеген сизенде. Үз килене кебек якын күргән кызны алдагы шимбәдә үк шәһәргә җибәрергә кирәк, дигән уйны башына салып куйды.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: